Слайд 1 Татарстан территориясендә
яшәүче кошлар
Слайд 2Материал Татарстанның Кызыл китабы һәм биологиядән русча-татарча аңлатмалы сүзлеккә нигезләнеп эшләнде
Слайд 3Кошлар классы
Кошлар-безнең планетаның иң үзенчәлекле хайваннарның берсе.Алар тышкы кыяфәте белән гаҗәеп
күп төрле,Җир шарының бөтен почмагында очрыйлар һәм барлык коры җир хайваннары арасында төрләр саны буенча иң күп санлысы.Кошларны өйрәнүче белгечләр орнитологлар-кошларның 8700 гә якын төрен исәплиләр.Танылган инглиз галиме Джеймс Фишер безнең планетада 100 млрд тан артык кош яши дип исәпли.
Слайд 4Татарстанда очрый торган кошлар отрядларының төр составы.
Слайд 5Кошларның төп үзенчәлеге
- Кошларның очу сәләте
-Скелеты җиңел ,чөнки
сөякләре куыш
-Аларның тешләре юк,шуңа күрә казналыклары һәм чәйнәү мускуллары да юк
-Эчәклекләре кыска,сидек куыгы юк
-Тән куышлыгында бронхларның дәвамы булып торган һава капчыклары бар
-Тәннең югары температурада булуы (уртача 42*С)
Слайд 6Безнең республиканың кошлар фаунасы бик төрле һәм 19 отрядтан 300гә якын
төре исәпләнә
Слайд 7
Татарстанның Кызыл китабына кертелгән кошлар белән танышуыбызны башлыйбыз
Слайд 8Бөркет
Татарстанның Кызыл китабына кертелгән 75-88 см зурлыгындагы ерткыч кошлар.Канат колачы 2,5
м га җитә.Умырткалы хайваннар белән тукланалар.Татарстанда 5 төре очрый
Слайд 10Лачын
Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.Күчмә,оя коручан кош.Катнаш урманнарда,әрәмәлекләрдә яши.3-5 йомырка сала,вак кошлар,кимерүчеләр,эре
бөҗәкләр белән туклана
Слайд 11Шоңкар
Татарстанның Кызыл китабына кертелгән,күчмә кош,кайсы елны кышларга кала.Елга буйларында,тауларда,урманнарда оя кора.Кешедән
читтә яши.Зурлыгы 60 см га кадәр.Ана кош 2-4 йомырка сала 28-29 көн утырып чыгара,балалары 50 көннән ояны ташлап китә.Шоңкар кимерүчеләр һәм үзеннән вак кошлар белән туклана
Слайд 12Дүдәк
Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.Татарстанның очарга сәләтле иң авыр кошы,авырлыгы 20 кг
чамасы.Ачык урыннарда яши,парлашмый,оясын җирдә кора.2-3 йомырка сала,21-28 көн утырып чыгара,балалары бер айдан оча башлый,бөҗәк белән тукланалар.
Слайд 13Соры ябалак
Татарстанның Кызыл китабына кертелгән,утрак кош.Апрелҗ башында агач куышларына оя ясый,3-5
йомырка сала,утырып балалар чыгара. Ауга төнлә йөри. Тычкан,кәлтә, елан,хәтта куян балаларын да тотып ашый, бөҗәкләр белән туклана. Ябалак бер җәй эчендә меңгә якын кыр тычканын тота, ә бер кыр тычканы шул ук вакыт эчендә 1кг бөртекне юк итә.
Слайд 15Байгыш
Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.Ябалаклар арасында иң зурысы.Кеше күзеннән читтә урнаша.Оясын күпчелек
җирдә кора.Кайчакта чит ояны талап ала,иске агач төпләрен дә үз итә.2-3 йомырка сала.Утрак кош.Кыш көне азык эзләп авыл-шәһәргә дә килә
Слайд 16Һөдһөд
Татарстанның Кызыл китабына кертелгән,оя коручан күчмә кош.Агач куышлыкларында һәм таш куышлыкларында
оя ясый,3-12 йомырка сала,ана кош 16-18 көн утырып чыгара,бөҗәк белән туклана.Озынлыгы уртача 28 см.
Слайд 17Зур күлбога
Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.Оя коручы күчмә кош.Куе камышлык,таллыкларда яшерен тормыш
алып бара.Начар оча.Парлашу вакытында үгез укергән тавыш чыгара,шул аваз белән үзенең кайдалыгын белдерә.Ә көз көне киткәндә “кау” дигән озын тавыш чыгарып хушлаша.2-3 йомырка сала, 25-26 көн утырып балалар чыгара.Балаларын авыз куышлыгына җыйган ризык белән тукландыра.
Слайд 18Кече күлбога
Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.Оя коручы күчмә кош.Бик яшерен тормыш рәвеше
алып бара,оясыннан караңгы төшкәч кенә чыга.Куркынычны сизүгә муенын өскә сузып катып кала.
Слайд 19Бытбылдык(бүдәнә)
Фазан кошлар семьялыгыннан.Күчмә кош.Гәүдә озынлыгы 20 см га кадәр.Кырларда,болыннарда яши,үсемлекләр белән
туклана.Оясы җирдә,24ләп йомырка сала
Слайд 20Зур чуар тукран
Тукрансыманнар отрядыннан Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.Агач башында яшәүгә җайлашкан,томшыклары
нык,өтергесыман,аның ярдәмендә кабыкны тишеп,үзагачта яши торган личинкаларны,коңгызларны чүпли һәм үзенә куыш ясый.213 төре билгеле.
Слайд 22Өч бармаклы һәм ак аркалы тукран
Слайд 23 Торна
Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.Оя ясаучы күчмә кош.Торналар өчен никах биюе
хас:сикерәләр,әйләнәләр,баш ияләр.Ояларын кеше күзеннән читтә коралар.Ана кош 2 йомырка сала, ата кош белән чиратлашып 28-30 көн утырып бала чыгара.
Слайд 25Ысылдавык аккош
Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.Ояларын елга ярында
коралар 5-9 йомырка сала 35 көн утыра,яшь аккошлар сентябрь уртасында һавага күтәрелә башлыйлар, октябрьдә җылы якка китәләр.
Слайд 31Акчарлак
Шөлдисыманнар отрядыннан семьлык.Яхшы очалар,йозәләр,балык белән тукланалар.Татарстанда 14 төре билгеле.Күл һәм елга
буйларында зур,тавышлы колонияләр булып яшиләр.
Слайд 32Елга акчарлагы,кече акчарлак, күл акчарлагы
Слайд 33 Саескансыман шөлди
Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.Оясын җирдә ясый,3 йомырка сала,йомырка өстендә ата кош белән ана кош чиратлап утыралар.3-5 яшьтә бала чыгара башлыйлар.Ел да үз ояларына әйләнеп кайталар.
Слайд 34Чомга
Татарстанның Кызыл китабына кертелгән,оя коручы күчмә кошлар. Сазлы ярларга йөзмә оя
ясыйлар.6 йомырка сала,22-25 көн утырып бала чыгара. Балалары үскәч,яр буйларында күмәкләп яшиләр.
Слайд 36Зур ак челән
Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.Май аеннан сентябрь ахырына кадәр күзәтелә.Аулак
урыннарны сайлый.Колонияләр булып яши.3-5 йомырка салып ата кош белән чиратлап 25-26 көн утырып бала чыгара.Балаларын авыз куышлыгына җыеп алып кайткан ризык белән туендыра
Слайд 37Кара ләкләк
Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.Оясын агачның урта өлешенә ясый.Яшәү өчен су
буендагы урманнарны сайлый
Слайд 38Озынтомшык
Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.Ул ачык көрән төстә,канатында шәмәхә,кызыл,яшькелт ялтравык төс бар.Томшыгы
аска бөгелгән,Зур һәм кечкенә сулыклар буенда яшеренеп яши
Слайд 39Кашыктомшык
Татарстанның Кызыл китабына кертелгән.Күчмә колониаль төргә керә.Ояларын агачта, куакта,камыш араларында ясый.Ана
кош 2-6 йомырка сала,ата кош белән чиратлашып утырып бала чыгара.7 атналык булганда балаларын очарга өйрәтә.
Слайд 40Бөдрә бабакош
Татарстанның Кызыл китабына кертелгән күчмә кош.Оясын куе камышлыкта,таллыкта кора.Оя төзегәндә
һәм бала утырып чыгарганда ике кош та катнаша.35 коннән шәрә кошчыклар чыга.8-10 көннән соң тәннәре йон белән каплана,70-75 көннән очарга өйрәнәләр.Балалар кошның авыз куышлыгындагы ризык белән туеналар.
Слайд 41Тургай
Чыпчыксыманнар отрядының бер семьялыгы.Ул чыпчыктан әз генә зуррак көлсу-көрән төстә.Кырларда һәм
басуларда үлән арасына яшеренеп яши.Аның сайравын яз башыннан җәй уртасына кадәр сайрый.Башка кошлардан аермалы буларак ул очканда җырлый.
Слайд 43Күгәрчен
Урман һәм паркларда парлап оялыйлар.Утрак яки күчмә кошлар.Гадәттә 2 йомырка салалар,ата
кош белән ана кош чиратлашып утыра..Балаларын ике кош та ашата.Беренче вакытта зоб стенкасындагы “күгәрчен сөте”белән тукландыралар,яңадан гына бөртекле культуралар ашата башлыйлар.
Слайд 45Чукыр
Бу кошның тереклеге ылыслы агачлар белән бәйләнгән.Ылыслыларның күркәләреннән орлыгын чүпләр өчен,бу
кошларның өске һәм аскы өлешләре чалышып урнашкан.
Чыршы,нарат күркәләренең уңышы мул булган елларда чукырлар хәтта кыш көне дә бала чыгарырга мөмкин,чөнки кошчыкларга ашату өчен аларга азык җитәрлек була.
Слайд 46Песнәк
Татарстанда песнәкләрнең берничә төре яши: күк песнәк,көрән башлы песнәк,кара песнәк,бүрекле песнәк
һ.б.Ул-бөҗәкләр белән туклана. Безнең якларда ел әйләнәсе яшиләр,катнаш торкемнәр булып очалар.Аның гәүдәсенең аскы ягы ачык сары төстә булудан һәм күкрәге аша кара полоса үтүдән танып була.Агач куышларына оялый.15ләп күкәй сала,иң күп үрчем бирә торган кош.Бер җәйдә ике тапкыр бала чыгарырга өлгерә
Слайд 47Песнәк - чыпчыксыманнарның төп вәкиле
Слайд 48Кызылтүш
Бу күчмә кош җылы яктан апрель башында кайта.Ата кошның башы
күксел- зәңгәр ,гәүдәсенең аскы ягы коңгырт- кызыл төстә һәм канатында ак буй бар.Ана кошның түше көрән.Бу кошлар оста төзүчеләр,төп кәүсәдән чыккан ян ботак төбендә лишайник белән каен тузыннан үреп ясалган кечкенә генә оясын хәтта якыннан да күрү кыен.Кызылтүш нәни кошчыкларын төрле умырткасызлар белән тукландыра. Кызылтүш Тау чыпчыклары семьялыгына керә.Язын иң башлап ата кошлар кайта.
Слайд 51Карабүрек
Тау чыпчыклары семьлыгыннан уртача зурлыктагы кош.Кышын төньяктарак урнашкан районнардан очып киләләр
һәм бакчалар,парклар буйлап күчеп йөриләр.Алар миләш,башка җиләкләр үскән җирләргә җыелалар.Баш өсте һәм койрыгы кара,туше кызыл төстә
Слайд 52Сыерчык
Сайрар чыпчыклар семьялыгыннан.18см дан 43см га кадәр зурлыктагы туры томшыклы кош.Каурый
япмалары ялтырап тора.104-111төре билгеле.Татарстанда 2 төре очрый.Ата кошлары матур сайрыйлар,башка төрле тавышларны кабатлыйлар.Бер ояның сыерчык балалары 5 көндә 796 май коңгызы,160 коңгыз личинкасы,27 шыртлавык коңгыз,12 каты корт ашый
Слайд 54Шәүлегән
Чыпчыксыманнар отрядыннан.Сыерчыктан аз гыны зуррак кош.Канатлары һәм койрыгы кара,калган бөтен җире
ачык сары.Ана кош төсе белән ата коштан аерыла;арка ягы-яшькелт,корсак ягы-аксыл,караңгырак төстә,буй-буй чуар бөрчекләре бар.
Слайд 55Сандугач
Миләш чыпчыгысыманнарның бер ыругы.16,5 см га кадәр зурлыктагы күчмә кош.Бакчаларда,паркларда еш
очрый.Ояларын җирдә коралар.Иң матур сайраучы кошлар.Татарстанда ике төре билгеле
Слайд 56Сары һәм ак чәперчек
Сайрар чыпчыкларның бер семьялыгы,12-22 см зурлыгындагы кошлар.Алар озын
койрыкларын даими рәвештә селкетәләр.Татарстанда 8 төре яши.Ачык урыннарда яшиләр.Ояларын җирдә,агачларда,каралтыларда коралар,бөҗәкләр белән тукланалар
Слайд 57Уткойрык
Миләшчыпчыклары семьялыгының бер төре.14-18 см озынлыкта,күбесенең койрыклары кызыл,исемнәре шуннан.Урманнарда,паркларда очрыйлар.Агач куышларында,таш
араларында оялыйлар
Слайд 58Чыпчык
Тукыр кошлар семьялыгыннан.Ата затны соргылт бүреге һәм күкрәгендәге кара күкрәкчәсе,ә анасын
соргылт-көрән төсе буенча танып була.Алар зарарлы бөҗәкләрне юк итеп кенә түгел, ә чүп үләннәренең орлыкларын чүпләп тә зур файда китерәләр
Слайд 59Сары чыпчык, бүрекле чыпчык, тау чыпчыгы, утлы чыпчык
Слайд 60Күктүш,шәфәкъ чыпчыгы,урман кенәрие,зәңгәр чыпчык
Слайд 61Үрмәләч
Чыпчыксыман кошларның бер семьялыгы.Кыска аяклары очлы эләктергеч тырнаклар белән тәмамлана.Семьялыкка барлыгы
25 төр керә.Бу кошлар агачлар һәм таулар арасында яшәргә җайлашканнар.
Слайд 63Суер
Тавыксыманнар отрядыннан.Эре кош:56-85см,авырлыгы 4-5.5 кг.Ата кош яз көне туй җырын башкарганда
берничә секундка саңгыраулана русча исеме шуннан-глухарь.Бездә ике төре бар,икенчесе арадаш суер дип атала.
Слайд 64Көртлек
Тавыксыманнар отрядыннан.Атасы кара,анасы чуар төстә була.Озынлыгы 53-57 см,авырлыгы-1,2-1,8 кг.Ата кошның койрыгы
лирасыман.Яз көне кошлар,төркемнәргә җыелып,гөрләп чакыру уенын башлап җибәрәләр.Кышын көпшәк кар астына кереп күмеләләр
Слайд 65Тәкәрлек
Шөлдисыманнар отрядыннан.Күчмә кош.Болын һәм сазлыкларда,кырларда һәм көтүлекләрдә оялый.Озынлыгы 30 см га
кадәр.Канатлары киң һәм түгәрәкләнгән,башында озын тар бүреге бар