Слайд 1ТУКАЙ РАЙОНЫ КНӘЗ ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕНЕҢ
ТАТАР ТЕЛЕ УКЫТУЧЫСЫ
Насифуллина Гөлнар
Роберт кызы
Слайд 3 Мин, Насифуллина Гөлнар Роберт кызы, 1974 нче елның 8 нче гыйнварында
Актаныш районы Иске Сәфәр авылында туганмын.
1981 нче елда Иске Сәфәр урта мәктәбенә укырга кердем.
1991-1996 нчы елларда Казан Дәүләт педогогия институтында югары белем алып, Тукай районының Кнәз гомуми урта белем бирү мәктәбенә татар теле һәм әдәбият укытучысы булып эшкә урнаштым.
Укучыларымны яратып, һөнәремне намуслы башкарып, 2008 нче елда 1 категорияле укытучы
исемен алдым.
Хәзерге көндә "Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә укучыларның бәйләнешле сөйләм телен үстерү" программасы өстендә бар көчемне куеп, кызыксынып эшлим.
Слайд 5МИН – УКЫТУЧЫ!
МИН УКУЧЫЛАРЫМНЫ ЯРАТАМ ҺӘМ ХӨРМӘТ ИТӘМ!
МИН ЭШЕМНЕ ЯРАТЫП, ҖИРЕНӘ
ҖИТКЕЗЕП, НӘТИҖӘСЕН КҮРЕРГӘ ТЕЛӘП, КЫЗЫКСЫНЫП БАШКАРАМ!
МИН САЙЛАГАН ҺӨНӘРЕМӘ ТУГРЫЛЫКЛЫ!
МӘКТӘП ТОРМЫШЫ, ДӘРЕСЛӘР, УКУЧЫЛАРЫМ БЕЛӘН ҮТКӘРГӘН ҺӘР МИЗГЕЛ МИҢА ЯШӘРГӘ ДӘРТ, ЭШЛӘРГӘ КӨЧ , КҮҢЕЛЕМӘ КАНӘГАТЬЛЕК ХИСЛӘРЕ, КИЛӘЧӘККӘ ЯКТЫ ӨМЕТЛӘР БИРӘ!
Слайд 6
ХЕЗМӘТ ЮЛЫМДА ШУШЫ СҮЗЛӘРГӘ ТӘҢГӘЛ БУЛАСЫМ КИЛӘ:
«ТӘРБИЯЧЕ ҮЗЕ ДӘ ЯХШЫ ТӘРБИЯЛӘНГӘН
БУЛЫРГА ТИЕШ»
“АГАЧ – ҖИМЕШЕ БЕЛӘН, КЕШЕ – ЭШЕ БЕЛӘН БИЛГЕЛЕ”
Слайд 8ТУГАН ТЕЛЕМ - ТАТАР ТЕЛЕ!
Дәресләремдә укучыларыма татар телебезнең бетмәс-төкәнмәс хәзинәләрен, серләрен
ача, телебезнең аһәңлеген аңлата алуыма, телебезнең моңлы, чыңлы авазларын ишеттерә алуыма шатланам, анам телендә укытуым белән горурланам!
Татар теле – иң матур, иң нәфис, иң көчле тел!
Слайд 9КАДЕРЛЕ МӘКТӘБЕМ, УКУЧЫЛАРЫМ ҺӘМ АТА-АНАЛАР!
ТУКАЙ РАЙОНЫ КНӘЗ ГОМУМИ УРТА БЕЛЕМ БИРҮ
МӘКТӘБЕ
Слайд 10
ТУФАН МИННУЛЛИН
ИСТӘЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАН КОНФЕРЕНЦИЯ
2013 ЕЛ
Слайд 11ТУФАН МИННУЛЛИН
ИСТӘЛЕГЕНӘ БАГЫШЛАН КОНФЕРЕНЦИЯ
2013 ел
6 нчы сыйныф укучысы
Федорова Олеся
Слайд 12УКУЧЫЛАРЫМ БЕЛӘН ИРЕШКӘН ИҖАДИ УҢЫШЛАРЫБЫЗ
“КАЗ ӨМӘСЕ”
СЕМИНАРДАН КҮРЕНЕШ
Слайд 15Бик борынгыдан бабалар аша
миңа да килеп җиттең.
Бирдең аң. бирдең белем.
Хәзер инде
офыктагы маяк булып
алга чакыр, татар теле,
Тукай теле, туган тел!
Слайд 19“ТУГАН ТЕЛ” КИЧӘСЕ
Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын
Кем аркылы, ничек белдем мин?
Бишектә
үк мине өйрәтүчем,
Туган телем - бәгърем, син ул, син!
Слайд 21“ТУГАН ТЕЛ” КИЧӘСЕ
Асыл сүзләреңне, туган телем,
Биреп торчы миңа аз гына.
Бөтенләйгә түгел
- вакытлыча,
Тик җитәрлек гомер азагыма.
Синнән алган һәрбер сүземне мин
Күз карасы кебек саклар идем.
Ул сүзләрнең затлыларын сайлап,
Дога итеп кенә ятлар идем.
Слайд 22МӘКТӘП ТОРМЫШЫ ШУНДЫЙ КҮҢЕЛЛЕ!
Без, укучылар белән дәресләрдән соң вакытыбызның бер генә
минутын да тиккә үткәрмибез. Без һәрвакыт эзләнүдә, иҗат юлында. Мәктәбебез, районыбыз, республикабыз күләмендә үткәрелгән һәр бәйгедә актив катнашып калырга тырышабыз. Төрле кичәләр, конкурслар, викториналар, сәхнә әсәрләре, нәфис сүз осталыгы, олимпиадалар, конференцияләр һәм башка бик күп төрле эшләрдә катнашып, без күп нәрсәләргә өйрәнәбез, кыюланабыз, күңелләрдә үз-үзебезгә ышаныч төябыз, тагы алга бару юлларын карыйбыз!
Слайд 23ТУФАН МИННУЛЛИНГА, ГАМИЛ АФЗАЛГА, ГАБДУЛЛА ТУКАЙГА БАГЫШЛАНГАН КОНФЕРЕНЦИЯЛӘРДӘ КАТНАШУ, “БЕРЕНЧЕ ТЕАТР”
ӘСӘРЕН СӘХНӘЛӘРДӘ УЙНАУ, “КАЗ ӨМӘСЕ” СЕМИНАРЛАРЫН ҮТКӘРҮ, ТАТАР ТЕЛЕ БУЕНЧА ҮТКӘРЕЛГӘН ОЛИМПИАДАЛАР, ТАТАР ТЕЛЕБЕЗНЕ САКЛАП КАЛУ ӨЧЕН ОЕШТЫРЫЛГАН АКЦИЯЛӘР, ТӨРЛЕ БӘЙРӘМНӘР БАЛАЛАРЫБЫЗНЫҢ КҮҢЕЛЕН ҮСЕНДЕРӘЛӘР, АЛАР КАНАТЛАНЫП, ЧЫН КҮҢЕЛДӘН ӘЗЕРЛӘНӘЛӘР, ҮЗ ИҖАТЛАРЫНЫҢ НӘТИҖӘСЕН КҮРЕП КУАНАЛАР, ТОРМЫШКА, ДӨНЬЯГА ИКЕНЧЕ ЯКЛАП КАРАРГА ӨЙРӘНӘЛӘР.
УКУЧЫЛАРДА МИЛЛӘТЕБЕЗГӘ, ХАЛКЫБЫЗГА КАРАТА ХӨРМӘТ, ТАРИХЫБЫЗГА, ӘДӘБИЯТ-МӘДӘНИЯТЕБЕЗГӘ, ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘРЕБЕЗГӘ КАРАТА КЫЗЫКСЫНУ БАР!
МИНЕМ УКУЧЫЛАРЫМ КИЛӘЧӘКТӘ ҮЗ ЮЛЛАРЫН ТАПКАН ЗУР КЕШЕЛӘР БУЛЫРЛАР, АЛАР БҮГЕН ӨЙРӘНГӘННЕҢ ФАЙДАСЫН КИЛӘЧӘКТӘ ТОЯРЛАР!
Слайд 24РӘХМӘТ СЕЗГӘ, ӘТИ-ӘНИЛӘР!
Безнең белем алу белән беррәттән бара торган класстан тыш
чараларда әти-әниләребезнең дә роле зур. Нинди генә сораулар белән мөрәҗәгать итсәк тә, алар ярдәм кулын сузып кына торалар.
Безнең яулаган үрләрдә, уңышларыбызда сезнең дә өлешегез бар!
Слайд 25ГАЛИАСКАР КАМАЛНЫҢ “БЕРЕНЧЕ ТЕАТР”
КОМЕДИЯСЕН СӘХНӘЛӘШТЕРЕП,
ҮЗЕБЕЗНЕ ЧЫН АРТИСТЛАР КЕБЕК ХИС
ИТТЕК
Слайд 26ТЫНГЫСЫЗ ХЕЗМӘТЕМНЕҢ ТАТЛЫ ҖИМЕШЛӘРЕ
Яшьлегеңдә күп тырышсаң,
эшкә бирсәң чын күңел,
Каршыларсың картлыгыңны
бик тыныч
һәм бик җиңел.
Слайд 27Тел - халык күңеленең кыңгыравы.
Ә кыңгырау- кагылмасаң чыңламый.
Әйдәгез, шушы
кыңгырауны ешрак кагыйк.
Ул тутыкмасын, тавышы гел саф, гел матур булсын, аның моңы еракка яңгырасын.
Фәнис Яруллин
Слайд 28БЕЗ ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘБЕЗ!
Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр
Слайд 29Район күләмендә үткәрелгән
“Татар телем – иркә гөлем”
бәйгесендә җиңү!
Слайд 30УЧИТЕЛЬ ЦИФРОВОГО ВЕКА
2011-2015 нче уку еллары
Слайд 33РОССИЯ КҮЛӘМЕНДӘ ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЛИМПИАДА ПРИЗЕРЛАРЫ ӘЗЕРЛӘГӘН ӨЧЕН!
Слайд 34РОССИЯ КҮЛӘМ ОЕШТЫРЫЛГАН
“СӨЙКЕМЛЕ ШУРӘЛЕ” КОНКУРСЫНДА ҖИҢҮ!
Слайд 35“ЗИРӘК ТИЕН” БӘЙГЕСЕНДӘ ҖИҢҮ!
БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ!
Слайд 36МАРСЕЛЬ ГАЛИЕВ
УКУЛАРЫНДА ҖИҢҮ!
Зиратында үскән наратлар күк
саргаймаган шигъри аһәңе,
көзге урман моңсулыгын
җиңеп,
килеп керә: «Яшим бит әле!»
Слайд 37ТАБИГАТЬ - ТУГАН ЙОРТЫБЫЗ
БӘЙГЕСЕНДӘ ҖИҢҮ!
Слайд 40Ни белән үлчәнә үткән гомер? Калган эзләр белән. Кеше күңеленә
орлык
итеп Салган сүзләр белән!
Саҗидә Сөләйманова