Презентация, доклад на тему Туган ягымда көз

ПРОЕКТНЫҢ ПАСПОРТЫ: «Туган ягымда көз»1.Проектның исеме: «Туган ягымда көз».2.Проектның төре: иҗади, танып белү.3.Вакыты: 1 - 31 октябрь 2015 г.4.Проектта катнашучылар: балалар, ата – аналар, тәрбиячеләр.5.Проектның максаты: Балаларның көзнең характерлы үзенчәлекләре турында белемнәрен киңәйтү. 6. Белем бирү

Слайд 1Балык Бистәсе муниципаль районы “Олы Елга “Умырзая” балалар бакчасы
Проект «Туган ягымда

көз»




Беренче категорияле тәрбияче:
Насибуллина Миләүшә Рәүф кызы





Балык Бистәсе муниципаль районы “Олы Елга “Умырзая” балалар бакчасыПроект «Туган ягымда көз» Беренче категорияле тәрбияче: Насибуллина Миләүшә

Слайд 2ПРОЕКТНЫҢ ПАСПОРТЫ: «Туган ягымда көз»

1.Проектның исеме: «Туган ягымда көз».
2.Проектның төре: иҗади,

танып белү.
3.Вакыты: 1 - 31 октябрь 2015 г.
4.Проектта катнашучылар: балалар, ата – аналар, тәрбиячеләр.
5.Проектның максаты: Балаларның көзнең характерлы үзенчәлекләре турында белемнәрен киңәйтү.
6. Белем бирү өлкәләре һәм бурычлар




ПРОЕКТНЫҢ ПАСПОРТЫ: «Туган ягымда көз»1.Проектның исеме: «Туган ягымда көз».2.Проектның төре: иҗади, танып белү.3.Вакыты: 1 - 31 октябрь

Слайд 3Көтелгән нәтиҗә:
Балаларның көзнең характерлы үзенчәлекләре турында белемнәре киңәйде, ныгыды.


Көтелгән нәтиҗә:Балаларның көзнең характерлы үзенчәлекләре турында белемнәре киңәйде, ныгыды.

Слайд 4Проект эшчәнлеге

Проект эшчәнлеге

Слайд 7Шигырьләр
1 “Көз” Г.Тукай
Күрәмсез дусларым, көз килде тышта;
Озак тормас, килер, ак тунлы

кыш та.
Китә башлады бездән инде кошлар;
Алар бездән ерак җирләрдә кышлар.
 
2.”Көз” К.Нәҗми.
Үтте – китте матур җәйләр,
Көзләр килеп җиттеләр.
Ак каенның яфраклары,
Саргаешып киптеләр.

3 “Бу кайчак була?” Г.Тукай.
Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява;
Җирләр дымлана,-
Бу кайчак була?




Шигырьләр1 “Көз” Г.ТукайКүрәмсез дусларым, көз килде тышта;Озак тормас, килер, ак тунлы кыш та.Китә башлады бездән инде кошлар;Алар

Слайд 8Бармак уены.
1. Бу бармак - кыяр,
Бусы -кәбестә,
Бу бармак-

кишер,
Бусы – чөгендер,
Ә бусы суган булды –
Менә чиләгем тулды.
(бармакларны йодрыклыйлар)

2.Бу бармак - кабак,
Бу бармак - борыч,
Бу бармак - кыяр,
Бу бармак - суган,
Бу бармак – чөгендер,
Бу бармак –сарымсак,
Бу бармак –баклажан,
Бу бармак –помидор,
Бу бармак –бәрәңге.
Бик тиз җыеп бетердек,
Ярый әле өлгердек.
Яңгырлар бик килеште
Яшелчәләр тиз үсте.
.

Бармак уены.1. Бу бармак - кыяр,Бусы -кәбестә,   Бу бармак- кишер, Бусы – чөгендер,

Слайд 9Табышмаклар
  Берсе яшел келәм тукый,
Берсе сарыга мана.
Берсе ак мамыгын түши,
Ә берсе җыеп

ала. (Ел фасыллары)
 
Беркемгә дә күренмичә,
Җыр көйләргә ярата.
Көзге сары яфракларны,
Тирә – якка тарата. (Җил)
 
Һәр көн диярлек,
Елап яшь коя.
Килгән кошларны,
Көньякка куа. (көз)
 
Озын, яшел - түтәлдә.
Сары, тозлы – кисмәктә. (Кыяр) Үсеп утыра бер чүлмәк,
Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)
 
 
 
Табышмаклар  Берсе яшел келәм тукый,Берсе сарыга мана.Берсе ак мамыгын түши,Ә берсе җыеп ала. (Ел фасыллары) Беркемгә дә күренмичә,Җыр

Слайд 10ДИДАКТИК УЕННАР
1. «Серле тартма”.
Максат: Балаларның сөйләм телен үстерү, диалог төзеп сөйләү

күнекмәләрен ныгыту. Сүз байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне, хәтерне үстерү.
Җиһазлау: матур итеп бизәлгән тартма, яшелчәләр, җиләк-җимеш рәсемнәре яки муляжлары. Уен барышы: Балалар бер-бер артлы чыгып серле тартмадан яшелчәләр, җиләк-җимеш муляжларын алалар, исемнәрен әйтәләр һәм урыннарына утыралар.
Уенның кагыйдәләре:
1. Яшелчә, җиләк-җимешнең исемен ашыкмыйча һәр авазны ачык итеп кычкырып әйтергә.
2.Сандыктан бары тик бер гена яшелчә, җиләк-җимешне алырга һәм иптәшләреңә күрсәтергә кирәк.
2. “Җиләк - җимеш, яшелчә кибетендә”.
Максат: яшелчәләр һәм җиләк – җимешне ( кишер, суган, кыяр, кәҗестә, бәрәңге) төркемли белү. Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне үстерү, мөстәкыйльлек тәрбияләү.
Җиһазлау:, яшелчәләр, җиләк – җимеш рәсемнәре (муляжлары).
Уен барышы: Бер бала кибетче була. Балалар чиратлашып кибеттән әйберләр алалар.
Сөйләм үрнәге: Кызыл,зур, баллы,чиста ...кирәк. (Кибетче нәрсә турында сүз барганын аңлап сораган әйберне- алманы бирергә тиеш).
Сатып алучы бала кибетче була, ә кибетче булган бала сатып алучыга әйләнә.
-Яшел,зур,тәмле,чиста....кәбестә.
-Сары,кечкенә,баллы,пычрак....кишер.һ.б.
Уенның кагыйдәләре:
1.Сатып алучы бала әйберне төгәл итеп тасвирларга тиеш.
2.Уенда рольләр бер-бер артлы алышынып тора.
3.Чиратың үткәч урыныңа барып утырырга кирәк.

3. “Сүзләр төзибез”.
Максат: Сүзлек байлыгын арттыру, игътибарлылыкны, иҗади фикерләүне, хәтерне үстерү, мөстәкыйльлек тәрбияләү. Иҗекләрдән сүзләр төзү күнекмәләрен ныгыту.
Уен барышы: Балалар уртага чыгып түгәрәккә басалар. Тәрбияче туп тотып түгәрәк уртасына керә балага туп бирә һәм сүзнең беренче иҗеген әйтә. Бала сүзне төзеп бетерә һәм тупны тәрбиячегә бирә. Уен шулай дәвам итә. Мәсәлән: ал-ма, ки-шер, кы – яр,су - ган һ.б.
Уенның кагыйдәләре:
1.Тәрбиячене игътибар белән тыңларга кирәк.
2.Уенны ял минутларында да уйнарга мөмкин.
ДИДАКТИК УЕННАР1. «Серле тартма”.Максат: Балаларның сөйләм телен үстерү, диалог төзеп сөйләү күнекмәләрен ныгыту. Сүз байлыгын арттыру, игътибарлылыкны,

Слайд 11Балалар бакчасында театральләшкән тамаша “Көзге бакчада”

(Уртанчылар һәм зурлар төркеме балалары өчен)
Катнашучылар:балалар, ата – аналар.
Алып баручы. Борын – борын заманда Балык – бистәсе районы, Олы Елга авылында яшәгән ди әби белән бабай. Аларның бик матур кызлары бар икән. Асраганнар мәче белән эт, алар булган бик тә дус. Беркөн бабай бакчада яшелчә утыртырга уйлаган.
Бабай. – Бакчама яшелчә утыртырга кирәк. (өй каршындагы урындыкка утыра)
Лаеклы ялда мин хәзер,
Көн буе тик ятам.
Яшелчә утыртыйм әле,
Эш булыр ичмасам.
Алып баручы. Бабай бакчаны казыган, җирне тырмалаган һәм яшелчә орлыклары утырткан. (бабай казыган, тырмалаган, орлык утырткан хәрәкәтләр башкара)
Бабай. Эшләп арыдым, азрак ял итеп алыйм. (бабай өйгә кереп китә)
Күңелле көй уйный, әтәч кычкыра, бабай өйдән чыга.
Бабай. Кызым яшелчәгә су сип әле, чүпләрен дә утарсың.
Кыз. Хәзер бабакаем. (йөгереп чыга)
Яшелчәгә су сибәм,
Ул тизрәк үссен өчен.
Чүпләрен дә утармын,
Кызганмый бер дә көчем. (су сибү, чүп утау хәрәкәтләре ясый)
Бабай. Рәхмәт кызым, тырыштың.
Бакчага кошлар очып төшләр, очып йөриләр.
Кош. Бигрәк тамагым ачты,
Бакчага төшим әле.
Бабакай чәчкән орлыкны,
Мин авыз итим әле.(кошлар орлыкны чүпләгән хәрәкәтләр ясыйлар)
Балалар бакчасында театральләшкән тамаша “Көзге бакчада”          (Уртанчылар һәм

Слайд 12Бабай. Акбай, бакчага кошлар төшкән, кошларны куарга кирәк.
Акбай.(өреп чыга) Һау –

һау – һау
Мин бик уяу.
Кошлар монда килмәгез,
Яшелчәгә тимәгез.(кошларны куа, кереп китә)
Алып баручы. Менә алтын көз дә килеп җиткән. Бакчада яшелчәләр өлгергән.
Тезелеп баскан балалар яшелчәләр турында шигырьләр сөйлиләр.
Кирилл. Мин бәрәңге, бәрәңге,
Менә мине күр әле.
Сап – сарыдыр төсем,
Ничек тырышып үстем.
Зәмирә. Карагыз әле бер генә,
Менә миңа кабакка.
Турап куйсагыз сыймыйм,
Хәтта иң зур табакка.
Ранил. Яшелчәләр арасында,
Мин дә үсәм бит туган.
Суык тимәсен дисәң,
Күбрәк утырт син суган.
Чулпан. Мин – помидор - светофор,
Мин пештем кызарып.
Туктыйлар да сокланалар,
Китә алмыйлар кузгалып.
Ислам. Яшелчәләр арасында,
Иң тәмлесе – мин кыяр.
Җәй буена ашап туйгач,
Калганын тозлап куяр.
Бабай. Акбай, бакчага кошлар төшкән, кошларны куарга кирәк.Акбай.(өреп чыга) Һау – һау – һау

Слайд 13Сөмбел. Кат – кат тунлы, карыш буйлы,

Мине генә карагыз.
Барысыннан да матур,
Мин кәбестә апагыз.
Кәрим. Мин чөгендер кешеләргә ,
Бик күп файда китерәм.
Кешедәге авыруларны,
Вакытында бетерәм.
Мөслимә. Менә мине күрегез
Кишер генә димәгез.
Мине ашаган кешенең,
Тешләре нык белегез.
Азалия. Мин шалкан, шалкан, шалкан,
Яңгыр сулары эчтем.
Кояш нурында үстем,
Зур булып үстем.
Балалар көз кызы Сөмбелә белән “Көз, көз әйт әле” җырлы – биюле уенын башкаралар.
Алып баручы. Беркөнне бабай яшелчәләрне карарга дип бакчага чыккан, ни күзе белән күрсен шалкан зур булып үскән. Бабай шалканны тартырга тотынган.(бабай йорттан чыга, шалканны әйләнеп чыга, тартып карый, тарта алмый)
Бабай. Ай – яй шалкан зур үскән,
Мине дә узып киткән.
Көчем җитми тартырга,
Кирәк әбине чакырырга.
Әби, кил әле шалканны тартырга булыш әле.(Йорттан әби чыга, шалканны күреп шаккаткан хәрәкәтләр ясый. Бабай белән әби шалканны тарталар)
Әби.Бабакайның хезмәте,
Бер дә бушка китмәгән.
Сөмбел. Кат – кат тунлы, карыш буйлы,        Мине генә карагыз.

Слайд 14 Чыгарып булмас тартып,

Кызыма дәшим әле.
Кызым, кил әле, шалканны тартырга булыш әле.
Кыз. Киләм әбием.(шалканны әйләнеп чыга)
Шалканны үстерергә,
Мин дә ярдәм иттем.
Су сиптем, чүп утадым,
Бер дә тик ятмадым.(бабай, әби, кыз шалканны тарталар, тартып чыгара алмыйлар)
Кыз. Акбай кил әле, шалканны тартырга булыш әле.(Акбай чыга, шалканны тарталар, тартып чыгара алмыйлар)
Акбай. Бабай чәчкән орлыкны,
Кошлардан мин сакладым.
Бер дә йокы күрмәдем.
Ә шалканы, шалканы,
Тартып чыгарып булмады.
Мырау кил әле, шалканны тартырга булыш әле. (Мырау чыга, шалканны тарталар, тартып чыгара алмыйлар)
Мырау. Мин Мырауҗан-
Булам нәфис затлардан.
Мондый зур шалканны,
Һич тә тарта алмам.
Чи – чи кил әле, шалканны тартырга булыш әле. (Чи – чи чыга, шалканны тарталар)
Алып баручы. Бабай шалканга, әби бабайга, кыз әбигә, Акбай кызга, Мырау Акбайга, Чи – Чи Мырауга тотынып шалканны тарталар икән, тарталар икән, тартып та чыгарганнар.
Чи – Чи. Барыбыз да җыелдык,
Тырышып эшләп алдык.
Күмәк көч белән шалканны,
Җирдән тартып чыгардык.
“Дустым бар” җырын түгәрәктә җырлап әйләнәләр.
Чыгарып булмас тартып,     Кызыма дәшим әле.Кызым, кил әле,

Слайд 19Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

Игътибарыгыз өчен зур рәхмәт!

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть