Язлар безгә
Тукай белән килә...
Бу ике шәхес – Тукай һәм Такубоку, татар һәм япон халыкларының бөек шагыйрьләре, күренекле фикер ияләре һәм җәмәгать эшлеклеләре, бер үк чорда, бер үк елларда диярлек яшәгәннәр.
Япониянең Хоккайдо утравындагы Сибутами авылы – Такубокуның туган җире
Һәр икесе дә 27 яшь тулар-тулмас дөньядан китәләр. Һәр икесе дә хакимиятләр, кара көчләр тарафыннан эзәрлекләнгәннәр, икесе дә демократик рухлы булган, социаль тигезлекне яклаган.
Такубоку 1885 елда туып, 1912 елның 13 апрелендә дөньядан кичсә, Тукай 1913 елның 15 апрелендә вафат булган.
“Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,
Дәшми калмам, Газраилне күргәндә дә;
Сез каласыз, без китәбез дип җырлармын,
Җәсәдемне туфрак белән күмгәндә дә.”
“Шигъре Лермонтов вә Пушкин – олугъ саф диңгез ул...”
Үз халкы өчен янып-көеп йөргән шагыйрь көчле эзәрлекләнүләргә дучар була. 1902 елда гимназиядә укыган чагында ук крәстиәннәр хәрәкәтен яклап чыга, туган авылында балалар укытканда укучылар аның җитәкчелегендә забастовка оештыралар, “Көрәш җыры”н хор белән җырлыйлар. Такубокуны ул чакта эштән куалар. Ә Токиода “Асахи” гәзитендә эшләгәндә ул революционер идеяләр белән яна, аның төп девизы “Халыкка хезмәт!” була.
"Япон хикәясе"
Япон халкы татар халкының бөек шагыйре Тукай иҗатына бик күптәннән игътибар иткән. Шагыйрь Клячкин хастаханәсендә ятканда аның шигырьләре һәм прозасы япон матбугатында басылып чыга башлаган.
Халкым үзенең Тукаен 26 апрельдә аның үлемсез шигырьләрен укып, җырларын башкарып олылап искә ала. Быел шагыйребез тууына 125 ел.
Апрель.
Кемнәр көтми ышанулар, гөлләр,
Яшәрүләр биргән бу айны?
Яздан, гаделлектән, киләчәктән
Мөмкин түгел аеру Тукайны!
Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.
Email: Нажмите что бы посмотреть