Слайд 1Аяз Гыйләҗев
“Язгы кәрваннар” әсәренең
1нче бүлеген өйрәнү
ӘЛКИ РАЙОНЫ ИСКЕ
САЛМАН ТӨП ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТ УКЫТУЧЫСЫ
НАСЫЙБУЛЛИНА ГӨЛФИЯ СОЛТАН КЫЗЫ
Татар мәктәбенең 8 нче сыйныфында
татар әдәбияты дәресе
Слайд 2
Хәерле көн , димен , һәр бөҗәккә,
Хәерле көн телим гөлләргә.
Сөйкемлелек телим
яшь кызларга
Һәм сабырлык телим ирләргә.
Хәерле көн телим юлчыларга,
Чәчәкләргә карап елмаям.
Җиргә якты, җылы нурын сипкән
Кояшыма карап куанам.
Слайд 3Нәрсә соң ул БӘХЕТ ?
БӘХЕТ – ул...
1.уңыш
2.Тулы канәгатьләнү хисе һәм халәте
3.Бәхет
чыганагы
Слайд 4Мәкальләр
Бәхет башы-тәүфыйк.
Акыллы кеше бәхетне көтеп ятмый.
Бәхете ташып торса да, ызгышкан кеше
–бәхетсез.
Бәхеткә өч нәрсә алып бара: хезмәт, түземлелек,ныклык.
Үз-үзенә ышанган кеше бәхетле була.
Бәхет пыяла кебек-сакламасаң тиз ватыла.
Слайд 5ИСКӘ ТӨШЕРИК ӘЛЕ...
-Нәрсә ул комедия?
-Т.Миңнуллинның “Бәхетле кияү” әсәрендә кияүнең бәхете нәрсәдә?
-Нурига
бәхетле кияү дип иң элек -кем әйтә?
-Нури чыннан да бәхетлеме?
Слайд 6АЯЗ ГЫЙЛӘҖЕВ
Үзенчәлекле, берәүне дә кабатламаган, дөреслекне берәүдән дә курыкмыйча ярып
салырга сәләтле,тормышның байлыгы дөнья малында түгел, кешенең изге күңелендә икәненә ышанып язучы
Слайд 7Тормыш юлы
Прозаик һәм драматург Аяз Мирсәет улы Гыйләҗев
1928 нче елның 17 нче гыйнварында Татарстанның Сарман районы Чукмарлы авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Зәй районының Югары Баграҗ авылында уза. Авыл мәктәбенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, унынчы сыйныфны Сарман урта мәктәбендә укый.
1948-1950 елларда ул –Казан Дәүләт университеты студенты. Аңа да шәхес культының газапларын татырга туры килә. 1950 елның мартыннан башлап 1955 елның августына кадәр Казахстанда тоткынлыкта була.Казанга кайткач, университетта укуын дәвам итә.
1957 елның мартыннан 1961елның августына кадәр А.Гыйләҗев матбугат эшендә: «Чаян» һәм «Азат хатын» (хәзер «Сөембикә») журналлары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, «Совет әдәбияты»
( «Казан утлары») журналында проза бүлеге мөхәррире вазифаларын үти.
1961-1963 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар союзы каршындагы Югары әдәби курсларда укып кайтканнан бирле Аяз Гыйләҗев, язучы-профессионал сыйфатында, әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә.
Аяз Гыйләҗев 2002 нче елның 13 мартында вафат булды.
Слайд 8А.Гыйләҗевнең әнисе Мөгаттәрә,
әтисе Мирсәет.
1935нче еллар
Слайд 9
Мирсәет һәм Мөгаттәрә Гыләҗевләр уллары (сулдан) Аяз, Алмаз һәм Азат белән
Слайд 10Аяз Гыйләҗев — студент.
1944 нче ел
Слайд 11Иҗат юлы
Аяз Гыйләҗевнең башлангыч иҗат тәҗрибәләре студентлык чорына карый. Ләкин аның
актив иҗат эшчәнлеге 1956 елдан башлана дияргә була.
"Өч аршин җир" (1962), "Зәй энҗеләре" (1963 ел), "Урталыкта"(1969 ел), "Язгы кәрваннар"(1972 ел), "Мәхәббәт һәм нәфрәт турында хикәят" (1973 ел), «Җомга көн кич белән» (1979 ел), "Әтәч менгән читәнгә" (1979-1980 ел) әсәрләре белән Аяз Гыйләҗев үзен повестьлар остасы итеп танытты.
Тематик яктан А.Гыйләҗевның күпчелек повестьлары авыл тормышына багышланган. Аларда кичәге һәм бүгенге авыл, аның гади кешеләре гәүдәләндерелә. Аяз Гыйләҗев – ике дистәдән артык драма әсәре авторы да. Аларның күбесе республика театрлары репертуарына кертелгән.
Слайд 12Бүләкләре
«Җомга көн кич белән» һәм "Әтәч менгән читәнгә" повестьлары
өчен А.Гыйләҗев 1983 елда Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.
Әдәбиятны һәм театр сәнгатен үстерүдәге хезмәтләре өчен аңа 1978 елда Татарстанның, ә 1985 елда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелә. Ул –М.Горький исемендәге премия лауреаты да.
Татар әдәбиятын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен 1993 елда, Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, Аяз Гыйләҗевкә Татарстан Республикасының халык язучысы дигән мактаулы исем бирелде.
Слайд 13Тормыш иптәше- Нәкыя ханым
Нәкыя ханым озак еллар дәвамында
язучының һәр җәһәттән ышанычлы ярдәмчесе, терәге булу өстенә, мәктәптә укытучы булып эшләде, татар телен гамәлгә ашыру өчен көрәште .
Слайд 14
Язучы буларак та, гаилә башлыгы
буларак та Аяз ага бәхетле иде. Алар Нәкыя апа белән өч гөрнәдир егет үстергәннәр. Аларның берсе - галим Искәндәр Гыйләҗев,
икенчесе - драматург Мансур Гыйләҗев,
өченчесе – малтабар - Рәшат Гыйләҗев.
Слайд 15А.Гыйләҗевләр гаиләсе Багражда
1995 нче ел.
А.Гыйләҗев иреккә чыккач
1963нче елда Урта Багражда салдырган йорт
Слайд 16А.Гыйләҗев Рәзил Вәлиев кайтарткан язу машинкасы
артында. 1990нчы ел .
Слайд 17“КЕШЕ ЯШИ ИКӘН,БӘХЕТ ТАТЫР
ӨЧЕН ЯШИ” (А.ГЫЙЛӘҖЕВ)
“Кешеләргә мөнәсәбәттә усал кебек күренсәм дә,мин бик нечкә күңелле, еш кына елыйм да..Шәхсән минем үземне “гыйбрәтле “ геройлар кызыксындыра.Мин шундый кешеләрне яратам.Үзләре яшәгән чорга битараф булмаган, мәхәббәтне һәм нәфрәтне сиземли торган кешеләр.” (А.ГЫЙЛӘҖЕВ)
Слайд 18КӘРВАН-кемнең яки нәрсәләрнең дә булса хәрәкәт итүче төркеме.
Слайд 19Бөек Ватан сугышы елларында илебезне сакларга Татарстаннан 560 меңнән артык кеше
күтәрелә.
100меңнән артык якташыбыз СССРның орден һәм медальләре белән бүләкләнгән.
200дән артык якташыбызга СССРның Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исем бирелгән.
Әлки районы Иске Салман авылыннан 253 кеше фронтка китә.121 кеше яу кырында ятып калган.
Слайд 201нәтиҗә.
Татар халкы элек-электән җыр-моң яраткан, кайгырса да, шатланса да ул җырлаган.Тырышып
хезмәт иткән, җыр белән хезмәтне бергә бәйләп алып барган.
Слайд 212нәтиҗә.
Өзектә халкыбызның гүзәл гореф-гадәтләре искә төшерелгән: бер-береңә булышу, авыр минутларда терәк
булу, егетләр һәм кызлар арасындагы мөнәсәбәтләр.
Слайд 223нәтиҗә
...Колхоз келәтендә бер бөртек симәнә юк... Бу юлларны укыгач, сугыш
елларында тол калган аналар, ятим балалар күз алдына килә.Аларның ул елларда күргән газаплары аркасында чәчләре чаларган, йөрәкләре җәрәхәтләнгән.
Слайд 23Иске Салман авылыннан ирләрен сугыш кырында югалткан апаларыбыз:
Дәүләтшина Мәмдүдә
Нуруллина Мәүлия
Нуруллина Зөһрә
Нотфуллина
Миңнегөл
Гарипова Бәдерниса
Миндубаева Габкария
Сафина Маһисәрвәр
Хәлиуллина Җомабикә
Хәбибуллина Габкария
Бу апалар бүгенге көндә инде барысы да мәрхүмнәр...
нуруллина Зөһрә
Слайд 24ӨЙ ЭШЕ
- Әсәрнең 1 нче бүлегенең эчтәлеген белергә
-259
биттәге сорауларга җавап әзерләргә
-сугыш чоры һәм сугыштан соңгы авыр еллар турында тыл ветераннарыннан язып алынган истәлекләр алып килергә
Слайд 25Кеше кайчан матур була?
Кеше кайчан матур була ?
Кеше матур шул чакта-
Башкаларны чагырганда
Үзе
яккан учакта.
Кеше кайчан матур була ?
Кеше матур шул вакыт
Иле өчен, халкы өчен
Яшәгәндә җан атып.
Заманалар авырлыгын
Җилкәсенә алганда,
Олы данга ирешеп тә
Кече булып калганда.
(Р.Харис.)