Слайд 1 Салахиева Миләүшә
Мисхәт кызы
Беренче кв.категорияле укытучы
Казан шәһәре Яңа Савин районының
«Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 143нче урта гомуми белем мәктәбе» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.
Слайд 2Чыгышның темасы:
Башлангыч сыйныфларда татар телен яңа стандартларга туры китереп укыту.
Слайд 3Башлангыч сыйныфларда укытканга күрә, мин үзем укыта торган дәресләрне кызыклы, иҗади-үстерешле
итүдә, уку-укытуның сыйфатын яхшыртуда мәгълүмати технологияләрдән, аерым алганда Microsovt Word, Microsovt Power Point программалары, интернет челтәрләреннән файдалануның мөмкинлекләре зур дип саныйм.
Слайд 4
Дәресләр өчен презентацияләр ясау укучыларда зур кызыксыну уята: мөстәкыйльлеккә, иҗади үсешкә
этәрә.
Дәресләр өчен презентацияләр ясау укучыларда зур кызыксыну уята: мөстәкыйльлеккә, иҗади үсешкә этәрә.
Слайд 5
ИКТның төрле формаларын куллану укучыларның белемнәрен тирәнәйтә, күзаллауларын үстерә, предмет буенча
өлгерешләрен арттыра.
Минемчә, хәзерге заман укытучысы заман белән бергә атларга, инновацион технологияләрне кулланырга тиеш.
Слайд 6Дәресләрдә төрле дидактик, лото кебек уеннар кулланам.
Слайд 7Дәресләрдә төрле дидактик, лото кебек уеннар кулланам.
Интернет челтәрендәге “Цифровые образовательные
технологии”дә урнаштырылган электрон дәреслекләрне һәр дәрестә кулланам.
Андагы биремнәр балалар өчен бик кызыклы дип саныйм. Укучылар кызыксынып бу эш төрләрен ясыйлар.
Слайд 9Алымнар
Фонетик һәм лексик күнегүләр, авазларны, сүзләрне дөрес әйтү күнекмәләрен булдыру
Аудирование –ишетеп
аңлау дәрәҗәсен үстерү
Сүзләрне, сүзтезмә, җөмләләрне рифмалаштырып, көйгә салып өйрәтү
Татар теле аралашу чарасы булганлыктан, балаларны чит кешеләрдән интервью ала белергә өйрәтү
Рус балалары белән әкият, хикәя, инша, хат язу кебек эшләр шөгыльләнү
Ситуатив уеннар куллану
Класстан тыш чаралар үткәрү
Слайд 10Шулай ук дәрестән тыш төрле уеннар, күргәзмәләр, кичәләр оештырырга тырышам.
Слайд 11Әлифба бәйрәме
1 нче сыйныф укучылары
Слайд 13“Каз канаты” җырын җырлаганда...
Слайд 17Критик ысуллар
Чагыштыру диаграммалары
Кластер
Прогнозлау (алдан хәбәр итү)
Тукталышлар белән уку
Блумның ромашкасы
Синквейн
Ассоциацияләр җыюы
Слайд 18Диаграммы сравнения
Иең неч
Ь
Ъ
я, ю, е
Иҗекнең
нечкә әйте-
лешен бел-
дерү
Ямь
Юньле
Сәгать
Ашъяулык хәрефнең
Алъяпкыч калын
Төньяк булуын
Көньяк белдерә
Берьюлы мәгънә нәкъ
Слайд 19Кластер
Тема: Сыйфат - 2 класс
Дәреслектә бирелгән шигырьне укып, шигырьдә нинди сүз
төшеп калганын әйтергә.
Әй, ... , ... ,
Кечкенә генә,
Бик йомшак кына,
Бик куркак гына.
Осмысление.
Кайсы сүзләр ярдәмендә шигырнең куян турында икәнен белдегез? (кечкенә, йомшак, куркак)
Бу сүзләр нинди сорауларга җавап бирәләр (нинди?)
Слайд 20Сыйфатлар ярдәмендә шигырьнең ахырын уйлап чыгарырга тәкъдим итәм.
Әй, куян, куян,
Кечкенә генә,
Бик йомшак кына,
Бик куркак кына.
(Бик ап-ак кына.Бик тыйнак кына. Син бит ак кына...)
Слайд 21Бирелгән шигырьгә таянып, бүтән җәнлекләр турында да шигырьләр язарга тәкъдим итәм.
(Әй,
төлке, төлке, Әй, бүре, бүре,
Кызгылт-сары гына, Син соры гына,
Бик йөнтәс кенә, Бик усал гына
Хәйләкәр генә.) Һәм бик ач кына.
Бу ысул балаларда хыялый фикерләүне (фантазия), күз алдына китерүне (воображение), бер-береңне тыңлау сәләтен үстерә.
Слайд 22Без әти – әниләргә булышабыз.
мин
идән юам
савыт – саба юам
тузан сөртәм
энемне карыйм
кер үтүклим
ашарга әзерләргә
булышам
Слайд 23Матур әдәбият белән эшләү
Прогнозлау (алдан әйтү)
Хикәянең исемен укыгыз һәм авторын
әйтегез.(Дәрдмәнд “Өч ул”, Җ.Тәрҗеманов “Биш чия”)
Рәсемнәргә карап, хикәядә нәрсә турында яки кем турында сүз барганын әйтегез (өч ул турында, чия турында)
Рәсемдәге кызны нинди дип әйтеп була? (саран, чөнки ул йодрыгындагы чияләрен сыткан)
Хикәяне уку һәм прогнозның дөрес булганын ачыклау.
Слайд 24Тукталышлар белән уку
Укучылар алдында шундый сораулар куела:
Ни өчен хикәянең
исеме шулай аталган?
Ни өчен текст шулай төзелгән?
Алдагы вакыйгалар нинди булачак?
Дәрескә әзерләнгәндә 2-3 тукталыш билгелим. Хикәяне укыганда туктатып, хикәягә кызыксыну уятыр өчен, сораулар бирәм. Сораулар белән эшләгәндә Бенджамин Блумның классификациясен кулланам.
Слайд 25Блумның ромашкасы
(Ромашка Блума) – америка психологы, педагогы
Гади сораулар
(Мәсәлән, М.Хәсәновның “Оялчан
Хаҗи” хикәясен укыганда шундый гади сораулар биреп була: Хаҗи нинди малай?)
Ачыклык кертү сораулары (Син Хаҗины оялчан дисеңме?)
Катлаулы сораулар (Малай ни өчен чәйне эчәргә оялган? Ни өчен ул урындыгыннан төшеп, өенә чыгарга теләгән?)
Иҗади сораулар (Хаҗи алдында шикәр савыты торса, нәрсә үзгәрер иде?)
Бәяләү сораулары (Кунакка карата нинди булырга кирәк? Хаҗи хуҗаларны нәрсәгә өйрәтте? )
Гамәли (практик) сораулар (Син Хаҗи урынында булсаң, нишләр идең? Текст эчтәлеге буенча сез нинди рәсемнәр ясар идегез?)
Слайд 26Синквейн
Бу ысул иҗади фикерләүне ачыкларга мөмкинлек бирә һәм өйрәнелгән әйбергә (объектка)
карата үзенең мөнәсәбәтен белдерергә ярдәм итә.
Кояш
Зур, җылы
Балкый, җылыта, яктырта
Кояш нурларын сибә.
Шар
Слайд 27Синквейн
Куян
Ак, кечкенә
Кача, сикерә, чаба
Куян тиз йөгерә.
Җәнлек
Слайд 28Ассоциацияләр җыюы.
Өйрәнелгән темага карата төрле сүзләр, сүзтезмәләр уйлап язу.
Укучылар ассоциацияләрне язалар,
төркемнәрдә фикер алышалар, һәр төркем чиратлашып, язылган сүзләрне әйтә, ә укытучы тактага язып бара.
Слайд 29Ассоциацияләр җыюы
Сабантуй каникуллар
эссе
лагерь урман
ял итү балык тоту
җиләкләр авыл дуслар
җәй
Слайд 30Хәзерге заман укытучысы беркайчан да ирешелгәннәргә генә канәгатьләнеп калырга тиеш түгел,
ул һәрвакыт алга карарга, заман белән бер сафта барып, гел эзләнеп яшәргә тиеш.