Презентация, доклад на тему Габдулла Тукай һәм җыр сәнгате

Габдулла Тукай(1886-1913)

Слайд 1Габдулла Тукай һәм җыр сәнгате
Материалны туплады:
Алабуга районы
Лекарево урта мәктәбенең
татар

теле һәм әдәбият укытучысы
Һадиева Резеда Мәҗит кызы
Габдулла Тукай һәм җыр сәнгатеМатериалны туплады:Алабуга районы Лекарево урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Һадиева Резеда

Слайд 2
Габдулла Тукай
(1886-1913)

Габдулла Тукай(1886-1913)

Слайд 3Халыкларның җаны ул-моң диләр
Моң диләр  бездә дә,җыр диләр.
Өзгәләсә , телсә бәгырьләрне-
Татар

җыры әнә шул диләр.
(Г.Тукай)
Халыкларның җаны ул-моң диләрМоң диләр  бездә дә,җыр диләр.Өзгәләсә , телсә бәгырьләрне-Татар җыры әнә шул диләр.(Г.Тукай)

Слайд 41903нче ел Тукайга 17 яшь

1903нче ел Тукайга 17 яшь

Слайд 6Тукай сабый вакытыннан ук халык җырларын
ярата, аларны хәтеренә сеңдерә, язып

бара.
1910 елда ул “Шүрәле” псевдонимы белән “Халык моңнары” исемендә татар халык җырлары җыентыгын бастыра.Анда 28 җыр язылган.
Тукай сабый вакытыннан ук халык җырларын ярата, аларны хәтеренә сеңдерә, язып бара. 1910 елда ул “Шүрәле” псевдонимы

Слайд 7Габдулла Тукай – татар балалар әдәбиятына нигез салучы

Габдулла Тукай – татар балалар әдәбиятына нигез салучы

Слайд 8Габдулла Тукайның татар телендә чыккан кайбер җыентыкларының тышлыклары.

Габдулла Тукайның татар телендә чыккан кайбер җыентыкларының тышлыклары.

Слайд 9Кечкенә Тукай 4 айда әтисез, 4 яшьтә әнисез кала. Ятимлек ачысын

бик иртә татый.
Кечкенә Тукай 4 айда әтисез, 4 яшьтә әнисез кала. Ятимлек ачысын бик иртә татый.

Слайд 10 Шагыйрьләр язган җырлар арасында “Тәфтилләүдән” дә көчлерәк җыр юк. Тукайдан

соң нинди генә җырлар дөньяга килмәгән. Алар хәзер меңләп. “Тәфтилләүне” җырлаганда, алар барысы да тоныкланып кала. Нинди илаһи көч бу җырда? Тыңлыйм, бөтен дөньямны онытам, күңелем сызып кына елый. Әллә нәрсә бар шул җырда. Бер уйласаң, Тукайның үз кичерешләре генә кебек: ятимлек, әнисеннән аерылу ачысы, күз яше. Бу җырның көче күз яшендә түгел. Ул сине әллә кайларга, тарихка, язмышка алып кереп китә. Күңел нигәдер язмыш турында уйлана, борчыла. Бу җырның тамыры бик тирәндә ята. Нигезендә - әрнү. Исеме дә бит “ Өзелгән өмид”.
Шагыйрьләр язган җырлар арасында “Тәфтилләүдән” дә көчлерәк җыр юк. Тукайдан соң нинди генә җырлар дөньяга килмәгән.

Слайд 11Тукай һәм туган тел! Татар халкы тарихында бу төшенчәләр бер-берсеннән аерылгысыз

һәм үзара мәгънәдәш яңгырый. Тукай дигәндә иң беренче безнең күз алдыбызга туган телебез һәм андагы нечкә төсмерләр килеп баса. Тукай – халык сөйләменә нигезләнгән милли әдәби телне үстереп җибәрүче иң күренекле шәхесләрнең берсе. Аңарда туган ил, халык, туган як табигате, туган тел шулай ук бербөтен тәшкил итә. “Туган тел” җыры исә соңгы елларда аеруча еш яңгырый. Күп кенә әдәби- музыкаль кичәләр, хәтта төрле җыеннар да шушы җыр яңгыравы белән башлана һәм тәмамлана. “Туган тел” җыры татар халкының гимнына әверелде.
Тукай һәм туган тел! Татар халкы тарихында бу төшенчәләр бер-берсеннән аерылгысыз һәм үзара мәгънәдәш яңгырый. Тукай дигәндә

Слайд 12Халык рухы шагыйрь әсәрләренең тукымасында бик табигый урын алды. Аның “Әллүки”,

“Тәфтиләү”, “Зиләйлүк”, “Туган тел” кебек җырлары шулкадәр халыклашты ки, аларны шагыйрь иҗат иткәне сизелми дә. Барысы да бер язмыш турында. Татар шагыйре генә болай яза ала. Барысы да милли. Татар халкы белән бергә яшәячәк җырлар. Үлемсез җырлар. Тукайның кемлеген билгеләү өчен шушы дүрт җыр да җиткән. Нигә йөз җыр? Нигә мең җыр? Һәр шагыйрьдән менә шушындый дүрт кенә җыр калсын иде.

Халык рухы шагыйрь әсәрләренең тукымасында бик табигый урын алды. Аның “Әллүки”, “Тәфтиләү”, “Зиләйлүк”, “Туган тел” кебек җырлары

Слайд 13Халкым күңеленә ак нур сиптең,
Кара төндә булдың якты ай;
Шаулы язның сүнмәс

тугаедай,
Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!
Халкым күңеленә ак нур сиптең,Кара төндә булдың якты ай;Шаулы язның сүнмәс тугаедай,Мәңге дәртле җырчы син, Тукай!

Слайд 14Тукай дөньяда 27 ел гына яшәсә дә, искиткеч зур әдәби мирас

калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген бирде. Шагырьнең шигырь һәм поэмалары, мәкалә һәм хатлары, очерк һәм фельетоннары бүген дә әле безнең замандаш булып яшиләр, халык йөрәгенең “иң нечкә кылларын” тибрәтәләр.
Тукай дөньяда 27 ел гына яшәсә дә, искиткеч зур әдәби мирас калдырды, халыкка хезмәт итүнең бөек үрнәген

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть