Эшләде : 3 класс укучылары
Җитәкчесе: I категорияле башлангыч
сыйныфлар укытучысы
Газизова Гульсирин Раисовна
Мәктәпнең филиал җитәкчесе: Инсапова Л.Т.
Телефон: 8(85592) 4-56-23
Эшләде : 3 класс укучылары
Җитәкчесе: I категорияле башлангыч
сыйныфлар укытучысы
Газизова Гульсирин Раисовна
Мәктәпнең филиал җитәкчесе: Инсапова Л.Т.
Телефон: 8(85592) 4-56-23
Кереш
Без табигатьне, кошларны яратабыз. Безгә кошларны күзәтү ошый. Без кошлар турында кайгыртабыз: кыш көне өебез янында агачта җимлекләр элдек , яз җиткәч оялар куябыз. Без кошларны клеткада тотучыларга каршы. Алар иркендә очарга тиеш, үзләренең сайраулары белән безне сөендерергә тиеш.
Җир шарында 9600 төрле кош яши. Татарстанда 200 төрдән, кыш айларында 40 лап төр кош очратырга була. Кошлар һавада очарга җайлашканнар. Шуңа күрә алар кеше аягы басмаган урыннарда да яшиләр. Бер илдән икенче илгә, таулар, урманнар һәм диңгезләр аша күчеп китү кошлар өчен авыр түгел. Кошлар бик тиз очалар:
Яр карлыгачы (керәшә) 1 сәг. – 150 км.
Карлыгач – 90 км.
Сыерчык – 80 км.
Карга – 50 км.
Чыпчык – 30 км.
Кошлар зарарлы бөҗәкләрне чүпләп авыл хуҗалыгына зур файда китерәләр. Миллионлаган төп ашлыкны бөҗәкләрдән саклап калалар.
Кошларның күзләре, колаклары сизгер. Күпчелек кошлар бер урында гына яшәмиләр. Елның вакытына һәм табигый шартларның үзгәрүенә карап, алар бер урыннан икенче урынга күчеп йөриләр. Бала чыгару өчен җылы яклардан безнең якларга очып киләләр. Бу кошлар күчмә кошлар дип атала. Ә салкын кышларда бездә кышлаучы кошлар торак кошлар дип атала.
Экскурсияларга барабыз, фотосессия үткәрәбез.
Эзләнү,
тәҗрибәләр оештырабыз.
Иң актив укучыларны билгеләп китәбез.
Кош җимлекләре, ата-аналар ярдәмендә кош оялары ясыйбыз.
Кошлар темасына иншалар, рәсем, кул эшләре күргәзмәсе оештырабыз.
2. Аяклары озын булгач,
Йөриләр биеп кенә.
“Туган җирләрдә күбрәк
Тор-рыйк без”,-- диеп кенә. (Торна)
3. Кулы юк , балчык ташый, балтасы юк, өй
ясый. ( карлыгач)
4.Икенче төрле аны былбыл диләр.
( сандугач)
5. Басу-кырларда сайрый, оясын җиргә кора
( тургай)
Кыш җиттеме- кошлар өчен
Без ашханә ачабыз.
Һәм кошларга эндәшәбез:
-Рәхим итеп, ашагыз!
Җимлек ясап бирде миңа абыем.
Шунда хәзер кошлар өчен
Җимнәр сибәм мин.
Бире килә күк күгәрчен,
Песнәк һәм чыпчык,
Җыелалар бер-бер артлы
Пыр-пыр очынып.
Ашап туйгач китә алар
Төрле якка.
Тик күгәрчен генә кала
Иң азакка.
Ул да туйган,
Биегән күк уйнап йөри.
Миңа рәхмәт әйткән сыман
“Гөлдергү”,- ди.
Күп санда:
- карга
- күгәрчен
- чыпчык
- акчарлак
- саескан
- песнәк
Озын, каты каурыйлар кошларга очар өчен кирәк.
Кәгазь бите очларыннан алып өреп карадык, берникадәр вакыт кәгазь бите һавада эленеп торды. Димәк , очу күтәрү көченә бәйле , канат өсте һәм канат астындагы һава басымындагы аерма очарга мөмкинлек бирә.
Без каурыйны суга салдык , ә каурый юешләнмәде. Димәк, кошлар каурыйлары өслеге нәрсә белән булса да сыланган (майга охшаган). Каурыйның каты өлешен кисеп карадык – эче куыш. Димәк, аның эчендә һава, шуңа күрә каурый җиңел.
Карлыгач җиргә бик сирәк төшә. Ул хәтта суны да очкан килеш кенә томшыгы белән
чумырып ала.
Күке баласы, йомыркадан чыгуга, үзе белән бергә дөньяга килгән кош балаларын оя-
дан кысрыклап чыгара башлый. Ни өчен дисезме? Чөнки күке бик күп ашый. Ояда бер
үзе калса, ризык күкегә генә эләгә.
Тургай очканда сайрый. Көчле җил яисә салкын булганда гына җиргә төшеп сайрарга
мөмкин.
Торна, башка кошлардан аермалы буларак, агачка кунмый.
Тукраннар бер-берләрен томшыклары белән агачка тук-тук бәргән тавышларыннан
таныйлар. Шуңа күрә тукран үзенең күршесен беркайчан да бутамый, ә чакырылмаган
кунакның тукылдаган тавышына шунда ук колагын торгыза.
АКШның Солт-Лейк-Сити шәһәрендә гадәти булмаган һәйкәл тора: биек грантит ко-
лоннаның башына глобус куелган, аның өстенә ике кош ясалган. Бу- анда килеп чыккан хисапсыз күп саранчаларны бетереп, кешеләрне ачлыктан коткарып калган акчарлаклар хөрмәтенә салынган һәйкәл.
Ләкләк-тавышсыз кош. Алар бер-берсе белән томшыкларын шыкырдатып “сөйләшәләр”.
1.Кош ояларын туздырмыйк.
2.Кошларга рәнҗетмик.
3.Кошларга оялар һәм җимлекләр ясыйк.
4.Кыш көне кошларга азык куйыйк.
«Җир шарыбыз нинди күңелсез булыр иде кошлардан башка! »
Кошларның дуслары булыйк. Кош ояларын саклыйк. Җимлекләр һәм кош оялары куйыйк. Кошлар үзләренең җырлары белән урманнарыбызны һәм болыннарыбызны бизәп торсын!
1 апрель – кошлар көне.
Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.
Email: Нажмите что бы посмотреть