Слайд 1Су - яшәү чыганагы
Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен.
Әзерләде: Исмәгыйлева Алсу Саетгалиевна.
Слайд 2Йомшак су,йөгерек су.
Йомшак су, йөгерек су!
Син мине чиста ю!
Бер тап та
калмасын,
Битләрем аллансын,
Кулларым агарсын,
Тешләрем тазарсын…
Авызым елмайсын,
Колагым тыңласын,
Йомшак су, йөгерек су!
Һәммәсен чиста ю!
Слайд 3Тема: «Суның үзлекләре»
Максат: балаларны табигатьтәге су әйләнеше белән таныштыру; суның өч
төрле халәте (сыек, каты, пар) турында аңлату; кеше тормышында суның әһәмиятен аңлауларына ирешү; эксперимент (тәҗрибәләр) эшчәнлеге аркылы мөстәкыйль рәвештә гади нәтиҗәләр ясый белүләрен камилләштерү.
Гипотеза: суны ачышлар өчен куллану.
Актуальлеге: су турында кызыклы мәгълүматләр алу.
Бурыч: су белән тәҗрибәләр уздыру, аның үзлекләрен ачыклау, суны саклау, файдасын билгеләү.
Слайд 5Максат: суның үтә күренмәле икәнен билгеләү.
Җиһазлар: су,сөт, 2 стакан, 2калак.
Тәҗрибә үткәрү:
Мин бер стаканга сөт, икенчесенә су салдым.Ике стаканга да калак төшердем. Сөтле стакандагы калак күренми, сулы стакандагы калак күренә.
Нәтиҗә: су үтә күренмәле.
Слайд 7
.Максат: суның тәмен ачыклау.
Җиһазлар: сөт, сок, компот, стаканннар, трубка.
Тәҗрибә үткәрү
Стаканга
су, сөт, сок, компот салдым. Трубка аша суны эчеп карадык. Суның тәме бармы? Юк. Ә хәзер сөтне эчеп карадык. Сөтнең тәме бармы? Әйе. Сок, компотны эчеп карадык. Аларның да тәме бар.
Нәтиҗә: суның тәме юк.
Слайд 8Тәҗрибә
Суның исе юк
Максат: суның исен билгеләү.
Җиһазлар: су, стакан, духи, валериана
тамчысы
Тәҗрибә
Стаканнарга су салдым. Бер сулы стаканга валериана тамыздык, икенчесенә духи. Стаканнарны иснәдек. Су гына булган стаканнан ис килми. Ә калган стаканнардан ис килә.
Нәтиҗә: суның исе юк.
Слайд 9Тәҗрибә Суның формасы юк.
Максат: суның формасы бармы?
Җиһазлар: су, шар, тарелка, стакан.
Тәҗрибә үткәрү
Суны стаканга, тарелкага, шарга салдык. Нәрсә күрәбез? Су савыт формасын ала.
Нәтиҗә: суның формасы юк.
Слайд 10Тәҗрибә
Су сыек
Максат: суның агучанлыгын билгеләү..
Җиһазлар: су, кесәл, стаканнар.
Тәҗрибә үткәрү
Стаканнарга:
су һәм кесәл. Суны бер стаканнан икенчесенә бушаттык, су җиңел акты. Аннан кесәлне агызып карадык, кесәл кыннан төшә, чөнки ул куе.
Нәтиҗә: су сыек, шуңа аны сыеклык дип атыйлар.
Слайд 11Тәҗрибә
Су эретә ала
Максат: суның эретүчәнлек үзлеген билгеләү.
Җиһазлар: су, стаканнар, шикәр
комы, елга комы, калаклар.
Тәҗрибә үткәрү
Стаканнарга су салдым. Бер стаканга елга комы салып болгаттык, ул эремәде. Икенчесенә шикәр комы салып болгаттык, ул эреде.
Нәтиҗә: суда кайбер матдәләр эри, кайберләре юк.
Слайд 13Максат: суны чистартып булуны билгеләү.
Җиһазлар: су, туфрак, елга комы, «чүп» (кәгазь
кисәге, пластмасса һ.б.) стаканнар, воронка, фильтр, калак.
Тәҗрибә үткәрү: Суга чүп салып болгаттык (чүпләр, елга комы, туфрак). Икенче стаканга воронка белән фильтр куйдык. Әкрен генә суны икенче стаканга агыза башладык. Су фильтр аша сеңеп, аның өслегендә чүпләр җыелып калды. Ә стаканда чиста су гына калды.
Нәтиҗә: әгәр суны чистарткыч фильтр аша чыгарсак, ул чистара .
Слайд 14Эшчәнлек нәтиҗәләре
Тәҗрибәләр үткәрү аша суның үзлекләрен ачыкладык. Белемнәребезне киңәйттек. Суның кешегә
бик кирәк икәнен билгеләдек.
Су үзенең үзлекләре белән: күзәтүләр, тәҗрибәләр, иҗат өчен кызыклы материал булуын ачыкладык.