Презентация, доклад на тему XVIII гасырда төбәктә дини сәясәт: мәҗбүр итүдән дин тоту ирегенә. (7класс Татарстан тарихы дәресе)

Содержание

Петр I берничә указга кул куя:1. 1713нче елның 3нче ноябрь указы “ярты ел эчендә мөселманнарга чукынырга” югыйсә йомышлы татарларның иманалары һәм мөлкәтләре башкаларга, я казнага бирелә.2. 1715нче елда “Христиан динен кабул итмәгән, мөселман законын тоткан

Слайд 1Тема:
XVIII гасырда төбәктә дини сәясәт: мәҗбүр итүдән дин тоту ирегенә.
(7класс Татарстан

тарихы дәресе)

Тема:XVIII гасырда төбәктә дини сәясәт: мәҗбүр итүдән дин тоту ирегенә.(7класс Татарстан тарихы дәресе)

Слайд 2Петр I берничә указга кул куя:
1. 1713нче елның 3нче ноябрь

указы “ярты ел эчендә мөселманнарга чукынырга” югыйсә йомышлы татарларның иманалары һәм мөлкәтләре башкаларга, я казнага бирелә.
2. 1715нче елда “Христиан динен кабул итмәгән, мөселман законын тоткан алпавытларның православие динендәге крестьяннарын исәпкә алу һәм казнага бирү” турында указ чыгара.
3. 1720нче елгы указ буенча барлык яңа чукындырылганнар өч елга барлык дәүләт җыемнарын түләүдә һәм рекрутлыкка” ташламалар алганнар.
4. 1728нче елда җирле хакимият органнары ислам файдасына барган өндәүне туктатырга, моның өчен үлем җәзасы кулланырга әмер алалар.


Петр I берничә указга кул куя:1. 1713нче  елның 3нче ноябрь указы “ярты ел эчендә мөселманнарга чукынырга”

Слайд 3Нәтиҗә.
А) Петр заманы – төбәкнең рус булмаган халкын христианлаштыруның яңа этабы

да ул.
Б) Мәҗбүр итү чараларын өстенлекләр бирү чаралары белән чиратлаштырып, хакимият аны православиегә күндерергә омтылган.
Нәтиҗә.А) Петр заманы – төбәкнең рус булмаган халкын христианлаштыруның яңа этабы да ул. Б) Мәҗбүр итү чараларын

Слайд 4Анна Иоанновна чоры “Чукынырга мәҗбүр итмәскә”
1. Чукынмаган татар морзаларының биләмәләрен

конфискацияләү турындагы указны раслый.
2. Яңа чукындырылганнар комиссиясе төзелә.(яңа чукындырылганнар эшләре конторасы)
3.1740нчы елда Яңа чукындырылганнар эшләре конторасы дип үзгәртелә.
4. 1740 нчы елның 11 нче сентябрь Указы “чукынырга теләмәгәннәрне мәҗбүр итмәскә” дигән күрсәтмә бирә.
5. Контора җитәкчесе – Лука Конашевич.
Анна Иоанновна чоры “Чукынырга мәҗбүр итмәскә”1. Чукынмаган татар морзаларының  биләмәләрен конфискацияләү турындагы указны раслый.2. Яңа чукындырылганнар

Слайд 5Нәтиҗә.
Бу чорда да чукындыру мәҗбүр итү һәм кызыктыру аша тормышка ашырыла.


Нәтиҗә.Бу чорда да чукындыру мәҗбүр итү һәм кызыктыру аша тормышка ашырыла.

Слайд 6Лука Конашевич (Канашевич) - дин эшлеклесе, миссионер. 1738 – 1755 нче

елларда Казан һәм Свияжск архиепискобы. 1758нче елда мөселманнар арасында чуалышлар башланудан куркып Белгород шәһәренә җибәрелә.
Лука Конашевич (Канашевич) - дин эшлеклесе, миссионер. 1738 – 1755 нче елларда  Казан һәм Свияжск

Слайд 7Елизавета Петровна идарә иткән чор.
1. 1742нче елда “Казан губернасында мәчетләр төзүгә

юл куймау һәм губернаторларга һәм воеводаларга яңа чукындырылган кешеләрнең мөселман диненә кире кайтуын тикшерү” турында указ чыгара.
2. 1749нчы елгы указ буенча яңа дингә күчкәннәрнең җан башыннан салымын чукынмаган крестьяннар түли.
3. 1750нче елда Синод “Башка дин тотучыларны көчләп православие чиркәвенә авыштырмау турында “ карар чыгара.
4. 1752нче елда “Казан татарларының үз белдекләре белән салган мәчетләрне җимерү турында” яңа указ кабул ителә.
Елизавета Петровна идарә иткән чор.1. 1742нче елда “Казан губернасында мәчетләр төзүгә юл куймау һәм губернаторларга һәм воеводаларга

Слайд 8Нәтиҗә.
А)Елизавета Петровна идарә иткән вакытта христианлаштыру – дини сәясәтнең нигезе

була.
Б)Мөселманнар үз диннәрен башка милләтләргә караганда көчлерәк саклаган. 50нче еллар ахырында патша хөкүмәте көчләп христианлаштыру заманы узганын аңлый башлый.
В)Татарларга зур авылларда мәчетләр салырга рөхсәт итә.
Г)Чукынмаган татарларны яңа җирләргә күчереп утырту туктала.
Д) Дини сәясәттә борылыш башлана.
Нәтиҗә. А)Елизавета Петровна идарә иткән вакытта христианлаштыру – дини сәясәтнең нигезе була.Б)Мөселманнар үз диннәрен башка милләтләргә караганда

Слайд 9Екатерина II заманы - дин тотуга ирек.
1.1764нче елда “Яңа чукынганнар

өстендә торган бурычларны бетерү, киләчәктә салым салу тәртибе, яңа чукындыру конторасы ябу һәм ул яңа чукынганнарны губерна, провинция һәм воевода канцелярияләре карамагына тапшыру турында” яңа указ чыга.
2.1773нче елның 17нче июлендә дин иреге - диннәргә тигез карау турында указ кабул итә.
3.1788нче елның 22нче сентябрендә “Барлык мөселман законы чиннары белән идарә итү өчен” мөселман Диния нәзарәте оештырылу турындагы указга кул куела.
4.1789нчы елның декабрендә Диния нәзарәте (мөфтият) ачыла. Аның беренче мөфтие Мөхәммәтҗан Хөсәенов раслана.
Екатерина II заманы -  дин тотуга ирек.1.1764нче елда “Яңа чукынганнар өстендә торган  бурычларны бетерү, киләчәктә

Слайд 10Мөфтият эшчәнлеге.
А)Диния нәзарәте мәчетләр төзү;
Б) мәчетләрне ремонтлау;
В)никахлаштыру

эшләре белән шөгыльләнә;
Г) Мөселманнар арасында мөлкәти бәхәсләрне хәл итә.
Мөфтият эшчәнлеге. А)Диния нәзарәте мәчетләр төзү; Б) мәчетләрне ремонтлау;  В)никахлаштыру эшләре белән шөгыльләнә; Г) Мөселманнар арасында

Слайд 11Юныс мәчете (хәзерге Мәрҗани мәчете )

Юныс  мәчете (хәзерге Мәрҗани мәчете )

Слайд 12Нәтиҗә.
А) Екатерина II патшалык иткән заманда дин сәясәтендә диннәргә түземлек, ягъни

дин тоту иреге идеясе формалаша башлый.
Б) Ислам диненә, мәҗүсилеккә яшәү хокукы бирелә. В)Православиегә күчергәндә, көчләүләр һәм икътисади мәҗбүр итү кулланылмый башлый. Г)Христианлаштыру процессы яңа форма ала.
Нәтиҗә.А) Екатерина II патшалык иткән заманда дин сәясәтендә диннәргә түземлек, ягъни дин тоту иреге идеясе формалаша

Слайд 13Чыганак белән эш.
Петербург ФА академигы, этнограф И.И.Георгиның (1729 – 1802)

“Россия дәүләтендә яшәүче барлык халыкларның тасвирламасы” китабыннан.
“Идел буе авылларындагы гыйбадәт кыла торган йортлар сәләмә алачыкларны хәтерләтә.Аларда биек манара урынына култыксалар ясалган. Шуннан торып мәзин мөселманнарны намазга чакыра.
Сорау. Идел буендагы мондый мәчетләрне кайсы императрица - Елизавета Петровна яисә Екатерина II – патшалык иткән заманнарда очратып булган ?
Чыганак  белән эш.Петербург ФА академигы, этнограф И.И.Георгиның (1729 – 1802) “Россия дәүләтендә яшәүче барлык халыкларның тасвирламасы”

Слайд 14Екатерина II нең Уложенная комиссиягә җибәрелгән Олы боерыгыннан.
“Бик күп төрле халыклар

өстеннән хакимлек иткән шундый бөек дәүләттә төрле диннәр тотуны тыю яисә моңа рөхсәт бирмәү безнең гражданнарның тынычлыгы һәм иминлеге өчен бик тә зарарлы кимчелек булыр иде. Шуңа күрә безгә православие дине һәм сәясәтебез кире какмаган төрле законнарны “диннәрне” рөхсәт итүдән башка муафыйкъ чара юк. Фәкать акыллы кануннар нигезендә генә әлеге адашкан сарыкларыбызны яңадан хак дингә күндерергә мөмкин. Эзәрлекләү адәм баласының акылын чуалта, ә үз диненә ышанырга рөхсәт итү хәтта иң таш йөрәкле бәндәләрнең дә күңелен йомшарта, дәүләттә иминлек тәэмин итә һәм гражданнарны татулаштыра.”

Сорау. 1. Дин тоту ирегенең әһәмиятен Екатерина II нәрсәдә күрә?
2. Дин тоту иреге, аның карашынча, православиене тарату гамәлләренә чик куйганмы ?
Екатерина II нең Уложенная комиссиягә җибәрелгән Олы боерыгыннан.“Бик күп төрле халыклар өстеннән хакимлек иткән шундый бөек дәүләттә

Слайд 15Сүзлек белән эш.
1.Конфискацияләү – дәүләт хакимияте карары нигезендә дәүләт файдасына

мөлкәтне, җирне һ.б. байлыкларны тартып алу.
2.Чапан – киң халатка охшаган ир-ат өс киеме.
3.Ахун – мөселманнарда руханилар дәрәҗәсе.
4.Мөфти – мөселман-сөнниләрдә иң югары рухани дәрәҗә.
Сүзлек белән  эш.1.Конфискацияләү – дәүләт хакимияте карары нигезендә дәүләт файдасына  мөлкәтне, җирне һ.б. байлыкларны тартып

Слайд 16Өй эше
А)“XVIII гасырда төбәктә хөкүмәтнең дин сәясәте “ дигән таблица тутырырга.
Б)

77нче бит 3 – 4нче сорауларга телдән җавап әзерләргә.
Өй эшеА)“XVIII гасырда төбәктә хөкүмәтнең дин сәясәте “ дигән таблица тутырырга.Б) 77нче бит 3 – 4нче сорауларга

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть