Слайд 1химия һәм биология укытучысы
Салихов Фларис Мирзагит улы
Татарстан Республикасы
Азнакай муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесы
"Сарлы авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе"
Слайд 2 Тема:
Тамырлар буенча кан йөрешенең, кан белән тәэмин ителүнең регуляцияләнүе.
Слайд 3Дәрес максаты:
Тамырлар буенча кан йөрешенең, кан белән
тәэмин ителүнең регуляцияләнүенең сәбәпләрен һәм үзенчәлек-ләрен ачыклау.
Слайд 4 Өй эшен тикшерү:
1)Йөрәк стенкасы нинди катлаулардан тора?
Ул катлауларны атагыз.
2) Йөрәкнең нинди камерасы иң калын мускул стенкасыннан тора?
3)Йөрәк пәрдәсе нинди функцияләр башкара?
4)Нәрсә тәэсирендә йөрәкнең эш ритмы көчәя?
5) Нәрсә тәэсирендә йөрәкнең эш ритмы акрыная?
Слайд 6Канның функцияләре
Тукландыручы
(күзәнәкләргә туклыклы матдәләрне китерә)
Бүлеп чыгару
(алмашу продуктларын чыгара)
Терморегуляция
(тән температурасын көйли)
Сулау
(О2
һәм СО2ны күчерә)
Саклагыч
(МКО белән көрәшү өчен матдәләр эшләп чыгара)
Диагностик
(организмның сәламәтлек халәтен билгели)
Регуляция
(БАМ һәм гормоннарны күчерә)
Гумораль
( регуляция өчен
матдәләр күчерә)
Слайд 7Кан йөрешенең сәбәпләре :
- йөрәк эшчәнлеге;
- тамырлардагы төрле
басым;
- скелет мускуллары кыскару;
- веналарда клапаннар булуы;
- сулыш алудагы суыру көче.
Слайд 8Канның артериаль басымы
Артериаль басым (АБ) – ул кан тамыры стеналарына тәэсир
итуче басым (кан әйләнеш системасында сыеклык басымының атмосфераныкыннан артуы).
А Б=120/ 80
120 мм т.б. - максималь (өске) басым
80 мм т.б. - минималь (аскы) басым
Слайд 9Измерение артериального давления с помощью манометра.
Слайд 11-Ни өчен һәр кеше үзенең АБ үзгәрүен күзәтеп торырга тиеш?
-АБ бозылуына
бәйле нинди авыруларны беләсез?
-Гипертония һәм гипотония турында сез нәрсә беләсез?
Слайд 12 Кан басымы күрсәткечләре:
аортада - 150 мм.т.б.
зур артерияләрдә
- 120 мм.т.б.
капиллярларда - 30 мм.т.б.
веналарда - 10 мм.т.б.
Слайд 13 Кан йөрешенең тизлеге:
зур артерияләрдә - 0,5 м/сек.
уртача артерияләрдә - 0,06-0,14
м/сек
күп канлы веналарда - 0,2 м/сек
капиллярларда - 0,0005 м/сек
Кан йөрешенең тизлеге кан тамырларының аркылы кисеме мәйданына кире пропорциядә бәйле.(Аортаның аркылы кисеме – 1 кв.см., ә күп канлы веналарның – 2 кв.см. тәшкил итә).
Слайд 14Муенда пульсны билгеләү.
Пульс –ул йөрәк циклларына бәйле булган артерия стеналарының тибүле
тирбәнешләре.
Пульс чигәләрдә, беләк артериясендә, муен артериясендә һәм беләзек янында яхшырак билгеләнә.
Слайд 16Артериаль басымның даимилеге саклану
АБның чагыштырма даимилеген кан тамырлары стеналарында урнашкан рецепторлар
рефлекс нигезендә саклый.
АБның даимилеге саклануы нерв һәм гумораль регуляциясе бәйлелегендә бара.
Слайд 17 Артериаль басымның бозылулары:
Гипотония – ул артериаль басымнын башлангыч курсәткечләрдән
түбәнәюе.
Гипертония – ул артериаль басымның тотрыклы югары булуы.
Инсульт- баш миенә кан йөгерүе.
Миокард инфаркты- йөрек мускулының ниндидер бер участогы үлүенә китергән кан йөгерү.
Нәтиҗәләр:
1. Кан йөрешенең сәбәпләре: йөрәк эшчәнлеге, тамырлардагы төрле басым, скелет мускулларының кыскаруы, веналарда клапаннар булуы һәм сулыш алудагы суыру көче.
2. Артериаль басым (АБ) – ул кан тамыры стеналарына тәэсир итуче кан басымы. Артериаль басым бертөрле тугел, артериаль тамыр йөрәктән никадәр ерак булса, анда басым шулкадәр түбәнрәк.
3. Артериаль басымны үлчәү өчен манометр кулланыла.
4. Пульс – ул йөрәк циклларына бәйле булган артерия стеналарының тибүле тирбәнешләре.
5. Пульс чигәләрдә, беләк артериясендә, муен артериясендә һәм беләзек янында яхшырак билгеләнә.
6. Пульс физик нагрузкада, стресста, авырганда арта, һәм никадәр вакыттан сон уз һәленә кайта.
Слайд 20 Контроль сораулар:
1. Нинди тамырларда кан йөреше тизлеге максималь?
2.
Нинди тамырларда кан йөреше тизлеге минималь?
3. Нәрсә ул артериаль басым ?
4. Нәрсә ул гипертония?
5. Нәрсә ул гипотония?
6. Пульс узгәрүенең нинди кагыйдәләре бар?
Слайд 21 Төп терминнар:
Артериаль басым (АБ) – ул кан тамыры стеналарына тәэсир
итуче басым (кан әйләнеш системасында сыеклык басымының атмосфераныкыннан артуы).
Гипотония –ул артериаль басымнын башлангыч курсәткечләрдән 20% ка түбәнәюе яки уртача артериаль басымнын 60 мм т.б. ка түбәнәюе.
Гипертония –ул артериаль басымның тотрыклы югары булуы (уртача АБнан 90 мм. т.б. ка югары булуы).
Пульс –ул йөрәк циклларына бәйле булган артерия стеналарының тибүле тирбәнешләре.
Слайд 22Өй эше
1.Якыннарыгызның артериаль басымын үлчәгез . Бозылулар булуы һәм булмавы
турында нәтиҗәләр ясагыз.
2.Тынычлык халәтендә, физик нагрузкадан соң, акыл эшчәнлеге вакытында узегезнең пульсыгызны үлчәгез. Нәтиҗәләр ясагыз.
3.Мәсьәлә чишегез: Аортаның аркылы кисеменең мәйданы капиллярларның аркылы кисеменең мәйданыннан 500 тапкыр кимрәк.Әгәр аортаның мәйданы 10 кв. см.га тигез булуы билгеле булса, капиллярларның суммар мәйданы күпме?
4. Артериаль басым бозылулары профилактикасы турында чыгыш әзерләгез.