Презентация, доклад на тему :Табигать (Природа)

Содержание

Табигать—киң мәгънәдә матди дөньяны, физик дөньяны аңлатучы төшенчә. Ул үз эченә субатомик дәрәҗәдәге кечкенәләрдән алып космик җисемнәр зурлыгындагы объектларны кертә.

Слайд 1Табигать

Табигать

Слайд 2Табигать—киң мәгънәдә матди дөньяны, физик дөньяны аңлатучы төшенчә. Ул үз эченә

субатомик дәрәҗәдәге кечкенәләрдән алып космик җисемнәр зурлыгындагы объектларны кертә.

Табигать—киң мәгънәдә матди дөньяны, физик дөньяны аңлатучы төшенчә. Ул үз эченә субатомик дәрәҗәдәге кечкенәләрдән алып космик җисемнәр

Слайд 3 Тормыш-омтылыш,тереклек-шатлык,яшәү-бәхет. Куаклардан көмеш тамчылар коела,күктә бер-бер артлы йолдызлар сүнә.Сайрар кошлар

сандугачлар,кәккүкләр телгә килә.Күлләрдә төнбоеклар керфек ача.Болыннарда күбәләкләр оча.
Тормыш-омтылыш,тереклек-шатлык,яшәү-бәхет. Куаклардан көмеш тамчылар коела,күктә бер-бер артлы йолдызлар сүнә.Сайрар кошлар сандугачлар,кәккүкләр телгә килә.Күлләрдә төнбоеклар керфек ача.Болыннарда

Слайд 4Матур хәзинәгә карап башлар әйләнә.Табигать без – балаларына гаҗәеп хәзинәләр биргән.

Сый-нигъмәтләр белән туендыручы кара туфрак, сулар һава, эчәр су. Болар – бәяләп бетергесез байлык: берсе генә булмаса да, җирдә тормыш юк.
Матур хәзинәгә карап башлар әйләнә.Табигать без – балаларына гаҗәеп хәзинәләр биргән. Сый-нигъмәтләр белән туендыручы кара туфрак, сулар

Слайд 5Табигать- фән тарафыннан төп эзләнү объекты буларак каралып үтә.

Табигать- фән тарафыннан төп эзләнү объекты буларак каралып үтә.

Слайд 6Ел фасыллары

Ел фасыллары

Слайд 7Кыш − табигать фасыллары арасында иң салкыны. Алтын көз үтүгә, таягына

таянып, ап-ак сакалын җирдән сөйрәп, кунакка кыш килә. Килә дә җир өстенә күбәләк-күбәләк карлар яудыра. Кар бөртекләре, җемелдәшеп, бер-берсе белән уйнап, Җир-анага коелалар. Кыш, шулай итеп, үзенең ак келәмен җәя.

Кыш ул битләрне өшетердәй зәмһәрир салкыннарга, күз күремен киметердәй бураннарга да бик бай. Көннән-көн соңрак чыккан кояш та, үзенең саранлыгын күрсәтеп, салкынча гына елмая. Кыш үзенең аклыгы, сафлыгы белән күңелгә якын, үзенчә матур.
Чын кышны, билгеле инде, урманда гына тоярга була.

Кыш

Кыш − табигать фасыллары арасында иң салкыны. Алтын көз үтүгә, таягына таянып, ап-ак сакалын җирдән сөйрәп, кунакка

Слайд 8Яз айлары керүгә, табигатьтәге үзгәрешләр көннән-көн күбрәк күренә. Апрель ае −

язның аеруча кайнап торган чагы. Хәзер инде кар кара төстә, көннән-көн кими. Көпшәк кар астында су җыела, урыны-урыны белән кар өстеннән каралып язгы ташу акканы күренә. Ул үзенә бертөрле гүләү белән килеп төшә. Юлында очраган барлык нәрсәне үзе белән алып китә. Елгада бозлар кузгала.


Яз

Яз айлары керүгә, табигатьтәге үзгәрешләр көннән-көн күбрәк күренә. Апрель ае − язның аеруча кайнап торган чагы. Хәзер

Слайд 9Аланнарда – җиләк исе,

Басуларда – иген исе,

Җәйләүләрдә – сөт исе…

Тагын аллы-гөлле

чәчәк,

Кайнар кояш өстисе –

Шушы булыр җәй төсе!

Җәй

Аланнарда – җиләк исе,Басуларда – иген исе,Җәйләүләрдә – сөт исе…Тагын аллы-гөлле чәчәк,Кайнар кояш өстисе –Шушы булыр җәй

Слайд 10Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы − ел фасыллары алмашыну. Күзәткәнегез

бармы икән? Шулар арасында көз − иң матуры. Бу айларда урманнар бик матур. Нинди генә төсләр юк анда?! Көз билгеләре август ахырында ук сизелә башлый инде. Кайбер чәчәкләрнең җәй уртасындагы матурлыгы югала, алар инде киләсе ел өчен орлык бирә. Агачлар яфракларын коя, җир өстенә сары юрган түшәлә. Җәйге киемнәрен беренчеләрдән булып каеннар сала. Имәннәрдә яфраклар озаграк саклана. Ә менә чияләр кар ныклап ятар алдыннан гына яфрак коеп бетерәләр.
Кырларда комбайннар гөрелтесе ишетелә.

Көз

Табигать һәрвакыт үзгәрештә. Шуларның иң зурысы − ел фасыллары алмашыну. Күзәткәнегез бармы икән? Шулар арасында көз −

Слайд 11Табигатькә караш турында берничә төрле фикер бар.Беренчесе- табигатьне буйсындырырга. Аннан теләгәнчә

файдаланырга .Икенчесе-табигатьне сакларга, аңа тимәскә.
Табигать матур.Табигатьнең кадерен белеп,рәнҗетмичә яшәсәк иде.


Табигатькә караш турында берничә төрле фикер бар.Беренчесе- табигатьне буйсындырырга. Аннан теләгәнчә файдаланырга .Икенчесе-табигатьне сакларга, аңа тимәскә.

Слайд 12
Борын-борын заманда яшәгән ике дус–Табигать һәм Кеше. Бик тату яшәгәннәр.Табигать Кешене

ашаткан-эчерткән, киендергән, дошманнардан саклаган. Дусты авырса, аны шифалы үләннәр белән, җиләк-җимеш белән дәвалаган. Кеше чәчәкле болыннарда уйнаган. Шулай итеп, Кеше Баһадир булып җитлеккән.

Табигать һәм Кеше

Борын-борын заманда яшәгән ике дус–Табигать һәм Кеше. Бик тату яшәгәннәр.Табигать Кешене ашаткан-эчерткән, киендергән, дошманнардан саклаган.

Слайд 13Көннәрдән беркөнне Кешене бу уңайлы тормыш туйдыра башлаган. Ул Табигатькә каршы

баш күтәргән. Аның болыннарын таптаган, агачларын кискән, урманнарын яндырган, елгаларын пычраткан. “Дөньяга хәзер мин хуҗа”,- дип кычкырган Кеше. 

Көннәрдән беркөнне Кешене бу уңайлы тормыш туйдыра башлаган. Ул Табигатькә каршы баш күтәргән. Аның болыннарын таптаган, агачларын

Слайд 14Табигатьнең Кешегә ачуы чыккан. Ул Кешегә биргән байлыкны тартып алган. Эчә

торган суын киптергән. Кешене буш яланда калдырган. Кеше өчен дөнья ямьсезләнгән. Һәм ул бик нык елаган. Табигатьсез яшәү мөмкин түгеллеген аңлаган. Ул табигатьне эзләп киткән. Көн барган, төн барган. Ниһаять, тапкан. Табигатьтән гафу үтенгән.

Табигатьнең Кешегә ачуы чыккан.  Ул Кешегә биргән байлыкны  тартып алган.  Эчә торган суын киптергән.

Слайд 15Олыгайгач һәрбер кеше балачагын сагына,чөнки гөнаһсыз сабый гына тирә-юньдәге матурлыкны үзенең

керсез җаны белән аңлый.Авыл баласы берьяктан үзен чолгап алган табигатьнең матурлыгын,аның кабатланмас мизгелләрен күреп үсә.Табигать үзе яраткан кешеләрне генә ярата бит.
Олыгайгач һәрбер кеше балачагын сагына,чөнки гөнаһсыз сабый гына тирә-юньдәге матурлыкны үзенең керсез җаны белән аңлый.Авыл баласы берьяктан

Слайд 16“Табигатьне саклагыз!”Бу сүзләрне бик еш ишетәбез.Бу сүзләрнең чын мәгънәсен аңлыйбызмы? Һәрвакытта

да аңлап бетермибез шул.Ә бит бу сүзләрдә киләчәгебез турында зур мәгънә салынган.Әйләнә-тирә мохитның –җир,һава һәм сулыкларның пычрануы ,табигать байлыкларының кими баруы
кешелек җәмгыяте алдында зур бурыч куя.

“Табигатьне саклагыз!”Бу сүзләрне бик еш ишетәбез.Бу сүзләрнең чын мәгънәсен аңлыйбызмы? Һәрвакытта да аңлап бетермибез шул.Ә бит бу

Слайд 17Җирдә безнең өчен диеп
Үсә матур чәчәкләр. Явыз куллар өзмәсәләр, Шулай гел үсәчәкләр.
  Урмандагы

агачларны
 Калдырмыйча киссәләр,
Урмансыз калган кешеләр
 Киләчәктә нишләрләр.

Җирдә безнең өчен диепҮсә матур чәчәкләр. Явыз куллар өзмәсәләр, Шулай гел үсәчәкләр.   Урмандагы агачларны Калдырмыйча киссәләр, Урмансыз

Слайд 18Табигатькә һәр көн шулай Гел зыян китерсәләр,
Сайрар кошларны да әгәр
Үтереп бетерсәләр?
  Табигать бетсә

әгәр дә,
Кешелек тә бит бетә,
Шуңа күрә уйлан ныклап,
Алда сине ни көтә? 

Табигатькә һәр көн шулай Гел зыян китерсәләр,Сайрар кошларны да әгәрҮтереп бетерсәләр?  Табигать бетсә әгәр дә,Кешелек тә бит

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть