Слайд 1
Әмирхан Еники
“Әйтелмәгән васыять»
Слайд 2Дәреснең максаты:
1) Язучы Әмирхан Еники иҗат һәм тормыш юлына күзәтү
ясау;
2) Әсәрләрне анализларга өйрәнү; укучыларның шәхси фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү;
3) Укучыларда әти-әниләргә, туган якка, туган нигезгә, гореф-гадәт, йолаларга, рухи хәзинәләребезгә хөрмәт, җаваплылык хисе тәрбияләү, әхлак тәрбиясе бирү.
Слайд 3Белемнәрне бәяләү
Белемнәрне бәяләү
Слайд 4
“Әнкәйдән хат” җыры
Галия Сафиуллина сүзләре
Рамил Мифтахов көе
Елама син, балам,мин
киткәчтен
Сагышларга салма үзеңне.
Язмыш шулай гомер язган икән,
Сабыр ит син,булчы түземле
.Елама син, балам,мин киткәчтен,
Язмышларны берүк каргама.
Мин күкләрдән сине күреп торам
Ялгыз калдым диеп уйлама..
Елама син, балам,мин киткәчтен,
Авыр булыр сиңа,сыгылма.
Син дә миңа дога укып торсаң
Минем хәлләр яхшы булыр ла..
Иртән-иртүк тәрәзәңә килеп
Җилләр булып тәрәз кагырмын.
Балаларым сау-сәламәт диеп
Мин җаныма дәва табырмын.
Елама син балам,сабыр бул син,
Тормышыңны кара,алга бар.
Янәшәңдә синең туганнарың,
Сөйгән ярың булыр сиңа пар.
Мин күкләрдән сиңа бәхет теләп
Төшләреңә килеп керермен.
Авырлыклар сиңа тидермичә
Янәшәңдә саклап йөрермен...
Слайд 61909 елның 17 февралендә (яңача вакыт белән 2 мартта) элекке Уфа губернасы Бәләбәй өязе (хәзерге Башкортстанның Благовар районы) Яңа
Каргалы авылында таза хәлле крестьян гаиләсендә туган.
1911 елда кырык чакрым ераклыктагы Дәүләкән авылына күченәләр. Әмирханның балалык һәм мәктәп еллары шунда уза.
Слайд 7Яшьтән әдәбият, иҗат эше белән кызыксына.
1925 елның җәендә Казанга килә һәм китап
кибетенә курьер булып эшкә урнаша.
1926-1933 нче еллар уку, белем алу еллары.
Казанда рабфакта, Донбаста, кабат Казанда Хезмәтне фәнни оештыру институтында укый.
1934-1941 нче елларда методист, кинофикация инструкторы, укытучы булып эшли.
1941-1945 нче елларда Ватан сугышында катнаша.
Слайд 81950-1952 нче елларда Казан авиация техникумында татар теле укыта.
1953 нче елдан
тулысынча язучылык эшенә күчә.
2000 нче елда Казанда 91 яшендә вафат була.
Слайд 9Бирем
1. Ә.Еникине кем буларак өйрәндек?
шагыйрь
прозаик
драматург
2. “Әйтелмәгән васыять»
-роман
-хикәя
- повесть
3. Әсәрнең үзәгендә кем образы тора?
- Гарифә
- Миңлебай карт
- Акъәби 4. Акъәбинең Өфедәге балалары
- Суфиян, Гөлбикә
- Каһарман, Сылубикә
- Равил, Гүзәл
5. Вакыйга кайда бара?
- Саратовта
- Юлкотлы авылында
- Пермьдә 6. Акъәбинең чын исеме
- Аксылу
- Акбикә
- Акъәби
Слайд 10Дөрес җавап
1. Ә.Еникине кем буларак өйрәндек?
шагыйрь
прозаик v
драматург
2. “Әйтелмәгән васыять»
-роман
-хикәя v
- повесть
3. Әсәрнең үзәгендә кем образы тора?
- Гарифә
- Миңлебай карт
- Акъәби v 4. Акъәбинең Өфедәге балалары
- Суфиян, Гөлбикә v
- Каһарман, Сылубикә
- Равил, Гүзәл
5. Вакыйга кайда бара?
- Саратовта
- Юлкотлы авылында v
- Пермьдә 6. Акъәбинең чын исеме
- Аксылу
- Акбикә v
- Акъәби
Слайд 11
“Әйтелмәгән васыять»
әсәреннән өзекләр
1 нче өзек.” Йомшак кына җәйге җил исә...
Дала буйлап кылганнар йөгерә, ...
Дала буш, дала киң... шаян җилкәй биттән сөя... Рәхәт, ...һәм ямансу.
Әнә көмешләнеп дулкынланган кылганнар арасында ак яулык бөркәнгән, алъяпкыч
бәйләгән, күлмәген ыштан бөрмәсенә кыстырган кечкенә буйлы арык кына бер әби
кизәк җыеп йөри... Тик соңгы вакытта әбинең хәле бик үк әйбәт түгел әле. Картлыгы
җиткәнме, берәр чир зәхмәтеме шунда, ләкин гел менә бөтен тәне авыраеп, кул-аяклары
сызлап, йөрәгенең хәле китеп тора.
2 нче өзек. “...Бер ике-өч атна үтүгә, карчыкның хәле шактый авыраеп китте.
Бик ябыкты ул, тамагына бернәрсә капмас булды, шуның өстенә тавышы да бетә башлады.
Яңадан врачлар килде, карадылар. Хәер, карчыкк өчен боларның берсе дә кирәкми
иде инде. Ул барысын да белеп ята. Шулай ук аның хәлен уллары-кызлары да
бик яхшы белеп торалар...
3 нче өзек. “Киттеләр... Агыйдел, Дим буйларына караган биек тау башында
Акъәби берүзе генә торды да калды.”
Слайд 12Әсәрдә 3 зур вакыйга
1. Акъәбинең авылдагы тормышы, авырып китүе
2. Акъәбинең шәһәрдә
авырып ятуы
3. Акъәбинең үлеме
Слайд 13 ТАТАР ТЕЛЕНЕҢ
АҢЛАТМАЛЫ СҮЗЛЕГЕННӘН
Васыять – берәүнең үлү алдыннан
әйтеп калдырган теләге, үтенече.
Кизәк – кипкән сыер тизәге, ягулык итеп файдаланыла
Кылган - Кыяклылар семь. озын тар кыяклы, йомшак
себеркәч чәчәкле дала үләне; рус. Ковыль
Кымырҗу – кычытыр-кычытмас тору
Уҗау – чеметем, күләмне белдерә
Локма – бер кабым ашамлык
Слайд 16Акъәби портреты
Гомере буе хәләл көче белән көн күргән,
киң күңелле, саф
күңелле, кешелекле, бала җанлы,
ирне ир итеп яшәгән, балаларына ихлас күңелдән
тәрбия биргән, хезмәт сөючән,сабыр, тыйнак,
милләт җанлы, изге әби. Балаларының читтә
яшәвенә җаны әрни, тел һәм гореф-гадәт бетү
күңеленә тынгылык бирми
Слайд 19Аккилен үлмәде ул, китте генә... Китте генә... Кайтыр, насыйп булса кайтыр...
Ә син учагын карый тор, учагын... Учагында ут сүнмәсен.”
Слайд 20Дим елгасы – тормыш агышы,
кеше язмышлары.
эше бирү.
1 нче төркемгә - “яхшылык җирдә ятмый“ дигән темага иҗади инша язарга.
2 нче төркемгә “Безнең Акъәбиебез” темасына мәкалә.
Слайд 22 Фани дөньяда исәннәрнең кадерен белеп,
изгелек кылып,
бәхетле яшәсәк иде