Презентация, доклад Милләтемнең бөек улы

Содержание

Үземнең туган халкыма Минме хезмәт итмәгән?.. Моннан соң да итәчәкмен – Ялга вакыт җитмәгән.Роберт МиңнуллинТатарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты , Г.Х.Андерсен , М.Җәлил , А.Алиш , Ф.Кәрим исемендәге әдәби бүләкләр иясе , күренекле шагыйрь

Слайд 1
«Милләтемнең бөек улы».







Яр Чаллы шәһәре 60 нчы урта мәктәп

Эшләде: татар теле

һәм әдәбияты укытучысы
Попова Гөлниса Гаян кызы.
«Милләтемнең бөек улы».Яр Чаллы шәһәре 60 нчы урта мәктәпЭшләде: татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Слайд 2Үземнең туган халкыма Минме хезмәт итмәгән?.. Моннан соң да итәчәкмен – Ялга вакыт җитмәгән.
Роберт

Миңнуллин
Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты , Г.Х.Андерсен , М.Җәлил , А.Алиш , Ф.Кәрим исемендәге әдәби бүләкләр иясе , күренекле шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе .
Үземнең туган халкыма Минме хезмәт итмәгән?.. Моннан соң да итәчәкмен – Ялга вакыт җитмәгән.Роберт МиңнуллинТатарстан Республикасының Г.Тукай

Слайд 3“Әнкәй безне Сөннән алып кайткан...”
(Роберт Миңнуллинның кыскача биографиясе)
Татарстанның халык шагыйре

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районындагы Нәҗәде авылында туа.

Туган авыл урамы.

Сөн буйлары.

“Әнкәй безне Сөннән алып кайткан...” (Роберт Миңнуллинның кыскача биографиясе)Татарстанның халык шагыйре Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның

Слайд 4Бер елдан соң аларның гаиләсе Кыпчак авылына күчеп килә. Әтисе Мөгаллим

анда берничә ел эшләгәннән соң үзенең туган авылы Шәммәткә кайтып төпләнә. Булачак шагыйрьнең балачагы, үсмер еллары Сөн буена урнашкан, Татарстанның Актаныш районына терәлеп кенә торган шул гүзәл авылда уза.

Әтисе һәм әнисе белән

Бабасы белән

Бер елдан соң аларның гаиләсе Кыпчак авылына күчеп килә. Әтисе Мөгаллим анда берничә ел эшләгәннән соң үзенең

Слайд 5Шунда башлангыч мәктәптә укый. Бишенче класстан алып Аккүз авылындагы сигезеллык мәктәпкә

йөреп укый.

Ә малайлар шундый монда: Хикмәт кенә уйлап йөри, Япь-яшь кенә яшеннәрне Камчы итеп уйнап йөри.

Балачакның шат җырлары, Балачакның шат еллары Мәңге истә калачак!

Шунда башлангыч мәктәптә укый. Бишенче класстан алып Аккүз авылындагы сигезеллык мәктәпкә йөреп укый. Ә малайлар шундый монда:

Слайд 6Мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфага барып сәүдә-кулинария училищесына укырга керә. Берничә айдан

туган авылына кайтып китапханәдә, аннары колхозда эшли. Икенче елны район үзәгендә - Югары Яркәй мәктәбендә укып ала. Урта мәктәпне Карабаш авылында тәмамлый.

Роберт Миңнуллин энекәшләре һәм әнисе белән

Мәктәпне тәмамлаганнан соң Уфага барып сәүдә-кулинария училищесына укырга керә. Берничә айдан туган авылына кайтып китапханәдә, аннары колхозда

Слайд 7Икенче елны район үзәгендә - Югары Яркәй мәктәбендә укып ала. Урта

мәктәпне Карабаш авылында тәмамлый. Мәктәптән соң ике ел «Маяк» исемле район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли.

Әнием Күзләре – Гел Җәүһәр! Йөзләре – Гел Җәүһәр! Һәр сүзе – Мең гәүһәр! Ә үзе – Гөлҗәүһәр!

Сиңа, Әнкәй, мин шигырьләр яздым, Сиңа атап җырлар чыгардым. Сиңа багышланган җырлар белән Мин халкымның җанын сугардым.

Икенче елны район үзәгендә - Югары Яркәй мәктәбендә укып ала. Урта мәктәпне Карабаш авылында тәмамлый. Мәктәптән соң

Слайд 8Иҗади эшчәнлеге.

Иҗат белән ныклап шөгыльләнүе дә мәктәп елларына туры килә. Әле

мәктәптә укыганда ук «Башкортстан пионеры», «Маяк» газеталарында беренче шигырьләрен бастырган Роберт әдәбият белән чынлап кызыксына башлый. Газета мәкаләләре белән беррәттән шигырьләр дә яза. Алар бер-бер артлы «Маяк», «Ленинче», «Кызыл таң» газеталарында басыла.

Ай үсәсен көн үсәсез, - Булмый сезне танып.
Сезгә карыйм да сокланам, - Матур безнең халык!

Иҗади эшчәнлеге.Иҗат белән ныклап шөгыльләнүе дә мәктәп елларына туры килә. Әле мәктәптә укыганда ук «Башкортстан пионеры», «Маяк»

Слайд 9Әдәбиятка мәхәббәте аны Казанга алып килә. Казан дәүләт университетының татар теле

һәм әдәбияты бүлегендә укып йөргән чагында ук инде Роберт Миңнуллин талантлы яшь шагыйрь булып таныла..

“Сабантуй” сөлгесе белән

Әдәбиятка мәхәббәте аны Казанга алып килә. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укып йөргән чагында

Слайд 10Университетны тәмамлаганнан соң Роберт Миңнуллин «Яшь ленинчы» газетасында эшли башлый, балалар

дөньясы белән якыннан таныша. Һәм, лирик шигырьләр белән беррәттән, балалар өчен дә беренче шигырьләрен язып карый. Балалар матбугатында басылган ул шигырьләргә иң элек күренекле балалар шагыйре Шәүкәт Галиев игътибар итә.

Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Рабит Батулла белән

Университетны тәмамлаганнан соң Роберт Миңнуллин «Яшь ленинчы» газетасында эшли башлый, балалар дөньясы белән якыннан таныша. Һәм, лирик

Слайд 11«Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» газеталарында, «Казан утлары» журналында, «Идел» альманахында шигырьләре

күренә башлый. «Беренче карлыгачлар»(1970) исемле яшь шагыйрьләр китабында чыккан шигырьләрен җәмәгатьчелек тә, тәнкыйть тә яратып кабул итә.

Үзе бәйрәм – балачак!

«Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» газеталарында, «Казан утлары» журналында, «Идел» альманахында шигырьләре күренә башлый. «Беренче карлыгачлар»(1970) исемле яшь

Слайд 121972 елда ул яшь шагыйрьләрнең 5 нче Бөтенсоюз фестивалендә катнаша. Михаил

Львов, Валентин Сорокин кебек танылган рус шагыйрьләре аның иҗатын уңай яктан бәялиләр.

Роберт Миңнуллин иҗатташ дуслары белән

Хәсән Туфан янында

1972 елда ул яшь шагыйрьләрнең 5 нче Бөтенсоюз фестивалендә катнаша. Михаил Львов, Валентин Сорокин кебек танылган рус

Слайд 131973 елда Илдар Юзеев «Татарстан яшьләре» газетасында яшь шагыйрь иҗатына багышланган

мәкаләсен бастыра, үзенең фатихасын бирә.

Роберт Миңнуллин Гомәр Бәширов һәм Госман Садә белән

Илдар Юзеев, Шәүкәт Галиев, Рабит Батулла белән

1973 елда Илдар Юзеев «Татарстан яшьләре» газетасында яшь шагыйрь иҗатына багышланган мәкаләсен бастыра, үзенең фатихасын бирә.Роберт Миңнуллин

Слайд 14Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Фатих Хөсни кебек аксакаллар да яшь шагыйрьнең

балалар өчен язуын хуплап каршы алалалар. Яшь шагыйрь, туктаусыз эзләнүләре нәтиҗәсендә, әдәбиятыбызны көтелмәгән яңа ачышлар белән баетты, өр-яңа образлар, шигъри табышлар, өр-яңа шигъри алымнар алып килде

Дусларымны алып кайттым, Әнкәй!
Күрсеннәр дип туган ягымны.
Безнең якны яратырлар алар
Туган ягым — якты, ягымлы.

Әхсән Баян белән туган нигездә

Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Фатих Хөсни кебек аксакаллар да яшь шагыйрьнең балалар өчен язуын хуплап каршы алалалар.

Слайд 15Ул балалар әдәбиятына, балалар язучыларына багышланган мәкаләләр яза, мәктәпләрдә очрашулар уздыра,

ун ел дәвамында Татарстан телевидениесендә «Шигъри тәлгәшләр» исемле тапшырулар циклы оештыра.

Агыйдел буенда Наҗар Нәҗми белән

Ул балалар әдәбиятына, балалар язучыларына багышланган мәкаләләр яза, мәктәпләрдә очрашулар уздыра, ун ел дәвамында Татарстан телевидениесендә «Шигъри

Слайд 16«Акбай цирк карый»(1978), «Җиде абый тай җигә»(1980), «Айга очтык»(1982) исемле балалар

китаплары һәм телевидениедән әдәбиятны актив пропагандалаганы өчен 1982 елда Р.Миңнуллин М.Җәлил исемендәге республика премиясенә лаек була. 1983 елда исә ул мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган шигырьләргә уздырылган Бөтенроссия конкурсында җиңеп чыга...
«Акбай цирк карый»(1978), «Җиде абый тай җигә»(1980), «Айга очтык»(1982) исемле балалар китаплары һәм телевидениедән әдәбиятны актив пропагандалаганы

Слайд 17Р.Миңнуллинның өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә китаплары чыгып тора, аның

шигырьләренә язылган җырлар яңгырый. Җырларының шактые күптән инде татар җыр сәнгатенең җәүһәрләренә әверелде. Сара Садыйкова, Рөстәм Яхин, Резеда Ахиярова, Илгиз Закиров белән берлектә язылган бихисап җырлары профессиональ һәм үзешчән җырчыларыбызның репертуарыннан әле дә төшкәне юк. Алар төрле конкурсларда, фестивальләрдә беренче урыннарны яулый. Бүген дә җыр жанрында иң актив эшләүче шагыйрьләребезнең берсе ул.
Р.Миңнуллинның өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә китаплары чыгып тора, аның шигырьләренә язылган җырлар яңгырый. Җырларының шактые

Слайд 18 Нәтиҗәдә, Шәүкәт Галиев белән бергә ул да балалар әдәбиятының

иң күренекле вәкилләре рәтенә күтәрелде. 1997 елда Р.Миңнуллинга балалар әдәбияты өлкәсендә ирешкән казанышлары өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге премисе бирелде. 1998 елда исә шагыйрь «Мәгариф» нәшрияты чыгарган «Күчтәнәч»(1995) дигән китабы өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемнәрне дә йөртә.

Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиев Тукай премиясен тапшыра

Нәтиҗәдә, Шәүкәт Галиев белән бергә ул да балалар әдәбиятының иң күренекле вәкилләре рәтенә күтәрелде. 1997

Слайд 19Шулай да балалар өчен Р. Миңнуллин яратыбрак яза. Аның балаларга атап

язган бер генә китабы да җәмәгатьчелек игътибарыннан читтә калмый. Мәсәлән, «Безнең авыл зоопаркы»(1988), «Энекәш кирәк миңа»(1990) исемле китаплары республика конкурсларында беренче урыннарны яуладылар. «Дөньядагы иң зур алма»(1992) исемле китабы өчен шагыйрь халыкара әдәби бүләккә - Г.-Х.Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга лаек булды. Исеме атаклы әкиятченең Почетлы исемлегенә кертелде.

Шагыйрь яшь укучылары белән.

Шулай да балалар өчен Р. Миңнуллин яратыбрак яза. Аның балаларга атап язган бер генә китабы да җәмәгатьчелек

Слайд 20Роберт Миңнуллин - тәҗрибәле журналист, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе дә.

Озак еллар «Казан утлары» журналында - бүлек редакторы, җаваплы секретарь, Татарстан телевидениесендә - баш редактор, «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасында корреспондент, баш редактор булып эшли.

Мәскәүдә Язучылар съезды

Роберт Миңнуллин - тәҗрибәле журналист, танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе дә. Озак еллар «Казан утлары» журналында -

Слайд 21Югары даирәләрдә
1979 елдан - Татарстан Язучылар союзы идарәсе әгъзасы, 1995 елдан

- «Сабантуй» газетасының шеф-редакторы, төрле елларда «Казан утлары», «Татарстан», «Идел», «Салават күпере», “Сәхнә”, «Татар иле», «Сабыйга» кебек басмаларның редколлегия әгъзасы, «Татарстан» телерадиокомпаниясенең Попечительләр советы әгъзасы...

1988-94 елларда - Татарстан Балалар фонды рәисе, 1990 елдан - Татарстан халык депутаты, 1990-95 елларда - Татарстан Югары Советы Президиумы әгъзасы,

Югары даирәләрдә1979 елдан - Татарстан Язучылар союзы идарәсе әгъзасы, 1995 елдан - «Сабантуй» газетасының шеф-редакторы, төрле елларда

Слайд 22Болар әле шагыйрь башкарган җәмәгать һәм казна эшләренең кайберләре генә.
1995-99 елларда

- Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе, 2000-2004 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара

Казанның 1000 еллыгы көннәрендә

Болар әле шагыйрь башкарган җәмәгать һәм казна эшләренең кайберләре генә.1995-99 елларда - Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни

Слайд 23Гаилә учагында
Тормыш иптәше "Татарстан" журналы хезмәткәре, улы - "Сабантуй"газете корреспонденты, кызы

– студентка.

Алмаз һәм Таңсылу белән

Гаилә учагындаТормыш иптәше

Слайд 24Туганнар белән җыелгач
50 яшьлек юбилей көннәрендә кунаклар белән Сөн буенда

Туганнар белән җыелгач50 яшьлек юбилей көннәрендә кунаклар белән Сөн буенда

Слайд 25Мин сагынып искә алачакмын Сезнең белән үткән елларымны. Мин тагын бер тапкыр үтәр

идем Сезнең белән үткән юлларымны.
Мин сагынып искә алачакмын Сезнең белән үткән елларымны. Мин тагын бер тапкыр үтәр идем Сезнең белән үткән

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть