Презентация, доклад на тему Татар халкының милли киемнәре һәм бизәнүәйберләре. ( 5 сыйныф)

Максатым: 1.Татар халкының яшәү рәвешен белү. 2.Татар халкының гореф гадәтләрен өйрәнү. 3. Милли киемнәренең үзенчәлеген өйрәнү.

Слайд 1Татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре

Эшләде: Миннебаева Гүзәлия Абрар кызы

Сарман муниципаль районының муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе " Җәлил гимназиясе"

Татар халкының милли киемнәре һәм бизәнү әйберләре

Слайд 2Максатым:
1.Татар халкының яшәү рәвешен белү.
2.Татар халкының гореф гадәтләрен өйрәнү.
3.

Милли киемнәренең үзенчәлеген өйрәнү.
Максатым: 1.Татар халкының яшәү рәвешен белү. 2.Татар халкының гореф гадәтләрен өйрәнү. 3. Милли киемнәренең үзенчәлеген өйрәнү.

Слайд 3 түбәтәй (кәләпүш)
Түбәтәй -

татар ир - атларының төп баш киеме. Түбәтәйнең берничә төре кулланылышта булган. Шуларның иң киң таралганы – кәләпүш. Кәләпүш киселгән тәбәнәк конусны хәтерләтә.
19нчы гасыр ахырыннан ир – атлар күбрәк кәләпүшкә охшаган түбәтәй киеп йөри башлаганнар
түбәтәй (кәләпүш)  Түбәтәй - татар ир - атларының төп баш

Слайд 4 Һәр көнне кия торган түбәтәй – кәләпүшләрне карарак төстәге

тукымадан.





Ә бәйрәмнәрдә кия торганнары ефәк,бәрхет, парчадан эшләгәннәр.
Түбәтәй – кәләпүш энҗе яки алтын – көмеш җепләр, укалар белән дә чигелә.


Һәр көнне кия торган түбәтәй – кәләпүшләрне карарак төстәге тукымадан.  Ә бәйрәмнәрдә кия торганнары

Слайд 5

калфак

Калфак – татар хатын кызларының баш киеме.
18нчы гасырда калфаклар бөтенләй башкача булган. Аны ак җепләрдән бәйләгәннәр. Маңгаен чуклар белән бизәгәннәр. Мондый калфакларны,
гадәттә, авыл кызлары киеп йөргән. Шәһәр кызларының калфагы,үлчәме белән генә түгел, бизәлеше белән да аерылып торган. Аны төсле җепләрдән бәйләгәннәр, яфрак , чәчәкләр чигеп бизәгәннәр. 19нчы гасырда бу калфакларны кечерәк үлчәмле бәрхет калфаклар алыштырган. Алтын җепләр белән чигелгән чәчәкләр аларга аеруча затлы бер төс биргән.Хәтта рус хатын – кызлары да әлеге үзенчәлекле баш киеме белән мавыгып киткәннәр. 19нчы гасыр ахырында калфакка чәчәкләрне ак сәйләннән һәм энҗеләрдән тезгәннәр. Караңгы фонда бу бизәкләр аеруча нәфис күренгән. Яңа гасыр башлангач , калфаклар тәмам кечерәя . Баш киеме булудан бигрәк , бизәнү әйберенә әйләнеп кала.

калфак  Калфак

Слайд 6

читек

Читек – йомшак күннән тегелгән йомшак табанлы аяк киеме. Аларны мөмкинлеге булган ир – атлар да , хатын – кызлар да кигән. Ир – атлар читеген тоташ күннән, тезгә чаклы кунычлы итеп тарттырып теккәннәр. Кыйммәтле читекләр кунычының өске өлеше кызыл яки яшел сафьяннан кайтармалы итеп тегелгән булган. Хатын – кыз читекләрен төрле төстә (сафьян яки хромнан ) теккәннәр. Төсле күннән башта рәсем – бизәк кискәннәр, аннары аларны ефәк һәм хәтта алтын җепләр белән тегеп чыкканнар.

читек

Слайд 7

чулпы

Төрле яшьтәге татар хатын-кызларының яратып куллана торган бизәнү әйбере. Аны яшүсмер чактан тага башлаганнар. Гади генә юл белән кара бауга бәйләнгән яки тоташтырып тегелгән бер-ике ,кайчагында аннан да күбрәк эре көмеш акчалардан торган чулпыларны ,билдән аскарак төшеп торырлык итеп, чәч толымнарына бәйли торган булганнар.

чулпы

Слайд 8Игътибарыгыз өчен рәхмәт

Игътибарыгыз өчен рәхмәт

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть