Презентация, доклад на тему Проектная работа на тему: Алар Җиңү алып кайттылар

Содержание

Проектның максаты: 1. Бөек Ватан Сугышында катнашкан авылдашлар турында мәгълүмат җыю; 2.Информация җыю буенча эзләнү эшләре алып бару; 3. Бүгенге тыныч тормышыбызның, бәхетле балачагыбызның бәясе-нә төшенү, сугыш һәм тыл батырларына карата хөрмәтле булу, Ватанны

Слайд 1


Алар Җиңү алып

кайттылар
Предмет: Әйләнә – тирә дөнья

Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы
«Пучы урта гомуми белем бирү мәктәбе»

Проектны эшләүчеләр : 2 класс укучылары : Зарипова Алина , Имамов Раил, Газизова Гүзәл, Вахитова Әдилә, Марданова Алсу, Марданова Динара.
Проект җитәкчесе : I квалификацион категорияле башлангыч класс укытучысы Шәрәфиева Гүзәлия Галимҗан кызы
2014-2015 уку елы

Алар Җиңү алып кайттылар Предмет: Әйләнә – тирә дөнья Татарстан

Слайд 2Проектның максаты:
1. Бөек Ватан Сугышында катнашкан авылдашлар турында

мәгълүмат җыю;
2.Информация җыю буенча эзләнү эшләре алып бару;
3. Бүгенге тыныч тормышыбызның, бәхетле балачагыбызның бәясе-
нә төшенү, сугыш һәм тыл батырларына карата хөрмәтле булу, Ватанны ярату .
4. Әби-бабайларның, гомумән, авылдашларның Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклары, тырыш хезмәтләре белән танышу; сугышның һәр гаилә өчен зур фаҗига булуына төшенү;
5. Бөек Җиңү һәм Ватан сугышы турында алган белемнәребезне тирәнәйтү, башкаларны таныштыру .

Проектның максаты: 1. Бөек Ватан Сугышында катнашкан авылдашлар  турында мәгълүмат җыю;   2.Информация җыю буенча

Слайд 3Проектның актуальлеге
Озакламый 9 МАЙДА

Җиңүнең – 70 еллыгын
билгеләп үтәчәкбез . 70 ел тыныч тормышта
Яшәү белән без сугыш һәм тыл ветераннарына
Бурычлы. Сугыш һәм тыл ветераннары турында
материал туплап , алар турында мәктәптә чыгыш
ясап аларны тарату, киләчәк буынга калдыру.
Безнең арадан сирәгәеп баралар, шуңа күрә алар
белән очрашулар оештырып күбрәк мәгълумат
туплау, аларга ярдәм итү.
Җиңү алып килгән Сугыш һәм Тыл ветераннарының
Батырлыкларына сокланабыз, алар белән горурланабыз!!!
Проектның актуальлеге     Озакламый  9 МАЙДА  Җиңүнең – 70 еллыгын

Слайд 4Проектның эчтәлеге
План:
1. Проектның максаты.
2. Алар безнең арада. Исемлек булдыру.
3. Мәктәп музеена

экскурсия
4. Мәктәп китапханәсенә экскурсия.
Уку дәресләрендә сугыш чорына туры килгән шигУку дәресләрендә сугыш чорына туры килгән шигырьләрне, хикәяләрне уку.
5.“Бабам истәлекләре”- иҗади эшләр җыю
6.“ Бөек Җиңүгә - 70 ел” рәсем ясау һәм күргәзмә оештыру.
7. “Кирәкми безгә сугыш!” - әдәби-музыкаль кичә үткәрү.
8.Һәйкәл янында булу. Исәннәрнең кадерен бел,үлгәннәрнең каберен бел!!!
 9. Җиңү җырын
Проектның эчтәлегеПлан:1. Проектның максаты.	2. Алар безнең арада. Исемлек булдыру.3. Мәктәп музеена экскурсия4. Мәктәп китапханәсенә экскурсия. Уку дәресләрендә

Слайд 5 Без яулаган Бөек бу Җиңүнең Даны мәңге сүнмәс, сүрелмәс!
Без яулаган

Бөек бу Җиңүнең
Даны мәңге сүнмәс, сүрелмәс!
Кан коюлы һәм җимергеч сугышның соңгы бәрелешләреннән безне күп еллар аерып тора. Ничәнче тапкыр инде безнең җиребезгә тыныч яз килә! Әмма сугыш еллары бездән никадәр ерагая барса да, халык батырлыгының бөеклеген, фашизмны җиңүнең дөнья күләмендәге тарихи әһәмиятен беркем дә һәм берни дә инкарь итә алмый. Без Җиңү өчен бик кыйммәт түләдек. Сугыш 27 млн. ватандашыбызның гомерен алып китте. Шуларның 320 меңе – безнең якташларыбыз. Республикабызның 200 улына һәм кызына Герой исеме бирелде. Шуларның 5се – безнең районнан.
Явыз дошманга каршы көрәшкә безнең авылдан 403 ир – егет китә. Шушы китүдән туган авылыбызга 202 авылдашыбыз кире кайтмады, изге җир өчен башларын салдылар. Илебез бәйсезлеге өчен барган көрәштә авылдашларыбыз Балтик буе, Мәскәү, Төньяк Кавказ, Белоруссия, Ерак Көнчыгыш, Япон, Байкал арты, Украина, Сталинград, Волхов, Төньяк Поляр атры һ.б. фронтларда катнашып, Польша, Чехославакия, Венгрия, Воронеж, Варшава, Орлов, Краков, Благовещенск, Калинин, Витебск, Смоленск, Львов шәһәрләрен фашистлардан азат итүдә геройларча сугыштылар.
 
 
Без яулаган Бөек бу Җиңүнең Даны мәңге сүнмәс, сүрелмәс!   Без яулаган Бөек бу Җиңүнең

Слайд 6Безнең Пучы авылыннан Бөек Ватан сугышына 403 кеше китә, шуның бары

201 генә туган ягына әйләнеп кайта

Илнең азатлыгын сакларга районыбыздан 20432 кеше сугышка китә, шуның 11000нән артыгы сугыш кырларында ятып кала

Бүгенге көндә 2 ветераныбыз исән: Шарифуллин Шәрхем абый,Шайхразиева Халиса апа.

Безнең Пучы авылыннан Бөек Ватан сугышына 403 кеше китә, шуның бары 201 генә туган ягына әйләнеп кайта

Слайд 7Мәктәп музеенда без Сугыш һәм тыл ветераннары турында ясалган стендлар белән

таныштык.


Ватанны фронтта гына түгел, тылда да саклаганнар. Кырларда, тылда күпме хатын-кыз, карт-коры, бала-чага эшләгән. Шуңа күрә Җиңүне алардан башка күз алдына китереп булмый. Сугышта табибларның да өлеше зур булган. Алар кешеләрнең гомерләрен саклап калганнар, солдатларны кире сугышка кайтарганнар. Туган илне азат итү өчен бөтен халык эше булганга күрә “алар Ватанны сакладылар” дигәндә, без ул сугыш еллары халкын күз алдында тотарга тиешбез: халыкның тырышлыгы бушка китми: күптән көтелгән җиңү көне килә. Бу көн халкыбыз күңелендә мәңге онытылмас көн булып уелып кала.

Мәктәп музеена экскурсия

Мәктәп музеенда без Сугыш һәм тыл ветераннары турында ясалган стендлар белән таныштык. Ватанны фронтта гына түгел, тылда

Слайд 8Музейда бик күп материал тупладык
Сугыш елларында авылыбызның хатын – кызлары,

яшүсмерләр һәм апалар тылда кулларыннан килгәнчә оекбашлар, перчаткалар бәйләделәр, батыр солдатларга кулъяулык чиктеләр, бәрәңге киптерделәр, акчалата ярдәм иттеләр. Миргалимова Гөлсайра, Талипова Нурикамал, Мөхәммәтова Әминә, Гыйләҗетдинова Тәгъзимә, Фәррәева Халидә, Нурлыгаянова Мәмдүдә, Хәмбәлова Әминә, Нәгыймова Кәүсәрия, Хакова Дөрлеҗинан, Хөҗҗәтова Гәндәрә, Шәмсетдинова Нурия апалар үзләре өчен дә, сугышка киткән ирләре өчен дә армый – талмый эшләделәр.
 
Музейда бик күп материал тупладык Сугыш елларында авылыбызның хатын – кызлары, яшүсмерләр һәм апалар тылда кулларыннан килгәнчә

Слайд 9Музейда сугыш экспонатлары

Музейда сугыш экспонатлары

Слайд 10Заманов Миргаяз Заман улы
(1921- 2015)

Заманов Миргаяз Заман улы (1921- 2015)

Слайд 11Хөрмәтле ил агасы
Заманов Миргаяз

Заман улы 1921 елның 7 сентябрендә Иске Кадермәт авылында дөньяга килә. 1940 елның сентябрендә армия хезмәтенә алына. Төркмәнстанда Иран-Әфганстан чигендә чик сакчысы була. Сугыш башлангач, 9нчы застава солдатларын Ош шәһәреннән Мәскәүгә озаталар. Анда ул 1941 елның 7 ноябрь көнне Октябрь революциясенең 24 еллык бәйрәме уңаеннан Кызыл Мәйданда узган парадта катнаша. Шуннан ук фронтка алгы сызыкка җибәрелә. Иң элек Мәскәү яны сугышларында, аннан Төньяк Кавказда булган дәһшәтле бәрелешләрдә сугышып, Орджаникидзе шәһәрен саклаганда каты яралана. Хәрби хастаханәдә дәваланып чыккач Кавказны, Дондагы Ростов шәһәрен, Белоруссия, Польша җирен азат итүдә катнаша. Җиңү көнен Польшаның Краков шәһәрендә каршылый. 1947 елның мартында туган авылына әйләнеп кайта. Сугыштагы батырлыклары өчен Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, “Батырлык өчен”, “Германияне җиңгән өчен”, “Кавказ оборонасы өчен”, “Мәскәү оборонасы өчен” һәм күп санлы юбилей медальләренә лаек була.
 
2014 нче елның 26 нчы декабрендә вафат була.
Хөрмәтле ил агасы        Заманов Миргаяз Заман улы 1921 елның 7

Слайд 13Алар илгә Җиңү алып кайтты!!!
Китапханәдә Сугыш турында китаплар белән таныштык. Ибраһимов

Исмәгыйль Ибраһим улы - бабам турында “Алар Җиңү алып кайтты” китабында язганнар.
Ибраһимов Исмәгыйль Ибраһим улы
Алар илгә Җиңү алып кайтты!!!Китапханәдә Сугыш турында китаплар белән таныштык. Ибраһимов Исмәгыйль Ибраһим улы - бабам турында

Слайд 1490- яшьлек юбилеең белән белән!

Җиңү бәйрәме белән!

90- яшьлек юбилеең белән белән!   Җиңү бәйрәме белән!

Слайд 15Бабам белән горурланам!
Ибраһимов Исмәгыйль Ибраһим улы
Ибраһимов Исмәгыйль Ибраһим улы –

1924 нче елда Актаныш районы Әнәк авылында туган. Бөек Ватан сугышына 1943 нче елның 8 февраленнән 1944 нче елның 25 нче октябренә кадәр катнаша. “За боевые заслуги”, “За победу над Германией” орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә.

Бабам белән горурланам! Ибраһимов Исмәгыйль Ибраһим улыИбраһимов Исмәгыйль Ибраһим улы – 1924 нче елда Актаныш районы Әнәк

Слайд 16Шәйхразыева Халисә Шәйхезадә кызы
Шәйхразыева Халисә Шәйхезадә кызы –
1924 нче елда

Калинин районы Әтрәкле авылында туган. Бөек Ватан сугышына 1943 нче елда китә. Төньяк һәм Белоруссия фронтларында артиллериянең зенит полкында сугыша. “Батырлык өчен” медаленә лаек була.

Шәйхразыева Халисә Шәйхезадә кызыШәйхразыева Халисә Шәйхезадә кызы – 1924 нче елда Калинин районы Әтрәкле авылында туган. Бөек

Слайд 17Шәйхетдинов Әнис абый
Шәйхетдинов Әнис – 1926 нчы елда Зөбәер авылында

туган. Бөек Ватан сугышына 1943 нче елда алына. Украина фронтында катнаша. “Ватан сугышы” ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Шәйхетдинов Әнис абый Шәйхетдинов Әнис – 1926 нчы елда Зөбәер авылында туган. Бөек Ватан сугышына 1943 нче

Слайд 18Галиев Муллахмәт Муллагали улы
Галиев Муллахмәт Муллагали улы – старшина. 1920 нче

елда Мөслим районы Исәнсеф авылында туган. Бөек Ватан сугышында 1941 нче елның августыннан 1944 нче елның октябренә кадәр катнаша.
“II дәрәҗә Дан ордены”, “Кызыл Йолдыз” (2), Бөек Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.
“ 1941 нче елның октябрендә Мәскәүгә Ржев шәһәре аша чигенәбез. Урам тулы үлгән кешеләр. Иделне тар гына күпер аша чыктык. Немецлар туктаусыз бомбага тоталар. Шунда бик күп иптәшләребезне югалттык. Бу безнең беренче тетрәнү булды. Икенче тетрәнү 1943 нче елның җәендә Украинаның Сумы шәһәрен азат иткәч булды. Шәһәрдәге бер мәйданда олы бер чокыр. Фашистлар шәһәр халкын шул чокырга тере килеш күмгәннәр, чокыр өсте өч көн буе селкенеп торган. Без шәһәргә байтак вакыт үткәч кергән булсак та, чокыр безнең күз алдыбызда да селкенеп торган кебек иде”, - дип искә ала Муллахмәт абый ул дәһшәтле елларны.
Галиев Муллахмәт Муллагали улыГалиев Муллахмәт Муллагали улы – старшина. 1920 нче елда Мөслим районы Исәнсеф авылында туган.

Слайд 19Бөек Җиңүгә-70 ел!
1.Патриотлар тәрбиялибез!!! Мәктәбезнең түрендә Бөек Җиңүгә багышланган күргәзмә ясалган.Анда

безнең Армия сафларында хезмәт итүче абыйларыбыз белән таныштык!
2.Бөек Җиңүгә - 70 ел!!!
Һәр авылның, һәр төбәкнең үзенең горурланырдай шәхесләре була. Безнең Әнәк авылыныннан горуланырлык шәхесләребез күп. Шуларның берсе – Нур Баян Галим улы. Нур Баян- патриот- шагыйрь.


Фронттагы батырлыклары өчен ул Беренче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. Авыр сугыш шартларында да иҗат итүдән туктамый, патриотик шигырьләр яза, поэма һәм либретто өстендә эшләвен дәвам итә. Ләкин Җиңү көненә нибары унбиш көн кала, 1945 елның 23 апрелендә, Австрияне азат итү өчен барган соңгы сугышларның берсендә Совет Армиясе подполковнигы, шагыйрь Нур Баян батырларча һәлак була.

Бөек Җиңүгә-70 ел!1.Патриотлар тәрбиялибез!!! Мәктәбезнең түрендә Бөек Җиңүгә багышланган күргәзмә ясалган.Анда безнең Армия сафларында хезмәт итүче абыйларыбыз

Слайд 20
Безгә тынычлык кирәк!!!
Башлангыч класс
Укучылары белән “Бөек Җиңүгә- 70 ел” темасына

рәсемнәр ясадык һәм күргәзмә оештырдык.
Безгә тынычлык кирәк!!!Башлангыч класс Укучылары белән “Бөек Җиңүгә- 70 ел” темасына рәсемнәр ясадык һәм күргәзмә оештырдык.

Слайд 21 Без ел саен 9 нчы май көнендә Бөек Җиңүгә

багышланган бәйрәм парадына барабыз. Анда күкрәкләренә орден, медальләр таккан чал чәчле ветераннар-ны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Алар безнең авылда сирәгәеп баралар,

Исәннәрнең Кадерен бел, Үлгәннәрнең каберен бел!!!

Без ел саен 9 нчы май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадына барабыз. Анда күкрәкләренә

Слайд 22Алар безгә җиңү китерде
Без ел саен 9 нчы май

көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадына барабыз. Анда күкрәкләренә орден, медальләр таккан чал чәчле ветераннар-ны күргәч, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен рәхмәт хисе уяна. Алар безнең авылда сирәгәеп баралар.

Чал чәчләреннән сыйпыйсы, дөньядагы иң матур сүзләр белән юатасы, мең рәхмәт әйтәсе килә аларга! Дөньяда яшәүче барлык кешенең бер теләге бар – туган илдә тынычлык булсын! Аларга мәңгелек дан һәм мәңгелек хөрмәт!

Алар безгә җиңү китерде  Без ел саен 9 нчы май көнендә Бөек Җиңүгә багышланган бәйрәм парадына

Слайд 23Җирдә тынычлык хакына
Мәктәп күләмендә үткәрелгән “ Җирдә тынычлык хакына” темасына багышланган

шигырь конкурсында 2 класс укучылары: Вахитова Әдилә, Зарипова Алинә катнаштылар һәм уңышлы чыгыш ясадылар.
Җирдә тынычлык хакынаМәктәп күләмендә үткәрелгән “ Җирдә тынычлык хакына” темасына багышланган шигырь конкурсында 2 класс укучылары: Вахитова

Слайд 2470 ел тыныч тормыш!!! Тынычлыкның кадерен белик!
Без тынычлык яклы!
Кирәкми безгә сугыш

!

Кирәкми безгә кан кою, Илебез зур, җиребез киң,
Кирәкми безгә сугыш! Хисапсыз байлык бездә!
Безнең теләк якты, матур, Җир өстендә, җир астында,
Тыныч хезмәт һәм тормыш.
Әхмәт Исхак

70 ел тыныч тормыш!!! Тынычлыкның кадерен белик!Без тынычлык яклы!Кирәкми безгә сугыш !Кирәкми безгә кан кою,

Слайд 25Безнең нәтиҗә
1941- 1945
1945- 2015

Безнең нәтиҗә  1941- 1945 1945- 2015

Слайд 26Проектның нәтиҗәсе :
1. Укучылар эзләнү нәтиҗәсендә Бөек Ватан
Сугышында катнашкан

авылдашлар турында
мәгълумат тупладык.

2. Тыныч матур тормыш белән без Сугыш
Ветераннарына һәм тыл ветераннарына
бурычлы икәненә төшендек.

3. Бөек Җиңүне якынайткан авылдашларыбыз
Белән горурлану хисләре уянды.

4. Без өйрәнгән материалны киләчәк буынга
тапшыру өчен барысын да эшләрбез дигән
Теләк туды. Киләчәктә илебезнең тынычлыгын
саклаучылары булырбыз.


Проектның нәтиҗәсе : 1. Укучылар эзләнү нәтиҗәсендә Бөек Ватан Сугышында катнашкан авылдашлар турында мәгълумат тупладык. 2.

Слайд 27Кулланылган әдәбият:
О.Н.Федотова . Әйләнә-тирә дөнья. 2 класс .г. Москва 2012г.
2.

Они сражались за Родину.
3. М.Мәхдиев.БЕЗ- 41 ел балалары.
4. Ә.Исхак. Кирәкми безгә сугыш.
5. К.Идрисова.Нур Баян
Алар безгә Җиңү китерде.
Фон http://fc09.deviantart.net/fs14/i/2007/076/1/c/Gold_Metal_
Wrinkled_Paper_by_Enchantedgal_Stock.jpg

Кулланылган әдәбият:О.Н.Федотова . Әйләнә-тирә дөнья. 2 класс .г. Москва 2012г.2.  Они сражались за Родину.3.  М.Мәхдиев.БЕЗ-

Слайд 28Бөек Җиңүгә- 70 ел”-темасына ясалган рәсемнәр
Бөек Җиңүгә – 70 ел”

темасына ясалган Рәсемнәр.
Бөек Җиңүгә- 70 ел”-темасына ясалган рәсемнәр Бөек Җиңүгә – 70 ел” темасына ясалган   				Рәсемнәр.

Слайд 29Зарипова Алинә

Зарипова Алинә

Слайд 30Имамов Раил

Имамов Раил

Слайд 31Укучыларның күмәк эше

Укучыларның күмәк эше

Слайд 32Марданова Алсу

Марданова Алсу

Слайд 33Вахитова Әдилә

Вахитова Әдилә

Слайд 34Газизова Гүзәл

Газизова Гүзәл

Слайд 35Марданова Динара

Марданова Динара

Слайд 36Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть