Слайд 3
Беренче законнар җыентыгы “Рус хакыйкате”нең авторы – 10 балл
Россиянең соңгы
патшасы – 5 балл
“Мәгърифәтле абсолютизм” чоры белән тарихка кереп калган монарх – 15 балл
4 мәртәбә Советлар Союзы Герое булган талантлы полководец – 5 балл
Романовлар династиясеннән беренче рус патшасы – 10 балл
Россиядә беренче Мәскәү университетын ачуда башлап йөрүче галим, рәссам, шагыйрь, оратор... – 15 балл
Слайд 7
1. ...Рыцарьлар үз гаскәрләрен чөйсыман итеп (елъязмачы әйтүенчә, “дуңгыз” кебек
итеп) тезәләр. Үзәктә яхшы коралланган һәм авыр сугыш киемнәре кигән җәяүле гаскәр урнаша, флангаларга авыр җайдаклар куела. Новгород князе дошманның сугыш алымнарын бик яхшы белә һәм һәр сугыш алдыннан үз флангларын атлылар белән ныгыта, ә “дуңгыз” башына каршы азрак “әзерлекле” ополчение сугышчыларын куя...
Слайд 8
2. ...Немецлар һөҗүме шәһәрне саклаучыларның көчле каршылыгына очрый. Бу шәһәрне
алу омтылышы уңышсыз тәмамлана. Генерал-майор Панфиловның дивизиясе зур батырлыклар күрсәтә. Кызыл Армия контрһөҗүмгә күчә һәм ул немец гаскәрләренең фронтын өзә, аларны чигенергә мәҗбүр итә...
Слайд 9
3. ...Илнең көнбатыш чикләренә чигенүче дошманны рус армиясе һәм партизан
отрядлары эзәрлекләп бара. Иртә килгән салкын кыш французларның башына тагын бер афәт булып төшә. “Бөек армия” – идарә ителүдән мәхрүм калган таркау, ач һәм өшегән кешеләр төркеменә әйләнә. Император үзе, гаскәрләрен ташлап, иртәрәк кайтып китә. Үзен каршылаган аксөякләрнең “Армия кайда соң?” – дигән соравына ул: “Армия юк инде”, - дип җавап бирергә мәҗбүр була...
Слайд 10
4. ...Яз айларында швед гаскәрләре шәһәрне камап ала. Зур булмаган
рус гарнизоны шәһәрне 2 ай дәвамында батырларча саклый. Гаскәр белән гомуми җитәкчелекне патша үз кулына ала. Рус лагерена керү юлын балчыктан ясалган ныгытмалар – редутлар саклый. Сугышның башында ук шведлар аларны утка тота. Бәрелешнең хәлиткеч минутларында, уңыш Карлга йөзе белән борылды дигәндә генә, патша Новгород полкы батальоны белән дошман өстенә ташлана. Дошман түзә алмый, качарга тотына. Карл XII нең “җиңелмәс армия”се яшәүдән туктый...
Слайд 11
5. Бу сугыш Урда баһадиры Челеби һәм рус
монахы Пересвет бәрелеше белән башланып китә. Атлар өстендә ыргылып, сөңгеләре белән кара-каршы килеп, канлы алышта җайдаклар икесе дә авып төшәләр һәм һәлак булалар. Бәрелештән соң монгол атлылары алгы рәт полкы өстенә ташлана. Бу полк сугышчылары да батырларча көрәшәләр...
Слайд 12
6. ...Сугышлар һәр урам һәм һәр йорт өчен бара. Вокзал
бинасы гына да 13 тапкыр кулдан-кулга күчә. Шәһәр тулысынча җимерелә һәм кирпеч ватыкларыннан, вак ташлардан, тимер-томыр өемнәреннән торган хәрабәләргә әверелә. Ноябрь уртасында Германия гаскәрләренең һөҗүмгә күчү сәләте тәмам бетә. Килеп туган хәлне совет командованиесе оста файдалана, дошман гаскәрләрен тар-мар итү планын эшли башлыйлар. Ул “Уран” дип атала.
Слайд 18
А – армия
Б – батальон
В – …
Г – …