Презентация, доклад Көйнең бар үз моңы, Халыкның бар үз тарихы

Содержание

Проектның төре: информацион-практик юнәлешлеПроектның дәвамлылыгы: 1 ай

Слайд 1“Чык тамчысы” исемендәге мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү оешмасы
Көйнең бар үз

моңы,
Халыкның бар үз тарихы


Тәрбияче: Шамеева Ляйсан Рифкатовна

“Чык тамчысы” исемендәге мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү оешмасыКөйнең бар үз моңы, Халыкның бар үз тарихыТәрбияче: Шамеева

Слайд 2Проектның төре: информацион-практик юнәлешле
Проектның

дәвамлылыгы: 1 ай
Проектның төре:        информацион-практик юнәлешлеПроектның дәвамлылыгы: 1 ай

Слайд 3Проектның максаты:
Татарстанның күпмилләтле республика булуын, биредә милләтләрнең дус,

тату яшәүләрен аңлату. Башка милләт халыкларының гореф-гадәтләре, тарихы, милли мәдәнияты турындагы күзаллауларны формалаштыру.
Проектның максаты:  Татарстанның күпмилләтле республика булуын, биредә милләтләрнең дус, тату яшәүләрен аңлату. Башка милләт халыкларының гореф-гадәтләре,

Слайд 4Проекның бурычлары:
Үз халкының һәм башка милләт халыклары гореф-гадәтләре, йолалары, авыз иҗаты,

милли киемнәре белән таныштыру.
Башка милләт халыкларының культурасы белән кызыксынуларын, эстетик зәвыгын, чагыштыру сәләтен үстерү.
Төрле милләт халыкларының буыннан буынга сакланып килгән искиткеч күптөрле җәүһәрләрен барлау һәм туплау нәтиҗәсендә, төркемдә мини-музей оештыру.
Туган илгә, туган җиргә, туган телгә мәхәббәт, милли горурлык хисләре, башка милләт халыкларына карата дуслык, гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү.
Проекның бурычлары:Үз халкының һәм башка милләт халыклары гореф-гадәтләре, йолалары, авыз иҗаты, милли киемнәре белән таныштыру. Башка милләт

Слайд 5Тататрстан Республикасында яшәүче халыкларның
мәдәнияты, тарихы белән таныштыру перспектив–тематик планы

Тататрстан Республикасында яшәүче халыкларның мәдәнияты, тарихы белән таныштыру перспектив–тематик планы

Слайд 9Максат: Татар халык ашлары турында белемнәрен киңәйтү, халык авыз иҗаты аша

балаларның сөйләм осталыкларын үстерү,татар халык ашларын белдергән сүзләр хисабына сүзлек байлыгын арттыру, дөрес итеп җөмләләр төзергә өйрәтүне дәвам итү, татар теленә хас авазларның әйтелешен ныгыту, пөхтә эшләү күнекмәсен үзләштерү, балаларда халкыбызның күркәм гореф-гадәтләрен, хезмәт сөючәнлек, кунакчыллык, әдәплелек сыйфатларын тәрбияләү.

Җиһазлау: татар милли ризыклары рәсемнәре, уен өчен маскалар, балалар өчен ал япкычлар һәм яулыклар, камыр, такталар, чәй табыны, магнитофон язмалары.

Әдәбият: Исәнбәт Н. “Балалар фольклоры”, Казан, 1984.

Шөгыльнең барышы:
Тәрбияче(Т): - Хәерле иртә, балалар! Карагыз әле, безгә бүген кунаклар килгән. Әйдәгез, бергәләп табигатькә, апаларга хәерле көн телик:
Хәерле иртә,апалар,
Хәерле иртә, агачлар,
Хәерле иртә, кошлар,
Хәерле иртә, дуслар!
-Әйткәнемчә, бүген бездә кунаклар бар. Ә кунакчыллык, ачык
йөзле булу – безнең татар халкының күркәм сыйфатларының
берсе. Кунак өйгә килеп керүгә, хуҗалар аңа хөрмәт күрсәтә
башлыйлар. Урынның түрен бирү, ризыкның иң тәмлеләре белән
генә сыйлау – беренче чиратта. Сезнең дә әниләрегез кунак килсә,
тәмле ризыклар пешерә торгандыр, сездә аларга булышасыздыр.

1бала: Әнием пешермәгән
Ризык юктыр дөньяда.
Кызыгып карап торгач,
Өйрәтә ул миңа да.

“Минем яраткан милли ризыгым”

Максат: Татар халык ашлары турында белемнәрен киңәйтү, халык авыз иҗаты аша балаларның сөйләм осталыкларын үстерү,татар халык ашларын

Слайд 102бала: Ниләр генә белми ул,
Йөзем

белән икмәкләр,
Гөбәдия, кабартма,
Коймаклар, тәбикмәкләр.

3бала: Өчпочмаклар, бәлешләр,
Исемсезләре шактый.
Кыстыбый, пәрәмәчне
Хәтта әти дә мактый!

Т. – Менә нинди уңган безнең әниләребез! Кемнең әнисе нәрсә
пешерә, тыңлап карыйк әле.

Бала: Әни бәлеш (коймак...) пешерә.

Т. -Әйе, әниләрегез бу ризыкларны бар күңел җылысын биреп,
иренмичә әзерли, кунакларны сыйлый. Безнең дә бүген кунакларыбыз бар. Шулай булгач, аларны сыйламыйча булмас.
-Әйдәгез, бергәләп тәмле ризык пешерик, ә нәрсә пешерәсен безгә табышмак әйтер.
Әз генә камыр алсак,
Вак-вак итеп турасак,
Майлы табага салсак,
Нәрсә булыр? (бавырсак).
-Дөрес, балалар, бавырсак пешерербез. Бавырсакны элек-электән безнең әбиләребез муллык, байлык символы итеп пешергәннәр.
-Ә хәзер эшкә әзерләник. Иң беренче нәрсә эшлибез?
-Чәчләрне җыябыз, алъяпкыч киябез, кулларны юабыз.
Балалар киенеп, юынып өстәл янына килә.
-Менә без эш башларга әзер. Бавырсак пешерү өчен нәрсәләр кирәк?
2бала: Ниләр генә белми ул,      Йөзем белән икмәкләр,

Слайд 11Бала: Ак сарайның эчендә
Көмеш су да,

алтын су.
Юк ишеге, тәрәзәсе,
Суларын эчәм дисәң,
Була аны җимерәсе (йомырка).

Бала: Су түгел, сыек, кар түгел, ак (сөт).
-Камыр ашын нәрсәдән башка пешереп булмый (оннан).
Әйе, он да кирәк, тагын бераз гына шикәр комы да өстәсәк,
камыр әзер була.
-Эш өчен тагын ниләр кирәк? (такта, он)
-Эшләү өчен бармакларыбызны язып алыйк:
Хәзер ясыйбыз коймак,
Аннан ясыйк өчпочмак,
Монсы булыр бавырсак,
Ә чәк-чәк вак-вак, вак-вак.
Балалар эше (татар көе яңгырый).

Т. –Алдыгыздагы камырдан бармак юанлыгы бау тәгәрәтәбез, вак кисәкләргә бүләбез һәм алардан кечкенә шарлар әвәлибез. Чиста эшлибез, идәнгә он, камыр төшермәскә тырышабыз. Эшләве күңеллерәк булыр, мәкаль әйтешик.

Балалар: Эше җайлының ашы да тәмле.
Агач җимеше белән, кеше эше белән.
Аз сөйлә, күп эшлә.
Ашыккан – ашка пешкән.
Башлаган эшнең беткәне яхшы.
Эш беткәч, уйнарга ярый.
-Менә бавырсаклар әзер, пешерәсе генә калды. Аны ничек пешерәләр соң?
-Майда кыздыралар.
Бала: Ак сарайның эчендә     Көмеш су да, алтын су.

Слайд 12 -Бик дөрес. Хәзер Алисаның әнисе аларны ашханәгә алып төшеп, пешереп

алып менер.
-Ә без өстәлне җыештырып, кулларны юып, чәй табыны әзерлик.

“Самавыр” уены.

-Ә хәзер табынга рәхим итегез, үзебез пешергән бавырсаклар белән тәмләп чәй эчик. Табын кагыйдәләрен искә төшерик:
-Табында без һәрчак кунак,
Кунак булсаң, тыйнак бул!
Кирәкмәс сүзләр сөйләмә,
Түкмә, чәчмә, җыйнак бул!
Кашык сине ияртмәсен,
Син хуҗа бул кашыкка,
Табында һәркем сынала,
Комсызланма, ашыкма!
Ризыгыңны чәйнәп аша,
Авыз төеп тутырма,
Чапылдатма, күршеләргә
Бәреп-сугып утырма!
Ашаган йөрәккә ятсын,
Яхшырак эшләр башың,
Әйдә, табынга рәхим ит,
Бик тәмле булсын ашың! (В. Хәйруллина).

Балалар кунакларны табынга дәшә, аннары үзләре утыралар.

-Бик дөрес. Хәзер Алисаның әнисе аларны ашханәгә алып төшеп, пешереп алып менер. -Ә без өстәлне җыештырып,

Слайд 13Көтелгән нәтиҗәләр
Балаларның төрле милләт вәкилләре, аларның тормыш-көнкүреше, милли ризыклары, кул эшләре,

уеннары, бәйрәмнәре турында сөйли белергә ирешү.
Төркемдә мини-музей эшчәнлеген дәвам итеп шөгыльләр һәм күңел ачу кичәләрен оештыру.
Үз халкыңның гореф-гадәтләре, йолалары, милли оргаменты турындагы белемнәрне киңәйтү.

Көтелгән нәтиҗәләрБалаларның төрле милләт вәкилләре, аларның тормыш-көнкүреше, милли ризыклары, кул эшләре, уеннары, бәйрәмнәре турында сөйли белергә ирешү.

Слайд 14Татар халкы
мәдәнияте чишмәләре

Татар халкы мәдәнияте чишмәләре

Слайд 15Туган җирем Татарстан

Туган җирем Татарстан

Слайд 16М и л л и к и е м

е
М и л л и   к и е м е

Слайд 17М и л л и р и з ы

г ы
М и л л и   р и з ы г ы

Слайд 18Рус халкы
мәдәнияте чишмәләре

Рус халкы мәдәнияте чишмәләре

Слайд 21Чуваш халкы
мәдәнияте чишмәләре

Чуваш халкы мәдәнияте чишмәләре

Слайд 24Мари халкы
мәдәнияте чишмәләре

Мари халкы мәдәнияте чишмәләре

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть