Слайд 1ТЕМА: «БРТты шартларында
6 нчы сыйныф өчен татар теленнән
«Зат
алмашлыкларын кабатлау» темасына презентация »
Слайд 2Презентация авторы:
Габдрәфыйкова Алсу Илдус кызы
Белем бирү оешмасы: ТР Мамадыш
муниципаль
районы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе
”Владимир төп гомуми белем мәктәбе”
Вазифа: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Белеме: югары, КДУ, филфак, 2003
Белгечлек: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Педагогик стаж: 10 ел
Слайд 3
Күп белдерүгә караганда, аз белдереп,
эзләнү орлыгы салу һәм эзләгәнен үзе
табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә ала торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр!
Галимҗан Ибраһимов
Слайд 4
Теманың төп максаты:
-танып-белү эшчәнлеген, иҗади фикерләү сәләтен
камилләштерү;
-укучыларны эзләнү-тикшеренү эшчәнлегенә тарту, нәтиҗә ясарга юнәлеш бирү;
-төркемнәрдә эшләргә өйрәтү;
-БРТна әзерләү.
Слайд 5Зат алмашлыклары
мин, без – I зат алмашлыклары
син, сез – II зат
алмашлыклары
ул, алар - III зат алмашлыклары
Слайд 6Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше
Берлек сан
Килешләр Iзат II зат IIIзат
Б.к. Мин Син Ул
И. к. Минем Синең Аның
Ю. к. Миңа Сиңа Аңа
Т. к. Мине Сине Аны
Ч. к. Миннән Синнән Аннан
У.-в. к. Миндә Синдә Анда
Слайд 7Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше
Күплек сан
Килешләр Iзат IIзат IIIзат
Б.к. Без Сез Алар
И. к. Безнең Сезнең Аларның
Ю. к. Безгә Сезгә Аларга
Т. к. Безне Сезне Аларны
Ч. к. Бездән Сездән Алардан
У.-в. к. Бездә Сездә Аларда
Слайд 8Бирем. Бирелгән җөмләләрдән
алмашлыкларны табып алыгыз.
а) Мин сине көтәрмен, онытма, акыллым.(М. Хөсәенов)
ә)
Мин сезгә әйттем бит, монда ул гаепле түгел. (Ф. Хөсни)
б) Кем эшләми, шул ашамый. (мәкаль)
мин, сине, мин, сезгә, монда, ул, кем, шул.
Слайд 9Бирем. Җөмләләрдәге ялгызлык исемнәрен нинди сүзләр белән
алыштырып була ? Шул сүзләрне
генә сайлап алып язарга кирәк.
Гаяз беренче тапкыр мәктәпкә барды. Гаязны
баскычта Наилә Якуповна каршы алды.Наилә
Якуповна Гаязның букчасын күтәрергә ярдәм итте. Гаяз рәхмәт әйтте.
ул, аны, ул,аны, аның, ул
Слайд 10Бирем. Алмашлыкларны язып алыгыз.
Иртә торгач тел сөякләрдән: “Ни хәлегез бар?” дип
сорар, ди. Сөякләр: “Син тик торсаң, безнең хәл яхшы”, дип әйттеләр, ди.
Телең белән тегермән корма, аннан барыбер он
чыкмас.
Бакма кешенең йөзенә, бак син әйткән сүзенә.
син, безнең, аннан, син
Слайд 11Бирем. Бирелгән җөмләләрдән зат алмашлыкларын язып алып , килешләрен билгеләргә.
Без чәчәкләрдән
сүзләр, ә сүзләрдән чәчәкләр ясыйбыз...
Без гади җөмләләрне бер-берсенә кушабыз, тоташтырабыз да алардан чылбыр,бизәкле чәчәкләр чылбыры ясыйбыз . Чылбырлар белән сизгер йөрәкләрне үзебезгә тартабыз, бәйлибез...(Ф. Әсгать)
Сүз белән төрлечә ярсыту безне чынбарлыктан ераклаштыра, һәм шуңа күрә, чынбарлыкка булган мөнәсәбәтләребезне бозмас өчен, без моны һәрвакыт истә тотарга тиеш. (И. Павлов)
О,бик зур һәм бик кодрәтле нәрсә ул – сүз. Әлбәттә, нәкъ үз урынын табып, үз төсмерләрен салып әйткәндә. Гадәттә, ашык-пошыграк язу аркасында, без аның барлык төсмерләрен дә искә алып җиткермибез, урынындамы бу сүз яки урынына ук куелып
җитмәгәнме?- ул турыда уйлап баш ватмыйбыз. Шул ук вакытта океандай бай
телебезнең энҗедәй җемелдәүче аерым сүзләре, синонимнары, куллануга кермичә,
әкренләп төшеп кала, онытыла бара... (Ф. Хөсни)
без- б.к., без- б.к., ул- б.к., безне- т.к., без- б.к.
ул – б.к., без- б.к., аның-и.к., ул-б.к.
Слайд 12Тест биремнәрен үтәү
Бирем. Сорауны иң тулы канәгатьләндергән җавапны билгеләргә
1. Лексик-грамматик билгеләре белән алмашлык нинди сүз төркеменә
карый ?
а. мөстәкыйль;
ә. бәйләгеч;
б. модаль.
2. Алмашлыкка туры килгән билгеләмәне күрсәтегез.
а. эш яки хәлне яисә билгенең билгесен белдерә ;
ә. предметның билгесен белдерә ;
б. Үзләрен атамыйча гына зат яки предметларга, аларның билгесе яки санына
һәм хәлләренә күрсәтә торган сүз төркеме
3. Җөмләдә зат алмашлыклары нинди функция үти?
а. җөмлә кисәге булмыйлар;
ә. ия ,хәбәр, аергыч, тәмамлык, хәл булып киләләр;
б. аергыч кына булып калалар.
Слайд 13
4. I зат алмашлыкларын күрсәт.
а. мин, без;
ә. мин, сез;
б. без, алар.
5.
Минем алмашлыгы кайсы килештә?
а. И.к;
ә. Б.к;
б. Т.к.
6. Дөрес язылышны билгеләгез.
а. миң;
ә. сиңга;
б. аның.
Слайд 15Тестларны бәяләү
100% - 80% - “ 5 ”
79% - 60% - “ 4 ”
59% - 35% - “ 3 ”
34% - 0% - “ 2 ”
Слайд 16Тест
А1. Зат алмашлыгын билгелә.
□ 1) аучы
□ 3) йөгерергә
□ 2) сакчыл □ 4) синең
А2. Зат алмашлыгы кайсы сүз төркемен алыштырып килә?
□ 1) сыйфат □ 3)фигыль
□ 2) исем □ 4) алыштырмый
А3. Зат алмашлыкларының грамматик билгеләрен күрсәт.
□ 1) заман □ 3) килеш
□ 2) зат, сан, килеш □ 4) зат, сан
В1. Кайсы җөмләдә зат алмашлыгы ия булып килгән?
□ 1) Кар бөртеге әкрен генә җиргә төшә.
□ 2) Ул бөтен әйләнә – тирәне ап-ак итә.
□ 3) Аны түбәләрдә дә, агач башларында да күрергә була.
□ 4) Кар күп булса – иген мул булыр.
С1. Зат алмашлыгы килешләрен билгеләүдә хатаны тап.
□ 1) мине күрде (т.к.) □ 3) безгә керде (ю.к.)
□ 2) сездән чыкты ( у.-в.к.) □ 4) ул йөгерде (и.к.)
Слайд 17Өй эше
292 нче күнегү, алмашлыкларның килешләрен билгеләргә(уртача үзләштерүче укучыларга).
Зат алмашлыклары кулланып
кечкенә күләмле хикәя язарга(тел темасына-көчле укучыларга).