Берничә бала үрдәк бәбкәләре булып керәләр.
”Үрдәкләр” биюе.
Әтәч тавышы ишетелә)
Әтәч:Кик-ри-күк,кик-ри-күк
Мин-Әтәч сөйлим шулай!
Песи:ә син, Кикрикүк, сөт яратасыңмы?
Әтәч:И-и-и! Нәрсә соң ул сөт? Ул битсыек,тамак туйдырмый.Ә менә ярма бөртекләрен тук-тук чүпләсәң-менә шунда тамак тук-тук-тук була!
(
Әби:и-и-и дусларым карагыз әле, безгә кунаклар да килгән икән бит...
Куян: исәнмесез, ә мин куян булам
Исемем минем –Наян.
Кәҗә: Ә син Наян кәбестә яратасыңмы?
Куян:кәбестәдә бик тәмле, ә менә мин кишерне күбрәк яратам. (Керпе керә.)
Керпе: Мин керпе булам
Исемем–Энәбай!
Куян: Ә син, Энәбай нәрсә яратасың?
Керпе: Нәрсә бик тәмле дисезме? Алмадан да тәмлесе юк инде,үзе сусылдыр, ул гөмбәсен әйтәсеңме инде
Әби: Ай, Камытаяк, күчтәнәчең өчен бик зур рәхмәт. Минем дусларымныңда сиңа бүләге бар. Дусларым, әйдәгез уйнап күрсәтик әле.Физкультминутка «Аю килә атлап...”
Әби: Дусларым, Камытаякның күчтәнәчен авыз итеп карарбыз.
(Песи, эт, кәҗә һәм әтәч бәхәсләшә башлыйлар.)
Песи: миңа сөт кирәк.
Эт: Миңа сөяк кирәк.
Әтәч:Ярма, ярма кирәк миңа.
Кәҗә:Миңа кәбестә кирәк.
Әби:Туктагыз, бәхәсләшмәгез! Дусларым, менә мин сезгә үзегезнең яраткан ризыкларыгызны гына алып килдем. Бер-беребез белән дус-тату яшик.
Җыр: “Дустым бар”
Бергәләшеп җырлыйлар һәм шуның белән әкияттә бетә.
Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.
Email: Нажмите что бы посмотреть