Презентация, доклад на тему Муса Жэлил

1906 елның буранлы февраль ае төнендә Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында вак сәүдәгәр Мостафа Җәлил гаиләсендә бер бала дөньяга аваз сала. Аның тууына багышлап зур бәйрәм үткәрелә һәм мулла аңа

Слайд 1Муса Җәлил герой - шагыйрь

Муса Җәлил герой - шагыйрь

Слайд 2 1906 елның буранлы февраль ае төнендә Оренбург өлкәсенең

Мостафа авылында вак сәүдәгәр Мостафа Җәлил гаиләсендә бер бала дөньяга аваз сала.
Аның тууына багышлап зур бәйрәм үткәрелә һәм мулла аңа Муса исеме куша.
Бу исем акыллының акыллысы мәгънәсен аңлата.

1906 - 1944

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.
М. Җәлил

1906 елның буранлы февраль ае төнендә Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында вак сәүдәгәр  Мостафа

Слайд 3 1913 нчы елда Мостафа абзый, гаиләсен алып,

Оренбургка күчә. Монда Җәлил Тукай, Дәрдемәнд, Рәмиев иҗатлары белән якыннан таныша.

Шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр яза башлый. Аның беренче шигырьләре “Кечкенә Җәлил” имзасы белән басыла.
1913 нчы елда Мостафа абзый, гаиләсен алып, Оренбургка күчә. Монда Җәлил Тукай, Дәрдемәнд,

Слайд 4 1922 елда Муса Казанга килә. Башта “Татарстан” газетасы редакциясендә эшли.

1923

елда татар рабфагында укый башлый. Шул елларда ул “Бибкәй кыз”, “Каз канаты” исемле пьесаларын яза. Бу пьесалар Казан, Уфа шәһәрләрендә куела.

1925 елда “Барабыз” исемле беренче шигырьләр китабы чыга.

1927 елдан Муса Җәлил Мәскәү шәһәрендә яши башлый һәм Мәскәү университетының әдәбият бүлегендә 1931 елына кадәр укый.

1928 елда “Иптәшкә” дигән шигырь җыентыгы Җәлилне шул заманның алдынгы шагыйрьләре рәтенә бастыра.

1922 елда Муса Казанга килә. Башта “Татарстан” газетасы редакциясендә эшли.1923 елда татар рабфагында укый башлый. Шул

Слайд 51932 елга кадәр “Кечкенә иптәшләр”, соңыннан “Октябрь баласы” исемле балалар журналларының

җаваплы редакторы була.

1935 елда Муса Җәлил Мәскәүдә Татар опера студиясендә әдәби бүлек мөдире булып эшли башлый.

1939 елда Мусаны Татарстан Язучылар берлеге җитәкчесе итеп сайлыйлар.

Мәскәүдә яшәгән елларда шагыйрь “Хат ташучы” поэмасын, “Алтынчәч”, “Илдар” либреттоларын яза. Композитор Нәҗип Җиһанов бу либреттоларга опералар иҗат итә.




1932 елга кадәр “Кечкенә иптәшләр”, соңыннан “Октябрь баласы” исемле балалар журналларының җаваплы редакторы була.1935 елда Муса Җәлил

Слайд 7 Фашистларның үлем лагере. Сорау алу һәм җәзалаулар.

Шомлы үлем шәүләсе. Ләкин Җәлилнең рухы сынмый, ул көрәшне туктатмый. Шигырьләр яза:
Мин тез чукмәм, катыйль, синең алда,
Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә;
Кирәк икән, үләм аягүрә,
Балта белән башым киссәң дә.
Меңен түгел, бары йөзең генә
Юк итәлдем синең сыңарның.
Һәм халкымнан, кайткач, шуның өчен
Мин тезләнеп гафу сорармын.

( «Катыйль» шигыре).

Катыйль- “палач” сүзен аңлата.


Фашистларның үлем лагере. Сорау алу һәм җәзалаулар. Шомлы үлем шәүләсе. Ләкин Җәлилнең рухы

Слайд 8 Муса Җәлил һәм аның иптәшләре гитлерчыларга каршы кораллы

восстание әзерлиләр. Ләкин аларына үтеп кергән бер хыянәтче аларның бу планнарын фашистларга ача. Мусаны һәм аның көрәштәшләрен төрмәгә ябалар. Тоткынлыкта язган шигырьләрен Җәлил ике блокнотка туплый. Бер блокнотын Берлин төрмәсеннән Габбас Шәрипов исемле бер тоткын, ә икенчесен Моабит төрмәсендә бергә утырган бельгияле Андре Тиммерманс алып чыга.
Муса Җәлил һәм аның иптәшләре гитлерчыларга каршы кораллы восстание әзерлиләр. Ләкин аларына үтеп кергән

Слайд 91944 нче елның февралендә фашистларның хәрби суды Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен

үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 нче августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.
Үлгәндә дә йөрәк туры калыр
Шигыремдәге изге антыма.
Бар җырымны илгә багышладым,
Гомеремне дә бирәм халкыма.
Җырлап үттем данлы көрәш кырын,
Җырлап килдем тормыш языма.
Сонгы җырым палач балтасына
Башны тоткан килеш языла.
(“Җырларым” шигыреннән өзек)



1944 нче елның февралендә фашистларның хәрби суды Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның

Слайд 10Казандагы Татар дәүләт опера
һәм балет академия театры
аның исемен йөртә.















Муса Җәлил исемен халкыбыз мәнгеләштерде.

Ул яшәгән фатирда музей ачылды.

Башкалабызның үзәгендә аңа һәйкәл куелды.

Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет академия театры аның исемен йөртә.

Слайд 11 Муса Җәлилнең тиңдәшсез батырлыгы югары бәяләнә.
1956 нчы елның

2 нче февралендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
1957 нче елда “Моабит дәфтәрләре” Ленин премиясе белән бүләкләнә.


Муса Җәлилнең  тиңдәшсез батырлыгы югары бәяләнә. 1956 нчы елның 2 нче февралендә аңа Советлар Союзы

Слайд 12

Иртәнге таң нурыннан
Уянды ромашкалар.
Елмаеп, хәл сорашып,
Күзгә-күз караштылар.

Назланды җил аларны
Тибрәтеп ак чукларын,
Таң

сипте өсләренә
Хуш исле саф чыкларын.

Чәчкәләрен, кәефләнеп,
Җай гына селкенделәр
Һәм кинәт шунда гаҗәп
Бер яңа хәл күрделәр.

Ерак түгел моңаеп
Утыра ромашка кызы,
Тик чуклары ак түгел,
Кан шикелле кып-кызыл.

Ромашкалар бар да ак,
Аерылмый бер-береннән;
Ничек болай берүзе
Ул кызылдан киенгән?


Әйттеләр: “Син, сеңелкәй,
Ник үзгәрдең?Нишләдең?
Нигә кызыл чукларың?
Нидән алсу төсләрең?

Әйтте кызыл ромашка:
“Төнлә минем яныма
Ятып батыр сугышчы
Атты дошманнарына.

Ул берүзе сугышты
Унбиш укчыга каршы:
Чигенмәде, тик таңда
Яраланды кулбашы.

Аның батыр ал каны
Тамды минем чукларга.
Минем кызыл күлмәгем
Бик охшады Чулпанга.

Егет китте, мин калдым
Канын саклап чугымда,
Көн дә, аны сагынып,
Балкыйм мин таң нурында.

КЫЗЫЛ РОМАШКА.

Иртәнге таң нурыннанУянды ромашкалар.Елмаеп, хәл сорашып,Күзгә-күз караштылар.Назланды җил аларныТибрәтеп ак чукларын,Таң сипте өсләренәХуш исле саф чыкларын.Чәчкәләрен, кәефләнеп,Җай

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть