Презентация, доклад по татарскому языку на темуГульшат Зайнашева

Биография Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева 1928 елның 13 январенда Татарстанның хәзерге Сарман районы Иске Теләнче авылында крестьян гаиләсендә туган. Бала чагы Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында әтисе ягыннан туган апасы тәрбиясендә уза, шунда башлангыч, Хуҗамәт авылында җидееллык

Слайд 1Гөлшат Зәйнашева

Гөлшат Зәйнашева

Слайд 2Биография
 Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева 1928 елның 13 январенда Татарстанның хәзерге Сарман

районы Иске Теләнче авылында крестьян гаиләсендә туган. Бала чагы Минзәлә районының Югары Тәкермән авылында әтисе ягыннан туган апасы тәрбиясендә уза, шунда башлангыч, Хуҗамәт авылында җидееллык мәктәпне, аннары Минзәлә педагогия училищесын тәмамлый. 1945—1949 елларда Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны тәмамлап чыккач, берничә ел Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар редакторы, соңыннан (1952—1963) Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә редактор булып эшли. 1964—1965 елларда ул яңадан радиокомитетта — музыкаль тапшырулар редакторы хезмәтендә. 1965—1966 елларда исә Татарстан язучыларының Г. Тукай исемендәге клубы директоры булып тора. 1973 елдан алып 1983 елга кадәр Г. Зәйнашева Татарстан китап нәшриятында кадрлар инспекторы вазифасын башкара. Г. Зәйнашеваның беренче шигырьләре, җырлары, эстрада әсәрләре һәм үзешчән драма коллективлары өчен язган пьесалары илленче елларның ахырларында көндәлек матбугатта һәм «Күңелле сәхнә», «Мәктәп сәхнәсе», «Эстрада», «Клуб сәхнәсе» кебек күмәк җыентыкларда басылып чыга.


Биография Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева 1928 елның 13 январенда Татарстанның хәзерге Сарман районы Иске Теләнче авылында крестьян гаиләсендә

Слайд 3
1958 елда «Тыңларсыңмы җырларымны» исемле беренче җыентыгы дөнья күрә, шул ук

елда «Рамай» дигән пьесасы халык театрлары сәхнәләрендә уйнала башлый. Хәзерге көндә Г. Зәйнашева дистәдән артык китап авторы. Ул бигрәк тә җырлар язуда актив эшли. Татарстан һәм Башкорстан композиторлары тарафыннан шагыйрәнең илледән артык җыры музыкага салынган. Аларның байтагы, халык арасында киң таралып, үзешчән һәм профессиональ җырчыларның озак еллар буе башкарылып килгән тотрыклы репертуарын тәшкил итә. Ватанга, Туган илгә багышланган «Туган җирем—Татарстан» (А. Ключарев музыкасы), «Китмә, сандугач» (Р. Яхин музыкасы), «Менәргә иде Урал тауларына» (М. Мозаффаров музыкасы), «Үз илемдә» (С. Садыйкова музыкасы), мәхәббәткә багышланган «Зәңгәр төймә» (халык көе), «Күл буена килсәң иде» (3. Гыйбадуллин музыкасы), «Яшь гомер» (3. Гыйбадуллин музыкасы), «Кичегеп килгән мәхәббәт» (Б. Гайсин музыкасы) һәм балаларга багышланганнардан «Кояш гомере» (Ф. Әхмәдиев музыкасы) кебек җырлар Г. Зәйнашева поэзиясенең музыкаль образларга бай булуын һәм бу музыкаль образларның халык җырлары традицияләренә барып тоташуын күрсәтеп торалар. Г. Зәйнашева—1969 елдан СССР Язучылар союзы члены.



Гөлшат
Зәйнашева


1958 елда «Тыңларсыңмы җырларымны» исемле беренче җыентыгы дөнья күрә, шул ук елда «Рамай» дигән пьесасы халык театрлары

Слайд 4Иҗаты:

«Тәкермән»
«Җәйге урман»
«Сәяхәтче җыры»
«Минзәлә юллары»
«Кайтырмын мин туган ягыма»
«Ай кебек син»
«Яшь гомер»
«Бөтен нәрсә сине хәтерләтә»
«Урманнарда йөрдем»
«Туган авылым урамы» һ.б.

Спектакльләр:

«Бәхет кошым»
«Рамай»
«Гайфи бабай, өйлән давай»
«Язмышлар һәм ялгышлар»





Иҗаты:              «Тәкермән»

Слайд 5«Гайфи бабай, өйлән давай»

Спектакальдән күренешләр

«Гайфи бабай, өйлән давай»Спектакальдән күренешләр

Слайд 6Китаплары
Сайланма әсәрләр

Көмеш тавышлар
Туган җирнең сайрар былбылы

Китаплары Сайланма әсәрләр   Көмеш тавышларТуган җирнең сайрар былбылы

Слайд 7Гөлшат Зәйнашева шигырьләренә җырлар
Зәңгәр төймә
Зөһрә йолдыз
И Идел, Иделкәем
И, кадерле Норлатым
Идел кичтем,

дәрья гиздем
Идел суы ага торыр
Илдарым
Илеш авылы
Иртә дә генә торам…
Иртәнге җыр
Исеңә төшәрмен
Бер күрешү — бер гомер
Буразналар
Бәхет кошым (беренче вариант)
Бәхет юллары
Бөрлегән (икенче вариант)
Бөтен нәрсә сине хәтерләтә
Вакытлыча түгел
Ветераннар җыры


Газинур урманы
Гармункаем, дускаем
Гармунчы
Гимназиядә дуслаштык
Гитара
Авылым гөлләре
Аерылмагыз (беренче вариант)
Ак пароход (беренче вариант)
Акбүз атлы егеткә
Акбүз атым (беренче вариант)
Аккошка әверелдең…
Акъяр көе
Ардуан батыр
Ат кирәк безгә!
Баулы (икенче вариант)
Без үзебез Камкалы
Без — Казан кызлары
Без — табигать дуслары
Безнең кардәшлек
Дустыма
Авыл көе (беренче вариант)Авыл көе (беренче вариант) Бер
атнада ничә көн?..
Гөлләр иле
Зәйнең үз акчарлагы

Гөлшат Зәйнашева шигырьләренә җырларЗәңгәр төймәЗөһрә йолдызИ Идел, ИделкәемИ, кадерле НорлатымИдел кичтем, дәрья гиздемИдел суы ага торырИлдарымИлеш авылыИртә

Слайд 8Туган җирем Татарстан!
Идел ярларына нурлар сибеп Матур булып ата бездә таң. Таң шикелле

якты Туган илем, Бәхет биргән җирем — Татарстан
Кая гына китеп, Кайларга бармадым, Сагынып кайттым Иделем таңнарын.
Биш диңгезгә карап елмайгандай, Балкый безнең Казан ерактан. Коры җирне шаулы диңгез итә Хезмәт сөйгән халкың, Татарстан.
Кая гына китеп, Кайларга бармадым, Сагынып кайттым Иделем таңнарын.
Күпме җырлар җырлый халкым бүген, Туган җирем, синең турында. Мин бәхетле сине сөюемне Әйтә алсам шушы җырымда.
Кая гына китеп, Кайларга бармадым, Сагынып кайттым Иделем таңнарын.
Туган җирем Татарстан!Идел ярларына нурлар сибеп Матур булып ата бездә таң. Таң шикелле якты Туган илем, Бәхет

Слайд 9Аерылмагыз
Су буенда ялгыз аккош, Каерылган канатлары. Канатларны каера ул Аерылу газаплары.
Аерылмагыз, аерылмагыз, Булса да сәбәпләре. Канатларны каера

ул Аерылу сәгатьләре.
Ят кошны пар итмәс аккош, Ялгыз канат какса да. Без дә бергә булалмабыз, Сулар үргә акса да.
Ялгыз аккош күргән саен Өзелә бәгырьләрем. Нигә без бергә чакларның Белмибез кадерләрен?!
Су буенда ялгыз аккош, Каерылган канатлары. Канатларны каера ул Аерылу газаплары.
Аерылмагыз, аерылмагыз, Булса да сәбәпләре. Гомерләрне кыскарта ул Аерылу сәгатьләре.
АерылмагызСу буенда ялгыз аккош, Каерылган канатлары. Канатларны каера ул Аерылу газаплары.Аерылмагыз, аерылмагыз, Булса да сәбәпләре. Канатларны каера ул

Слайд 10Яшь гомер
Яшь гомер бер узгач, Кайтмый ул яңадан. Тик минем яшьлек никтер кайтыр

кебек; Яшьлектә сөйгән яр, Сагындым, килеп ал, Сине көтәм һаман, дип әйтер кебек. Юк, кайтмас яшь гомер, Калды ул еракта, Зәңгәр томан артында сагыш булып; Яшьли сөйгән яр да Ятка калды анда Әллә язмыш, әллә бер ялгыш булып. Ялгышны төзәтеп, Язмышны үзгәртеп Яшәсәң, яшьлек кире кайтыр кебек; Яшьлек бит күңелдә Иң матур җирендә Вакытлыча туктаган бер җыр кебек.

Яшь гомерЯшь гомер бер узгач, Кайтмый ул яңадан. Тик минем яшьлек никтер кайтыр кебек; Яшьлектә сөйгән яр,

Что такое shareslide.ru?

Это сайт презентаций, где можно хранить и обмениваться своими презентациями, докладами, проектами, шаблонами в формате PowerPoint с другими пользователями. Мы помогаем школьникам, студентам, учителям, преподавателям хранить и обмениваться учебными материалами.


Для правообладателей

Яндекс.Метрика

Обратная связь

Email: Нажмите что бы посмотреть