Слайд 1Воспитатель: Латипова Ф. Ж
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение
«Детский сад комбинированного вида №13 «Рябинка» г. Азнакаево
Азнакаевского муниципального района РТ
Образовательная деятельность по обучению детей родному языку с использованием ИКТ «Уеннар иленә сәяхәт» средняя группа
Слайд 2 Максат: Мәгълүмати-коммуникатив технологияләр кулланып балаларның сөйләм
телен үстерү, сүз байлыгын арттыру.
Бурычлар:
Тәрбияви:
Мәрхәмәтлелек, ихтирамлылык, ярдәмләшү хисләрен тәрбияләү.
Үстерешле:
Балаларның сөйләм телен, игътибарын, хәтерен, аңга алуларын үстерүне дәвам итү, сүз байлыгын, сорауларга җавап бирү осталыгын арттыру
Белем бирү:
Кыргый җәнлекләр, йорт хайваннары, яшелчәләр һәм җиләк-җимешләре турында белемнәрен ныгыту.
Слайд 3 Балалар белән әзерлек эшләре: Йорт һәм
кыргый хайваннар белән таныштыру, китаплар, иллюстрацияләр карау, яшелчә һәм җиләк-җимешләр турында белемнәрен искә төшерү, уеннар уйнау.
Тәрбияченең әзерлек эшләре: әсбаплар, слайдлар. аудиоязмалар әзерләү.
Белем бирү өлкәләре:
Сөйләм үсеше
Танып белү үсеше
Физик үсеш
Нәфис-сәнгать үсеше
Җиһазлау: ноутбук, проектор, магнитафон, дисклар, аю киеме, сандык, авыл өе, йорт хайваннары уенчыклары, яшелчә, җиләк-җимешләренең муляжлары.
Слайд 4Тәрбияче:Балалар, барыгызга да хәерле көн телим! Әйдәгез, кунаклар белән дә исәнләшик
әле.
Балалар: Исәнмесез, здравствуйте.
1 слайд.
Т: Уң кулыгызны күрсәтегез! Нинди матур сезнең уң кулыгыз! Сул кулыгызны күрсәтегез! Нинди матур сул кулыгыз!Уң кул бармаклары чиратлашып сул кул бармаклары белән исәнләшәләр:
Саумы,кояш!
Саумы, һава!
Саумы, иртә!
Саумы, йомшак җил!
Саумы, Туган ил!
Т: Балалар без сезнең белән уйнарга яратабызмы?(Әйе) Әйдәгез, без хәзер сезнең белән уеннар иленә сәяхәт кылабыз. Утырыгыз минем тылсымлы поездга.
Слайд 5Тук-так-так, тук-так-так,
Поезд бара юл таптап.
Уф-уф-уфылдап,
Калды ул туктап.
3 слайд
Т:
Менә безнең беренче тукталыш. Ишетәсезме, балалар, кемдер елый. Кем икән ул? (Аю килеп чыга). Аю әппәс ни булды?
Аю: Мин менә үземнең кышкы йокымнан уяндым, ә дусларымны таба алмыйм.
Т: Балалар, аюга ярдәм итәбезме?
Б: Әйе.
Т: Аның дуслары нәрсәләр соң? Кем белә?
Б: Бүре, төлке, куян, керпе, тиен.
Т: Әйе, бик дөрес. Алар аю белән бергә урманда яшиләр. Аларны без бер сүз белән ничек атыйбыз? (Кыргый җәнлекләр)
Слайд 64 слайд куела.
Т: Карагыз әле, балалар, кар өемнәре артында аюның дуслары
качкан. Безгә аларны танып, исемнәрен атарга кирәк. Әйдәгез әле, кайсыгыз күрсәтә? Кайсысын таныдыгыз, күрсәтегез әле.
Б:Бу койрык төлкенеке.
Т: Тикшереп карыйк әле, дөрес микән (төлке сүрәте чыга).
Дөрес, афәрин.
Б: Бу койрык бүренеке һ.б
Уен шулай дәвам итә.
Т: Булдырдыгыз, кыргый җәнлекләрне дөрес атадыгыз. Аюга иптәшләрен табарга ярдәм иттегез. Ә хәзер сәяхәтне дәвам итәбез.
Слайд 75 слайд куела
Тук-так-так, тук-так-так,
Поезд бара юл таптап.
Уф-уф-уфылдап,
Калды ул
туктап.
6 слайд
Т: Менә икенче тукталышка да килеп җиттек. Карагыз әле, балалар, нәрсә күрәсез?
Б: Авыл өе, ишегалды, сыер, ат, сарык, эт...
Т: Бу хайваннарны бер сүз белән ничек атыйбыз?
Б: Йорт хайваннары.
Т: Дөрес, йорт хайваннары.
7 слайд куела.
Т: Менә хәзер экранга карагыз әле. Аларның балалары әниләреннән аерылып адашканнар. Балаларга әниләрен табарга ярдәм итәбезме? (әйе) Этнең баласы кая микэн, кем эйтэ?
Б: Бу көчек, этнең баласы.
Т: Тикшереп карыйк әле, чынлап та шулай микән? (эт сүрәтенә баскач, көчек аңа таба йөгерә) Дөрес, афәрин.
Слайд 8Б: Бу бозау, сыерның баласы.
Т:Тикшереп карыйк әле, чынлап та шулай микән.
(сыер сүрәтенә баскач, бозау аңа таба йөгерә) Дөрес, афәрин.
Б: Бу колын, атның баласы.
Т:Тикшереп карыйк әле (ат сүрәтенә баскач, колын аңа таба йөгерә) Дөрес, афәрин.
Б: Бу бәрән, сарык баласы.
Т: Тикшереп карыйк әле, чынлап та шулай микән? (сарык сүрәтенә баскач, бәрән аңа таба йөгерә) Дөрес, афәрин. Булдырдыгыз, йорт хайваннарын шатландырдыгыз. Хәзер балалар күз гимнастикасы ясап алыйк.
Слайд 9Т: Әйдәгез, сәяхәтебезне дәвам итәбез.
10 слайд.
Тук-так-так, тук-так-так,
Поезд бара юл
таптап.
Уф-уф-уфылдап,
Калды ул туктап.
11 слайд куела
Т: Менә өченче тукталышка килеп җиттек. Карагыз,әле балалар ниндидер тылсымлы сандык. Карыйк әле эчендә нәрсә бар микән?
Б: Җиләк- җимешләр һәм яшелчәләр.
Т: Ә аларны аерыр өчен нишләргә кирәк?
Б: Аларны аерым кәрҗингә салырга кирәк.
Т: Әйе, дөрес. Ничә кәрҗин кирәк?
Б: Ике кәрҗин кирәк.
Т: Әйе, кемнең уйныйсы килә? (Бер бала чыга һәм яшелчәләрне берәм-берәм алып кәрҗингә сала, балалар исемнәрен атап торалар. Икенче бала шулай ук җиләк-җимешләрне сала)
Т: Булдырдыгыз, балалар, афәрин.
Слайд 1012 слайд куела.
Т: Балалар, игътибар белән экранга карагыз әле, бу рәсемдә
нәрсә артык икән?
Б: Алма артык.
Т: Ни өчен алай уйлыйсыз?
Б: Чөнки алма җиләк-җимеш,ә кыяр, помидор, кишер-яшелчә.
Т: Бик дөрес, балалар. Булдырдыгыз! Сез миңа бик ошадыгыз!
Т: Балалар безгә дә бакчага кайтыр вакыт җиткән. Сезгә уеннар илендә ошадымы? Кузгалдык. Киттек, балалар!
Мин кайтам бакчага,
Як-ягыма каранам.
Тирә-як бик матур,
Мин шуңа сокланам.
Слайд 11Әйдәгез, балалар, кунакларга үзебезнең яраткан җырлы-биюле уенны күрсәтәбез. (Магнитафонда музыка куела)
“Түгәрәк”
уены.
Бир кулыңны, бир кулыңны,
Булсын әле түгәрәк.
Әйе шул, әйе шул,
Булсын әле түгәрәк.
Күтәреп кулларыбызны
Чәп-чәп итеп кул чабыйк
Әйе шул, әйе шул,
Чәп-чәп итеп кул чабыйк.
Ягез, хәзер бергәләшеп
Тыпырдап биеп алыйк.
Әйе шул, әйе шул,
Тыпырдап биеп алыйк.
Т: Афәрин, булдырдыгыз! Балалар, сезгә уеннар ошадымы? Рәхмәт, миңа да сез бик ошадыгыз! Кунаклар белән саубуллашыйк. Сау булыгыз, до свидания!