Слайд 1 Габдулла Тукай-ның балалар әдә-бияты өлкәсендә-ге эшчәнлеге.
Слайд 2 Тарих бик күп исемнәрне белә,
Бөек шәхесләргә дөнья
бай.
Сәнгать дөнья-сында маяк булып,
Мәңге яши,яшь- ни яшь Тукай!
Слайд 3Балалар әдәбиятын үстерүгә зур тырышлык куйган әдипләр :
Г.Тукай
Г.Исхакый
Ф.Әмирхан
М.Гафури
Дәрдмәнд
Н.Исәнбәт
Н.Думави
Г.Ибаһимов
Слайд 5 Габдулла Тукай–татар
балалар әдәбиятының атасы.
Слайд 6“Бәхетле шул ба-ладыр,кайсы дәр-сенә күңел бир-сә”,-ди Г.Тукай.
Слайд 7 Ата илә бала
Өч наданга алмашынмас-бер
язу белгән кеше,
Мәгърифәт эстәр,иренмәс һич-кеше булган кеше.
Слайд 8 Сабыйга
Син әле үс
һәм укы күп,шунда аңларсың барын;
Мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын.
Слайд 9Шагыйрь бәхетне хез-мәт белән
бәйли.
Слайд 10 Эшкә өндәү
И сабыйлар! Эшләгез
сез,иң мөкаддәс нәрсә-эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт-китрер җимеш.
Слайд 11 Эшкә өндәү
Яшьлегеңдә күп тырышсаң,эшкә бирсәң чын
күңел, Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел.
Син кояштан үрнәк алсаң ,иҗтиһад итсәң һаман,
Күк арасында кояш күк ялтырарсың бер заман!
Слайд 13 Кызыклы шәкерт
–Ах,җүләр маэмай!тырыш яшьләй,зурай-гач
җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар –эш белү уңгай-сыз ул!
Слайд 14Тукай баланың ата-ана коча-гында бәхетле булуын сурәтли.
Слайд 15 Кышкы кич
Кышкы кичнең
озынлыгын сизмисез дә
Әнкәгезнең сөйләгәне әкият берлә.(...)
Сезнең урын җылы,әйбәт,-ни кайгы бар?
Слайд 16Туган тел –бала тәрби-яләүдә мөһим чара.
туган тел , и матур тел,әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Слайд 18 Тукай –пейзаж поэ-зиясенә нигез салучы.
Тау башына салынгандыр безнең авыл,
Бер чишмә бар,якын безнең авылга ул,
Авылыбызның ямен ,суы тәмен беләм ,
Шуңар күрә сөям җаным-тәнем белән.
Слайд 20Аның әсәрләре балаларда җан ияләренә карата миһербанлылык тәрбияли.
Слайд 21 Бала белән Күбәләк
Тик гомерем бик кыска:
Бары бер көн генә –
Бул яхшы ,рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!
Слайд 22Тукайның ши-гырьләрендә азатлык төшен-чәсе дә урын алган.
Слайд 23 Фатима белән Сандугач
Сандугач:
Белмисең син:читен
мәхбүслек ул,
Булса да ал-тын,һаман да
читлек ул.
Слайд 24 Фатыйма:
Йә,алайса,мин ишек ачтым сиңа:
Бар,азат бул,кыйл
миңа изге дога.
Бар ,җаным,инде яшел урманга оч,
Тиз ятим кошчык-ларың белән кавыш!
Слайд 25Тукай –әдәби әкият жанрын нигезләүче дә.
Слайд 27 “Су анасы”әкиятенә иллюстрация (т.Хаҗиәхмәтов)
Слайд 29 “Шүрәле”поэмасына иллюстрация(рәссам Б.Әлменов)
Слайд 31Яшь буынны ди-ни рухта тәрбия-ләү –шагыйрь иҗатының тагын бер өлеше.
Слайд 32 Таян Аллага
Әй бәһале,әй кадерле,әй гөнаһсыз яшь
бала!
Рәхмәте бик киң аның һәрдәм таян син Аллага!
Слайд 33 Таян Аллага
Кыл дога,ихлас белән
тезлән дә кыйбла каршына,
Бел аны:керсез күңелдән тугры юл бар гаршенә!
Слайд 34Тукай балаларны рус әдәбиятының алдын-гы фикерләре белән таныштыра. Кайбер шигырьләрен
рус язу-чыларына ияреп яза.
Слайд 35 Елның дүрт фасылы
К.Д.Ушинский хикәясе буенча
Слайд 40 Елның дүрт фасылы
Бу шигыре белән Тукай балаларны күзәтүчән-леккә,
уй-фикер йөртер-гә өйрәтә.Туган ягыбыз табигатенең гүзәллеген ачып сала.
Слайд 41 Тукай –тәрҗемәче дә
Ул Крылов мәсәл-ләрен чәчмә ,ә”Төлке һәм йөзем җимеше”н
шигъри формада тәрҗемә иткән.
Слайд 42 Лиса и виноград
Пробившись попусту час целый,
Пошла и
говорит с досадой «Ну что ж!
На взгляд-то он хорош,
Да зелен –ягодки нет зрелой:
Тотчас оскомину набьёшь»
Слайд 43 Төлке һәм йөзем җимеше
...Озак михнәтләнеп, калгач йөземнәрне алалмыйча,
Алалмау хурлыгын
үз өстенә йөкләп калалмыйча:
“Йөземнәр чи, әле өлгермәгәннәр, -ди.
Бозарсың ашказаның-ны, килешми эчкә анлар!”-ди.
Слайд 44Ул – бүгенге татар балалар шигъриятенең атасы. Иң зур шагыйре...
(Р.Миңнуллин)
Слайд 45 Без егерменче гасырда Тукай белән яшәдек,егерме беренче гасырда да
аның белән булырбыз.Тукай мирасы яшәгәндә ,милләтебез дә яшәр...
(М.Шәймиев)
Слайд 46 Файдаланылган материал:
1.Балалар әдәбияты:Хрестоматия.-Казан:Мәгариф, 2004.-543б.
2.Тукай Габдулла:Шигырьләр,әкиятләр,поэмалар.- Казан,Татар.кит.нәшр.,1990-255б.
3.Вәлитова Р.Г.,Вагыйзова
С.Г.:Әлифба.-Казан:Мәга-риф,1998.-119б.
4.Интернетресурслар.
Презентацияне әзерләде:
Васильево икенче урта гомуми белем
бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәби-
яты укытучысы Шекаева Н.Ф.
2014