Халык музыка уен коралы гармунның тарихы әллә ни зур түгел. Аны беренче булып, 1782 нче елда Берлин остасы Бушман ясаган дип исәпләнә. Аннан соң гармуннарны Вена шәһәрендә һәм Италиядә, соңрак Россиядә ясый башлыйлар. Бу эшнең беренче үзәге Тула шәһәре була. Безнең ил осталары гармунның берничә төрен ясыйлар. Тула, Бологой, Саратов, Себер, Касимовка һ.б. төрләрен булдыралар. Аннан соң ике рәтле Вена гармуны, бигрәк тә хромка дип аталган төре популярлык казана.
Татар гармунының тарихы Михаил Вараксин дигән оста исеме белән бәйле. ХХ гасыр башында Вятка губернасыннан килгән бу кеше Казанда гармуннар ясый башлый. Вараксин гармуннарының даны тиз арада еракларга тарала.
Рифкать Лотфуллин
Нәсих Вилданов
Марс Макаров
Геннадий Шаронов
Ильяс Шәрипов
Ганс Сәйфуллин
Рәфкать Гомәров
Рәгъде Халитов
Флера Хөрмәтова
Фәнис Гыйльметдинов
Рафаэль Курамшин
Ф. Туишев тарафыннан 30 дан артык җыр, тагын инструменталь пьесалар иҗат ителгән. Алар арасында «Халкыма», «Ике туган», "Дустыма» кебекләре халык арасында бик популяр .
Рамил Курамшин — татар баян музыкасын үстерүдә үз мәктәбен тудырган баянчы. Шуңа күрә дә музыка сәнгатебездә ул үзенә бер аерым урын алып тора. Аның иҗатын беренче буын баянчыларыбыз белән бүгенге көн татар баянчыларын тоташтырып торучы күпер дияргә мөмкин.
Музыка училищесында укыган елларында ук Рамил баян өчен әсәрләр яза һәм халык көйләрен эшкәртә башлый. Менә инде кырык елдан ар тык ул шушы иҗади эшен фидакарьләрчә дәвам итә. Аның баян өчен язган дистәләгән әсәрләре белән берничә буын татар баянчылары тәрбияләнеп килә.
Үзенең югары башкару сәнгате белән халкыбыз көйләренең гүзәллеген, байлыгын ул хәтта бүтән халыкларның күңеленә барып җитәрлек итә алган музыкант.
1975 елда, инде тәҗрибәле башкаручы һәм автор буларак, Рамил Курамшин татар баян музыкасы тарихында беренче булып «Баян өчен концертино» дигән күләмле әсәр язарга җөрьәт итә.
«Концертино»-ның музыкаль җәмәгатьчелек тарафыннан хуплап кабул ителүе 1987 елда аны тагын да зуррак әсәр — «Баян белән оркестр өчен концерт» язарга илһамландыра.
Рафаэль Курамшин
аккомпонименты астында Әлфия Авзалова, Флера Сөләйманова, Гали Ильясов, Эмиль Җәләлетдинов, Наҗия Теркулова кебек күп кенә данлыклы җырчылар чыгыш ясаган.
Кирам Сатиев үзе дә музыкаль әсәрләр яза, баян өчен эшкәртмәләр ясый, җырлар иҗат итә. Ә инде җырчыларга баянда уйнауга килсәк, әлеге исемлек бик озынга сузылыр иде. И.Шакиров, Ә.Афзалова, В.Гыйззәтуллина, Ф.Сөләйманова, Г.Рәхимкулов, М.Сөнгатуллин кебек мәшһүр җырчыларыбызга үзенең моңлы баяны белән кушылды ул. Кирам Сатиев “Уйнагыз, гармуннар!” фестивалендә өч тапкыр лауреат булды.
• 1961 елның 27 октябрендә Куйбышев (Самара) шәһәрендә туган;
• Куйбышев музыка училищесын һәм Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган;
• 1981-1983 елларда армиядә хезмәт иткән;
• 1984 елдан бирле Татар дәүләт филармониясендә эшли.
• 1992 елда Татарстанның атказанган артисты исемен алган;
• 2005 елда Татарстанның халык артисты исеменә лаек булган.
2014 елның 5 мартында вафат була.
Данлыклы җырчы Илһам Шакировның алыштыргысыз гармунчысы Россиянең күп кенә шәһәрләрендә, АКШ, Германия, Финляндия, Франция, Австрия, Төркия, Кувейт, Кытай, Чехия кебек чит илләрдә дә тамашачының колагын иркәләгән.
Күп еллар буена Рөстәм Вәлиев Татарстанның хөкүмәт концертларында да алыштыргысыз гармунчы санала.
Татар иленә чит илдән кунаклар, делегация килгәндә, ул төрле уен коралларында виртуоз уйнап, кунакларны шаккатыра, кичәнең йөзек кашына әйләнә.
Россиянең “Минута Славы” проектында катнашучы.
2014 елның 5 мартында вафат була.
Баян, гармуннан тыш, тагын курай, тальян, фортепьяно, гитара, авыз гармуны, думбра, балалайка, бәрмә инструментларда уйный белә.
Ринат Вәлиевны Татарстанда гына түгел, Җирнең төрле почмакларында да беләләр.
2013 елның 14 апрелендә «Татарстанның атказанган артисты» дигән Мактаулы исемгә лаек була.
Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.
Email: Нажмите что бы посмотреть