Слайд 1Кемнәр генә каләм тотмаган да,
Кемнәр генә шигырь язмаган.
Язганнарның һәрберсенә дә,
Бөек шагыйрь
Слайд 2Рафис Корбан
Балалар шагыйре, драматург, язучылар берлеге рәисе
Слайд 3 Рафис Корбан (Корбанов Рафис Харис улы) 1957 елның 1нче гыйнварында
Татарстанның Дөбъяз (1965 елдан Биектау) районы Кече Битаман авылында туа.
Слайд 4
Биектауның биек таулары юк,
Биектауда биек үрләр бар.
Биектауның данын биекләргә
Алып менгән бөек
ирләр бар
Слайд 7Башлангыч белемне туган авылында ала, аннары күршедәге Зур Битаман авылында урта
мәктәпне тәмамлагач, 1974 елда Казан университетының журналистика бүлегенә укырга керә. 1977 елда университетның өч курсын тәмамлап, «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясенә эшкә урнаша
Слайд 8 Буага китеп, ике елга якын «Байрак» исемле төбәк газетасында эшләп
ала.
Слайд 9
1980 елдан ул янәдән Казанда: шәһәрнең автозаправкалар идарәсендә рәссам, 1982 елдан
1989 елга кадәр Татарстан радиосында әүвәл музыкаль тапшырулар, аннан балалар өчен тапшырулар һәм әдәби тапшырулар редакцияләрендә эшли. 1989 елдан соң төрле газета-журнал редакцияләрендә — «Салават күпере»ндә, «Идел»дә, «Әдәби җомга» газетасында, Татарстан азучыларының әдәби фонды идарәсендә, төрек-татар газетасы «Заман»да, «Шәһри Казан»да төрле җаваплы вазифаларны башкара, Казан дәүләт курчак театрының әдәби бүлек мөдире, «Мәгариф» милли нәшрияты мөхәррире, Татарстан китап нәшриятының китап тарату бүлеге мөдире хезмәтендә була. Хәзерге вакытта Рафис Корбан Татарстан китап нәшриятында матур әдәбият һәм балалар әдәбияты редакцияләрен җитәкли.
Слайд 11Р.Корбан башлангыч мәктәптә укыганда, тугыз яшьләрендә чакта ук каләм тибрәтә башлый.
Җиденче сыйныфта укыганда (1971нче ел) «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында шагыйрь Мәхмүт Хөсәен фатихасы белән «Таң көтеп» дигән беренче шигыре басылып чыга.
Слайд 12Яшь ленинчы»да, «Ялкын» журналында, Биектауда чыга торган район газетасында бер-бер артлы
шигырьләре, хәбәрләре, рәсемнәре басыла башлый. Студент елларында, әдәби мохиттә кайнаучы каләмдәшләре киңәше белән, ул тулысынча балалар өчен язуга күчә.
Слайд 131987 елда аның кече яшьтәге балалар яратып кабул иткән «Буран кайда
йоклый?» исемле беренче китабы дөнья күрә.
«Җиде төстә кунакта»
«Сөзгәк болыт» (1991),
«Капкорсак» (1992),
«Капкорсак һәм Бавырсак»
Слайд 14 “Түз инде”
Куянымның бер колагын
Белмим ,кайсы өзгәндер.
Бик тә
авырткандыр инде.
Белмим, ничек түзгәндер?
Түзүен дә түзгәндер ул,
Инде менә моннан соң
Мин сөйләгән шигырьләрне
Ничек итеп тыңлар соң?
Әни эштән кайтсын инде,
Түз куяным, түз генә,
Әниемнән яңа колак
Тектерермен үзеңә!
Слайд 15
Роберт абый Миңнуллин Рафис Корбанның яңа язган шигырьләрен укый.
Слайд 20
Шагыйрь 1993 елда Шәйхи Маннур исемендәге әдәби бүләккә лаек була.
2003
елда Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге бүләк иясе.
Слайд 21Рафис Корбанның балалар драматургиясе, бигрәк тә курчак театрлары репертуарын баету юнәлешендәге
иҗади эшчәнлеге дә игътибарга лаеклы.
«Куркуын җиңгән Куян»
«Бардым күлгә, салдым кармак»
«Ак күлмәктә кара елан»
«Керпе малае дуслар эзли»
«Патша кызы һәм җырчы»
Слайд 22 “ Тыныч булыгыз.”
Су керүе рәхәт тә соң
Җәйге кызу челләдә!
Йөзә
белмәсәм дә тормыйм
Ялынып беркемгә дә.
Тирәнгә дә кереп китәм,
Тормыйм әле сакланып.
Чөнки йөзәм крокодилның
Мин үзенә атланып.
Крокодил дигәч тә, алай
Уйламагыз әллә ни.
Чын түгел ул, аны бары
Өреп кабартты әни.
Слайд 23Р.Корбан лирик һәм публицистик шигырьләр, җыр текстлары авторы буларак та билгеле
Слайд 24Рафис Корбан — 1990 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Слайд 26 Дуслар-каләмдәшләр.
Х.Әюпов, Р.Корбан, Р.Кукушкин, С.Шәмси (сулдан уңга.)
Слайд 27
Рафис абыйның шигырьләрен генә түгел, үзен дә бик ярата балалар.
Слайд 28 “Ташбака”
Ташбаканы кызганам мин.
Ярдәм итәр идем дә...
Үз өен һаман күтәреп
Йөртә мескен
иңендә.
Бер явызы алып китә
Күрмәсен тагын диеп,
Шулай күтәреп йөртәдер
Инде, мөгаен, өен.
Соң, ул ташны кемгә кирәк
Диеп беләдер инде?
Һәркемгә өй кадерле шул,
Шуңа күрәдер инде.
Ташбаканың хәлен белдем.
Башкалар да аңлыйдыр-
Өен күтәреп барганга
Кызу йөри алмыйдыр.
Ничек керпе курыкмыйча
Яши, димсез, урманда?
Ник курыксын, кигән туны
Гел инәдән торганда
Бар да ерткыч булсалар да
Күршеләре керпенең,
Энәләргә чәнчеләсе
Килмидер һичберсенең.