Слайд 2 Нинди төрле китаплар – могҗиза тулы алар...
Слайд 3
Китап тарихы үзенең тамырлары белән бик борынгы заманнарга барып тоташа. Төрле
халыклар төрлечә китап язуга тотынганнар, кайбер кавемнәр ташка, сөяккә, агачка, металлга, ефәк тукымага, тирегә, кукуруз сабакларын язу өчен материал итеп файдаланганнар. (Слово «книга» происходит от церковно – славянского выражения «кънигы», что означает буквы или вообще письмо).
Слайд 4Китап ничек барлыкка килә?
Иң борынгы заманнарда язу өчен ТАШ кулланылган. Мәгарә
стеналарында борынгы заман рәссамнарының әнә шундый рәсемнәре сакланган. Тора-бара кыяларга, таш плитәләргә һәм баганаларга законнарны, патшаларның исемнәрен, истәлекле вакыйгаларны чокып яза башлаганнар.
Слайд 5БАЛЧЫК КИТАПЛАР – иң борынгы китаплар санала. Йомшак һәм юеш балчык
такта кебек юкартканнар һәм очлы таяк белән төрле билге-сүзләр төшергәннәр. Аннары ул балчык тактаны киптергәннәр һәм кызу мичтә яндырганнар. Аларның размерлары 32х32 см, ә калынлыгы 2,5 см – чын юка кирпеч формасында булган. Дистәләгән, ә кайчак йөзләгән шундый битләрдән китап барлыкка килгән. Әлеге китаплар борынгы Месопотамия һәм Ассирия дәүләтләрендә язылганнар.
Слайд 6Ә борынгы Мисыр дәүләтендә китапларны биек һәм юан сабаклы елга камышы
ПАПИРУСтан ясаганнар. Камыш сабакларын буй-буй кисеп киптергәннәр һәм шуларга таякчыкларны карага манып язганнар. Аннары ул полосаларны ябыштырганнар һәм төргәк рәвешендәге китап барлыкка килгән. Гадәттә, андый төргәкләрнең буе 6 м га җитә торган була. Укыганнан соң, әлеге төргәкне труба рәвешендә махсус савытта саклаганнар.
Слайд 7Папирустан кешеләр күп гасырлар дәвамында файдаланганнар. Мисыр, грек, персия һәм еврей
папируслары бугенге көндә музейларда гына сакланучы иң борынгы папируслар. Лондондагы Британия музеенда 40 м озынлыгындагы папирус саклана, хәтта 45 м лы папируслар да булуы турында мәгълүматлар бар. Бу - бер тоташ китап бите, дигән сүз. Анда тарихи документлар, фәнни хезмәтләр, борынгы Греция һәм Рим халыкларының әдәби әсәрләре язылган.
Слайд 8Папируска алмашка яңа язу материалы – ПЕРГАМЕНТ барлыкка килгән. Борынгы Пергам
дәүләтендә аны җәнлекләрнең тиреләреннән эшләгәннәр. Пергаментның ике ягына да язарга мөмкин булган. Пергаменттан барлыкка килгән битне урталай бөкләп 4 бит ясаганнар. Дүрттән бер өлеш грекча «тетрадос» дигән сүз икән, шуннан дәфтәр барлыкка килгән. (Русча «тетрадь»). Шундый берничә дәфтәрне бергә тегеп китап ясалган, аңа инде язганнар, рәсем ясаганнар. Берничә дәфтәрне тегеп ясалган мондый китап кодекс дип аталган. Тышкы яктан кодекс хәзерге китапларга бик охшаш булган. Шундый бер китапны язу өчен зур бер көтү сарык бәрәне тиресе кирәк булган. Китап кул белән берничә еллар дәвамында язылган.
Слайд 9Борынгы Русьта язу өчен каен тузын файдаланганнар. (БЕРЕСТА). Төрле билгеләрне каен
тузына язу өчен очлы сөяк каләм ролен үтәгән. Сөякнең түгәрәк башын өстә клалдырып эченнән тасма үткәргәннәр һәм аны билдәге каешка бәйләп йөргәннәр.
Новгородская берестяная грамота. Конец письма Есифа к Фоме.
Конец XIV – начало XV века.
Каен тузына язылган грамота. Берестяная грамота. XIV век.
Слайд 10Безнең эрага кадәр 2 гасырда Кытайда КӘГАЗЬ уйлап табыла. Бу арзанлы
язу материалы буларак бик отышлы була. Кәгазьне Цай Лунь исемле кытайлы уйлап таба. Ул тут агачы кайрысының эчке сүссыман өлешеннән кәгазь ясап карый. Кытайлылар агач кайрысын суда җебетеп, барлыкка килгән катнашманы подносларга салалар. Суын агызып бетергәч, бу йомшак материалны тигез өслеккә кибәргә салалар. Моның өчен бамбук һәм иске чүпрәкләр файдаланыла. Кытайлылар 800 ел кәгазь эшләү технологиясен сер итеп саклыйлар. Бер генә язу материалы да кәгазь кебек киң кулланылыш тапмый.
Слайд 11Төрле илләрдә китап басу остаханәләре барлыкка килә башлый. Китап басу эше
бик мөһим һәм дәрәҗәле эш саналган. Иң беренче кулдан язылган китапларның авторлары – монахлар була. Язучылар хәреф арты хәреф төшерсәләр, рәссамнар китап битләрен рәсемнәр, иллюстрацияләр белән бизәгәннәр. Китапның исемен бик матур итеп бизәп язганнар. Аннан китапны тышлык белән «киендергәннәр», көмешләр һәм кыйммәтле ташлар белән бизәгәннәр. Китаплар, чын мәгънәсендә, сәнгать әсәре булганнар.
Китап турында
Агач китаплар якынча безнең эраның оявилась I гасырында барлыкка килгәннәр. Ул болай ясалган: такта-битләргә эретелгән балавыз агызганнар һәм аны тигезләп таратканнар һәм шуңа очлы таякчыклар белән язганнар.Берничә шундый тактаны шнурлар белән беркетеп китап ясаганнар.
Таш китаплар Фава храмы (Греция) стеналарына чокып язылганнар. Бу борынгы кулъязманың таш битләре киңлеге 40 м га җитә икән.
Слайд 13Дөньяның иң кыйммәтле китабы булып 1455 елда басылган Гутенберг «Библия»се санала.
Аның пергаментка язылган бер данәсе өчен америкалы Уоллбер 1926 елда 350000 доллар түли. Хәзерге вакытта әлеге кыйммәтле китап Вашингтонда Конгресс китапханәсендә саклана.
Алтын китапларны Шри-Ланкада казу эшләре алып барганда америкалы археологлар таба. Чиста алтыннан эшләнгән әлеге китапка борынгы һинд поэмасы тексты язылган.
Болгар авылы Враца тимерчесе Ангел Костов металл китап эшли. Авырлыгы 4 кг, формат - 18х22 см булган 22 битле бу металл китапка мәзәкләр, афоризмнар һәм мәкальләр язылган.
Слайд 14 Беренче китап басу станогы
Иоганн Гутенберг, немец остасы, беренче китап
басу станогы эшли һәм китап басуда яңа эраны ача. 1 ел эчендә 300 Библия китабы басыла, ә элек китап басу өчен 10 ел вакыт кирәк була торган була.
Слайд 151563 елда патша Явыз Иван Мәскәүдә беренче дәүләт типографиясе булдыра. Беренче
рус китапларын чиркәү әһеле Иван Федоров һәм аның тарафдары Петр Тимофеевич Мстиславец бастыралар. Мәскәүнең иң беренче китап басу урынында (Печатный двор), Кытай-шәһәр стенасы буенда, Иван Федоровка һәйкәл куелган.
Слайд 16
Китап фабрикасында
Нәни генә булса да, син укыган бу китап
Аны эшләп
бирүгә көч куелган бихисап.
Хәзер инде китапны тагын бер-ике тапкыр
Укып чыгарга тиеш корректор һәм редактор.
Хәреф җыю цехына бирделәр аны шуннан
Син укыган һәр хәреф коелган кургашыннан.
Иң элек туры килде миңа аны язарга,
Шуннан соң тапшырдылар рәсемнәрен ясарга.
Күр, ничаклы машина! Күпме буяу һәм кәгазь!
Ләкин әле болар да Китап басу өчен аз.
Ал да укы һәм сакла һәр китапны кадерләп
Бик күп эшчеләр аны сиңа биргән хәзерләп.
К.Нәҗми
Слайд 17Беренче рус китабы
1564 елның 1 мартында беренче рус басма китабы «Апостол»
дөнья
күрә.
Слайд 19"Син кулыңа китап алдың. Анда ниләр язылган, ниләр барын белмисең әле.
Беренче битен укыдың, 2 нчесен, 10 нчысын, 100 нчесен. Син үзеңне ниндидер бер бүтән, таныш түгел мохиттә итеп сизә башладың. Күп нәрсәләрне әле белеп җиткермәвең ачыкланды. Күп нәрсәне белдең, шатланып көлдең, моңландың, уйландың, нәфрәтләнергә һәм сокланырга өйрәндең. Күңелеңнең иң түрендә кинәт бер ут кабынды. Ул синең хыялың, идеалың иде. 400 нче, меңенче, унмеңенче битләр һәм син сәйлән чәчәк кебек җемелдәгән хыялыңа таба очар өчен очкыч таптың.
Син кулыңа китап алдың. Сиздеңме аның тышлыгын ачканда син гүзәл бер дөньяның ишеген ачтың.”
Г.Бәширов.
Слайд 20Китап галим -телсез мөгаллим
Белем-нур, белмәү-хур
Китапның белмәгәне юк
Укыган укыр, укымаган сукыр
Галим булсаң, галәм синеке
Надан белән галим
аермасы - карга белән былбыл баласы
Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп
Кем күп белергә теләсә - китап була кулында
9. Китап – якын дустың ул, синең сорауларыңа җавап биреп торыр ул!
Слайд 211. Хлеб питает тело, а книга – разум.
2. Золото добывают из
земли, а знания - из книг.
3. Неграмотный, как слепой, а книга глаза открывает.
4. Книга в счастье украшает, а в несчастье – утешает.
5. Книга не пряник, а к себе манит.
6. Книга не самолет, а за тридевять земель унесет.
7. Хорошая книга ярче звездочки светит.
8. С книгой знаться – ума набраться.
9. Книгу читаешь, как на крылья летаешь.