Көзен һәм кышын алар җимлекләргә еш киләләр. Алар арасында иң эресе
һәм аерылып торганы — зур песнәк. Башка барлык песнәкләрдән яшь-
келт-сары аркасы һәм ачык сары төстәге түше белән аерылып тора. Тү-
шенең нәкъ уртасында — кара юл, башында — кара түбәтәй. Зур песнәк
бер сыйдан да баш тартмый: орлыклар, бөҗәкләр, ит, туңмай — бар да ярый.
Зәңгәр песнәк (лазоревка) яки зәңгәр чыпчык — зур песнәкләрдән бераз кечерәк. Аркасы,
койрыгы, канатлары, бүреге — бар да күк төсле зәңгәр. Чыннан да, күк төсле песнәк, бары тик түше
генә сары.
Озын койрыклы песнәкләр үзләре аерым җыелуны яраталар. Тыныч, шыпырт кош.
Усак һәм каен агачында азык таба. Зур түгел, үзе ап-ак, аркасы гына кара. Томшыклары кыска. Кой-
рыгы чуар, озын саплы кашыкка охшаган.
Тагын бер төрле матур песнәк очрый әле: бүреге, аркасы, койрыгы һәм канатлары күк төстә,
калган җире ак. Анысын ак песнәк дип тә әйтәләр.
Нечкә ботакларда акробатик күнегүләр ясаучы, баштүбән эленеп азык эзләүче кош — кара
песнәк (московка). Өске ягы һәм тамак асты — кап-кара, яңаклары һәм түше ак. Муен өстендәге
ак табына карап, бу песнәкне тану бик җайлы.
Ә менә көрән башлы песнәк (гаичка) — кара песнәккә бик охшаган, муен өстендәге шул
ак табы гына юк. Усак һәм каен орлыкларын бик ярата. Туры килгән бөҗәкне дә ычкындырмый.
Песнәкләр арасында ылыслы агачлар буенча да «белгечләр» бар. Ул — башында кикрик сыман
өскә күтәрелеп торган каурый булганы — бүрекле песнәк (гренадерка). Зарарлы бөҗәкләрне дә юк
итә, нарат, чыршы күркәләрендәге орлыкларга да җитешә.
Барлык песнәкләр дә язын һәм җәен бөҗәкләр белән тукланалар. Көзен һәм кышын гына
алар орлык ашауга күчә.
ПЕСНӘКЛӘР