Слайд 1
Проект эше
“Хәзерге заман мәктәбендә тарих-җәмгыять белеме: инновацияләр һәм традицияләр”
Автор: Рәхимҗанов Фирдинанд
Фәргать улы – ТР Арча муниципаль районы Урта Пошалым төп гомуми белем мәктәбенең тарих – җәмгыять белеме укытучысы
Слайд 2
Бүлек темасы:
Халкым язмышы - бәетләрдә: тарихи вакыйгаларда татар халкының фаҗигасе.
Слайд 3
Проектның максаты
Халык авыз иҗаты әсәрләрен, шул исәптән, бәетләрне тарихи вакыйгаларны
өйрәнгәндә куллану күнекмәләренә ирешү.
Слайд 4 Бурычлар:
Халык
авыз иҗатына бигрәк тә бәетләргә кызыксыну уяту.
Бәетләрнең үзенчәлекләрен мөстәкыйль рәвештә күрә белерлек шартлар тудыру. Җирле бәетләр туплауга кызыксыну уяту.
Халык авыз иҗаты әсәрләре ярдәмендә балаларның халкыбыз тарихы турында белемнәрен арттыру, төрле тарихи вакыйгаларга бәетләр сайлый алу күнекмәләре булдыру.
Бәетләр аша шул чор халык язмышындагы фаҗигаләрнең чагылышын ачыклау.
Укучыларда халкыбыз тарихына кызыксыну, ихтирам, ярату хисләре үстерү аша рухи яктан бай шәхес тәрбияләү.
Слайд 5 Аңлатма язуы
Проект РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан кабул ителгән тарих
фәне буенча Дәүләт стандартына туры китереп, 6-9 класслар өчен Татарстан тарихыннан дәреслекләргә (Ф.Ш.Хуҗин, В.И.Пискарев, Татарстан тарихы. Борынгы заманнардан алып XVI гасыр уртасына кадәр. 6 класс. Казан: ТаРИХ, 2012; И.А.Гыйләҗев, В.И.Пискарев, Татарстан тарихы. XVI гасырның икенче яртысы – XVIII гасыр. 7 класс. Казан: ТаРИХ, 2012; В.И.Пискарев, Татарстан тарихы. XIX гасыр. 8 класс.Казан: ТаРИХ, 2012; Б.Ф.Солтанбәков, А.А.Иванов, Ә.Г.Галләмова, Татарстан тарихы. XX-XXI гасыр башы. 9 класс. Казан: Хәтер, 2006) нигезләнә. “Бәетләр, мөнәҗәтләр. Тарих мең дә сигез йөз дә”, Казан: Мәгариф, 2000. китабы кулланыла.
Әлеге проектта халкыбыздагы патриотик хисләрнең халык авыз иҗатында да чагылыш табуын күрсәтү турында дөрес күзаллау булдырыла. Халык авыз иҗаты шул исәптән, бәетләрдән мисаллар китереп аңлату дәресләрне тагын да җанлырак итә, укучыларны рухи яктан баета, әдәбият өлкәсеннән алган белемнәрен гамәли куллана белүгә этәрә. Аларны өйрәнү автор ил тормышындагы, тарихи шәхесләр язмышындагы аяныч, фаҗигале хәлләрне анализлаганда кулланыла. Ул – гасырлар дәвамында кабатланып торган милләт фаҗигасенең кайтавазы кебек. Бәет ул фаҗигага очраган милләтнең, бер төркем кешеләрнең, җәмәгатьчелекнең, аерым кешеләрнең гамәлгә, кавемдәшләренә, кардәш-ыруына, дусларына эндәшеп, рухи аралашып, яклау-ярлыкау соравы, сабыр итәр өчен алардан терәк-таяныч эзләве белән һәркемнең күңел кылларына кагылучы җанр булуы белән көчле.
Бәетләрне дәресләрдә аларны урынлы куллану, бигрәк тә, укучылар чыгышы аша тәкъдим итү тыңлаучы укучы күңеленә кызгану хисләре сала, гыйбрәт, сабак алырга өйрәтә.
Слайд 7Проблема
Проект темасының актуальлегеннән проблема килеп туа: ни өчен бу “кайгылы” жанр
татар халкына гына хас?
укытучы укыту һәм тәрбия барышында рухи яктан бай шәхес тәрбияләү өстендә эшли. Ә бу һәр укытучыга һәм укучыга үзеннән өлеш кертеп иҗади эзләнүне, дәресләрне камилләштерүне, укыту-тәрбия эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген үстерү өстендә бертуктаусыз эшләүне таләп итә. Бу иҗади эшләү халык педагогикасыннан, халыкта яшәп килгән карашлардан, халык өйрәтүләреннән башка мөмкин түгел. Чөнки рухи яктан бай шәхесне халык педагогикасыннан – тормышта сыналып сайланган, буыннан-буынга күчеп камилләшкән, халыкта киң кулланган тәҗрибәдән, фикерләр, киңәшләр, тәрбия алымнары һәм чаралардан башка тәрбияләп булмый .
Бәетләр белән танышу балаларның илебез, халкыбыз тарихы турында тормыш материаллары белән баетырга мөмкинлек бирә, татар халкының фаҗигалар тулы язмышы турында уйландыра. Якташ галимебез Рәшит Галләм фикере аеруча үтемле: бәет жанры татар халкының данлы да, фаҗигале дә булган үз тарихи язмышы нигезендә тугандыр. Ул – гасырлар дәвамында кабатланып торган милләт фаҗигасенең кайтавазы булса кирәк.
Борынгы мирасны өйрәнү, яңарту, көндәлек тормышта куллану рухи яктан бай шәхес тәрбияләүдә уңай нәтиҗәләр бирергә мөмкин дип фаразлыйм.
Слайд 9
Проектны тормышка ашыру планы
1 нче этап: Әзерлек этабы.
2 нче этап:
Иҗади төркемнәргә берләшү.
3 нче этап: Эш графигын булдыру.
4 нче этап: Проблема китереп чыгару, шуннан чыгып проект темасын билгеләү.
5 нче этап: Эшчәнлекнең максатын, бурычларын билгеләү.
6 нчы этап: Материаль матди база туплау, интернет-ресурслар куллану.
7 нче этап: Эш планын төзү.
8 нче этап: Катнашучыларның мөстәкыйль эше.
9 нчы этап: Тупланган материалны берләштерү, фикер алышу.
10 нчы этап: Проектны тормышка ашыру этабы.
11 нче этап: Проектка нәтиҗә ясау, төркемнәрдә фикер алышу, бәяләү.
Слайд 11ПЛАНЛАШТЫРЫЛГАН НӘТИҖӘЛӘР
ШӘХСИ НӘТИҖӘЛӘР
Укучыларда бәетләр кызыксыну уята.
Укучылар эзләнә, бердәм эшлиләр.
Тарихи вакыйгаларны
дөрес аңлыйлар, фаҗига турында сөйләүченең исәннәргә васыятен дөрес фаразлыйлар.
Укучыларда халык авыз иҗаты әсәрләре кызыксыну уята;
Укучылар үз эшләрен бәялиләр
Слайд 12Предметара нәтиҗәләр
Регулятив универсаль уку гамәлләре:
Халык авыз иҗаты әсәрләре ярдәмендә балаларның сөйләм
теле матурлана, байый, сәнгатьле, йөгерек уку күнекмәләре алына.
Халкыбызның бәһасез мирасын югалтмыйча, шул мираска таянып, милләтемнең үткәнен, әдәбиятын, мәдәниятын үстерү һәм саклау өстендә күп эш башкарыла.
Укучылар дустанә, бердәм эшлиләр, үз фикерләрен төгәл җиткерә алалар.
Бәетләрне өйрәнү тарихы буенча материал туплыйлар.
Слайд 13Танып белү универсаль уку гамәлләре:
1) дәреслек белән эш итә белү;
2) кирәкле
чыганакларны сайлый белү;
3) этнокультура өлкәсенә караган сүзләр булган текстны, сүзлекләр кулланып, аңлап уку;
4) текста очраган таныш сүзләргә таянып, яңа сүзләрнең мәгънәсенә төшенү;
5) текстны сәнгатьле итеп укыгач, сорауларга җавап бирү;
6) укытучының сорауларына җавап бирә, тиешле мәгълүматны таба белү;
7) предметларны чагыштыра, охшаш һәм аермалы якларын билгели белү;
8) укылган яки тыңланган зур булмаган текстның эчтәлеген кыскартып яки, тулыландырып сөйли белү;
9) уку мәсьәләсен чишүдә нинди информация кирәген мөстәкыйль ачыклау;
10) уку мәсьәләсен чишүгә кирәкле булган сүзлекләрне, белешмә материалларны, энциклопедияләрне, электрон дискларны, Интернетны мөстәкыйль таба белү;
11) уку барышында анализ (таркату) һәм синтез (берләштерү) гамәлләрен башкара белү;
12) фикерләүнең логик чылбырын төзи белү;
13) алынган мәгълүматны таблицалар, схемалар ярдәмендә күрсәтә белү;
Слайд 141) дәрестә һәм төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша белү;
2) үз фикерләрен телдән,
яки язмача җиткерә белү;
3) укытучының, классташларның сорауларына җавап бирү;
4) башкаларның сөйләмен тыңлый һәм аңлый белү;
6) текстны укыганнан соң «автор белән диалог» алып бару (әсәрдә автор әйтергә теләгәнне таба белү).
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:
Слайд 15ПРЕДМЕТ НӘТИҖӘЛӘРЕ
Бәет жанрларының үзенчәлекләрен аералар.
Тарихи вакыйгаларны яхшы үзләштерәләр.
Борынгы йолаларның дәвамчанлыгы һәм
бүгенге көндә әһәмияте ачыклана, сорауларга төгәл җавап таба алалар;
Халык авыз иҗаты әсәрләре турындагы белемнәрне практик куллана беләләр.
Слайд 17
Укучының сүзлек дәфтәренә
дәфтәренә
Н.В.Берг
Каюм Насыйри
Габор Балинт
Хуҗа Бәдигый
Слайд 201913 елда Хуҗа Бәдигыйның “ Бәетләр” җыентыгы чыга.
Бу җыентыкка шактый
бәетләр тупланган.
Бу рәсем кайсы бәеткә туры килә?
В биреме
Слайд 21Бу рәсем кайсы бәеткә
туры килә? Шул сугыш турында сез ниләр
беләсез? Фикерегезне 5-7 җөмлә белән дәлилләгез.
С биреме
Слайд 22Бәяләү критерийлары
Диагностик материалны
бәяләү критерийлары:
А өлеше
Һәр дөрес җавапка 1 балл (максималь балл - 10 балл)
В өлеше
Дөрес җавапка 3 балл (максималь балл - 3 балл)
С өлеше
Дөрес җавапка 8 балл (максималь балл - 8 балл)
Максималь балл - 21
Гомуми нәтиҗә:
19 -21 балл –планлаштырылган нәтиҗәгә туры килә
16 -18 балл - планлаштырылган нәтиҗәдән түбәнрәк
10 -15 балл - планлаштырылган нәтиҗәгә туры килми
Слайд 23
Диагностик материалны тикшерү критерияләре буенча анализ
Слайд 24Анализ
Халык авыз иҗаты әсәрләре бүгенге көндә дә
үзенең актуальлеген югалтмый. Проект өстендә эшләү дәверендә бик күп яңа мәгълүматлар тупланды. Халкыбызның бәетләр турында язылган хезмәтләргә, җирле бәетләргә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Алар балаларда зур кызыксыну уятты, иҗади эшләргә этәрде. Бирелгән эталон ярдәмендә бәетләр сайларга, төрле галимнәребезнең хезмәтләреннән урынлы файдаланырга өйрәнделәр. Төркемнәрдә, парлап эшләү вакытларында әңгәмәләр коралар, үз фикерләрен исбатлый алуга ирештеләр.
Дәреснең билгеле бер өлешендә бәетләрне аларны дәреслек темасын тормыш белән бәйләргә, вакыйгаларга дөрес үзбәя бирергә өйрәнүләре исбатланды.
Халык авыз иҗаты әсәрләренең көндәлек тормышта кулланылуы зур әһәмияткә ия икәнлеге килеп чыга.
Слайд 25Укытучы һәм укучы өчен инструкцияләр
Слайд 26Балалар эшенең күрсәткече:
Тарихи вакыйгалар чорында сурәтләнгән фаҗиганең бәеттәге урыны.
Проект эшенең нәтиҗәсе:
Укучыларның
иҗади эшләре, җирле бәетләр тупланмасы.
Слайд 27Укучы өчен инструкцияләр
Дәрестә, дәрестән тыш чараларда һәрвакыт игътибарлы, актив бул.
Укытучының сорауларына
җавап бирә, тиешле мәгълүматны таба бел, башкаларга комачаулама.
Төрле ситуацияләрдә диалогта катнаша бел.
Үз фикереңне әйтә, башкалар сөйләмен тыңлый бел.
Слайд 28Әдәбият
Бәетләр, мөнәҗәтләр. “Энҗе чәчтем – энҗе җыям” сериясеннән. Казан: “Мәгариф”, 2000.
Бәетләр.
Төзүче Х.Ярми. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 1960.
Н. Исәнбәт, “Балалар фольклоры”. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 1984.
Татар халык иҗаты: бәетләр. Төзүче Ф.Әхмәтова, И.Надиров, К.Җамалетдинова. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 1983.